16+

Гөлнара ТИМЕРҖАНОВА: “Чак исән калдым...”

Моннан 20 еллар элек комлыкта кызыл күлмәктән “Үтмәгән, үтмәгән, мәхәббәт давылы...” дип җырлап йөргән җырчыны күпләрегез белә һәм хәтерлидер. Телевидение һәм радиода соңгы араларда сирәк күренсә дә, Гөлнара Тимерҗанова хәзер дә үсештә, иҗатта. Гомумән, иҗат кешесе аңардан башка яши алмыйдыр ул. Гөлнара ханым кебек бала ялына киткән яшь әниләр дә, инде сиксәнне узган әби-бабайлар да, күңелендә дәрт һәм илһам булганда, эшләвен дәвам итә.

Гөлнара ТИМЕРҖАНОВА: “Чак исән калдым...”

Моннан 20 еллар элек комлыкта кызыл күлмәктән “Үтмәгән, үтмәгән, мәхәббәт давылы...” дип җырлап йөргән җырчыны күпләрегез белә һәм хәтерлидер. Телевидение һәм радиода соңгы араларда сирәк күренсә дә, Гөлнара Тимерҗанова хәзер дә үсештә, иҗатта. Гомумән, иҗат кешесе аңардан башка яши алмыйдыр ул. Гөлнара ханым кебек бала ялына киткән яшь әниләр дә, инде сиксәнне узган әби-бабайлар да, күңелендә дәрт һәм илһам булганда, эшләвен дәвам итә.

Җавапсыз мәхәббәт
Җырчыны таныта торган бер-ике җыр була. Тамашачы аның исем-фамилиясен дә белмәскә мөмкин, әмма шул җыр яңгырый башлауга, тавышыннан танып ала. Гөлнара Тимерҗанова татар эстрадасы сәхнәсенә күпчелеген Фәнис Яруллин иҗат иткән җырлар белән килеп керде.

...Гөлнара ханым – Башкортстан кызы. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, Казанга укырга керә һәм бик нык гашыйк була. Әмма егет аңардан өлкәнрәк, шуңа да яшь кызга җавап та бирми.
 - Син яшь әле, бала-чага гына. Җырчы буласың бар, диде. Шул чагында мин аңа сиңа багышлап җыр язачакмын, дип вәгъдә бирдем. Берсендә трамвайда кайтып барганда, бер апаның кулындагы журналга күзем төште. Ә анда Фәнис Яруллин хакында язылган. Шуннан соң мин Язучылар берлегенә Фәнис абыйның телефонын сорап бардым. Бирделәр. Мине Яруллиннар бик җылы каршы алды. Тик ул вакытта “әйе, юк”тан башка бер ни дә сөйләшә белми идем. Фәнис абыйга нәрсәгә килгәнемне әйттем һәм ул бик тиз генә шигырь язып бирде. Ул җыр әле дә бар. “Мин синеке, бары синеке” дип атала. Көйне аңа Фәсил Әхмәтов иҗат итте. Бик озак язды ул әлеге көйне. Минем ул җырны җырлаганым да булды, - дип искә ала җырчы.

Ул аларда еш кунак була. Авыл кызы, гади булганлыгы өчен Яруллиннар яшь җырчы Гөлнараны үз итә. Ашлар, бәлешләр, кыстыбыйлар да пешереп сыйлый.
- Нурсөя апаның әйберләре ничек торса, мин шулай куя идем. Мисалга, чәй ясап китерәм икән, чынаяклары, чәйнекләре үз урынында була иде. Бер Гөлнара гына шулай эшли, калганнар исә үзләренә ничек җайлы, шулай куеп китә, дия иде Нурсөя апа да. Ә ул бик тәртип яратучан, пөхтә ханым.

Фәнис Яруллин язган шигырьләр күңелне тибрәтә, уйларга мәҗбүр итә, шатландыра, яисә, киресенчә, күздән яшь чыгарта. Үзем дә шигъриятьне Фәнис абый аша ярата башладым. Аның иҗаты мине шигырь укырга өйрәтте.

Аның кебек язучы шагыйрьләрне хәзер дә табарга була, ди Гөлнара Тимерҗанова. Әмма андыйлар сирәк булуын да искәртә.
- Хәзер һәркем шигырь, һәркем көй яза. Бу – кешенең хоббие. Ә була сәләтле кешеләр. Мисал өчен Илзирә Вәлиуллина бар. Ул – журналист, Язучылар берлеге әгъзасы. Аңарда сәләт бар. Шигырь язу өчен татар телен бик яхшы белү кирәк. Үзем дә язып карадым. Мин аны булдыра да алам шикелле. Әмма минем язуым кешегә барып җитми. Талантым җитеп бетми чөнки. Әмма көйләр иҗат итәм, - ди җырчы.

Фәнис Яруллин язып калдырган шигырьләр шактый. Кайберләренә Гөлнара Тимерҗанова көйләр дә иҗат иткән. “Икебез кабызган учак”, “Өметем өзмәдем”, “Бәргәләнәм уңга-сулга”, “Бер хозурлык” һәм башкалар. Ул җырларны Гөлнара ханым үзе генә җырлап калмыйча, яшь башкаручыларга да бирә.
- Җырны сатып бирү дәрәҗәсенә җиткәнем юк әле. Әгәр миннән сорап җырлыйлар икән, җырласыннар. Беркайчан да миңа акча бирегез дип сораганым юк. Алар барыбер 30-40 мең бирә алмый, ә 2-3 мең белән хәзер нәрсә эшләп була инде?! Җырласыннар рәхәтләнеп! Хәзер кешеләр бик нык үзгәрде. Минем яшьтәге кешеләр дә үзгәрешеп беттеләр. Ә мин һаман үзгәрә алмыйм. Үзгәрү ул нәрсә? Сиңа кеше ничек җавап бирә, син дә шундый булырга тиешсең. Ә җавапны ул, гадәттә, кырыс итеп, мәгънәсез итеп бирә хәзер. Ә мин башкача тәрбияләнгән, алай булдыра алмыйм. Бүген синең янда сине мактап утырып, яныңнан китүгә яманлаучылар була. Кеше минем белән матур итеп сөйләшә икән, мин шундыйлар белән генә аралашырга тырышам. Ниндидер чараларда берәр зур түрә яисә акчалы кеше катнашса, бар әле янына, клип төшерергә акча бирер, диләр. Мин акча кирәк дип кенә аның белән дуслашып йөри алмыйм. Аралашудан ниндидер ләззәт, яхшылык алырга тиешмен. Ә бар шундый җырчылар: андый кешеләрнең бер алдына, бер артына төшә. Эшләгән эшләрен кире кагып, юк, мин алай итмәдем дигән җырчылар да бар. Бу — икейөзлелек, күп артистларга ихласлык җитми.

“Чак исән калдым...”
Берничә ел гастроль тормышын туктатып торганнан соң, Гөлнара Тимерҗанова кабат гастрольләргә чыгып киткән. Быел ул Башкортстанның 54 районында чыгыш ясарга планлаштыра. Бер ай инде ут күршеләребездәге тамашачы белән элемтәне ныгыта.
- Рухи яктан да, физик яктан да арыдым. Үзем рульдә йөрдем. Берсендә төнлә кайтып барганда, машина өстенә поши менде. Ярый әле беребезгә дә зыян килмәде. Поши да исән-сау. Машинамны гына ремонтка бирәсе була инде, - ди җырчы.

Гастрольләр вакытында тамашачысы белән аралашырга да вакыт таба.
– Артистлар Татарстаннан читтә күп чыгыш ясый. Тамашачылар исә күбесенә ихласлык җитми, ди. Халык фикере бар бит. Кеше күп йөргәч, без дә барган идек, бер ял итеп булмады. Кайчан кычкырыр икән тагын, дип утырдык, дигән фикерләр дә ишеткәләдем. Шуның концертыннан рәхәтләнеп ял итеп кайттык, әмма кеше азрак иде, диючеләр дә очрый. Хәзер төрле лампочкалар белән сәхнә бизиләр. Мин дә шундый бизәлешкә заказ биргән идем, кешенеке төсле булсын дигән идем. Әмма миңа алдан ук әйтеп куйдылар: зинһар, күзне җылата торган андый әйберләр куймагыз әле, без бит концерт тыңларга киләбез, диләр.

Гөлнара Тимерҗанова фикеренчә, тамашачы хәзер ике төрлегә бүленеп бара. Яшьләр ике көнлек җырлар ярата, ди ул.
- Ана телендә җырлаган җиңел җырлар белән беррәттән, үзебезнең “Кара урман”нарыбыз да кирәк бу тәрбияви чарага. Татар теле бетү дәрәҗәсендә. Авылларга килеп керәсең, ә анда авыл баласы русча сөйләшә. Кызым балалар бакчасына йөри. Аның белән татарча сөйләшәм, әмма ул юк. Татарча сөйләшәсем килми, ди. Халыкка моң җитми. Әмма ул бит шприц белән кертә торган әйбер түгел, моның өчен тәрбия кирәк. Сәнгатьнең дәрәҗәсе, кызганыч, кими, - дигән фикердә Гөлнара Тимерҗанова.

Җырчы шулай ук радиостанцияләрнең артуын, әмма анда җырларны бирү өчен акча түләргә кирәклеге белән дә килешә алмый.
- Радиода җырны бер тапкыр тыңлаттыру өчен 700 сум түләргә кирәк. Каян килгән бу капитализм?! Бу алай булырга тиеш түгел. Үзем турында гына әйтмим, башка артистлар да шулай зарлана. БСТга (Башкортстан спутник телевидениесе — ЛЛ) без татарлар гомумән дә эләгә алмый. Мине, якташлары булып, популяр вакытта да кертмәделәр. Өстәвенә, ул чагында ике республика арасында ниндидер бер көрәш барды. Дуслык кирәк иде. Миңа үз туган ягымда ярдәм итүче булмады. Башкортстанны яулый алмадым. Менә быел бардым. Беләләрме-белмиләрме, барыбер йөреп чыгарга дигән карарга килдем. Белгән җирдә йөзләп кеше килгән урыннар да булды. Утызлап кеше килгән заллар да булгалады. Хәтта фамилиямне белмичә, җырлый башлагач кына танып алган тамашачылар да очрады, - ди Гөлнара ханым.

“Бозымнарга ышанам”
Җырчылар да фәрештә түгел. Аларның да тормышы гел ак юлдан гына бармый, караңгы көннәр дә була. Авырлыкларны җиңү өчен Гөлнара Тимерҗанова күбрәк Ходайдан сорыйм, догалар укыйм, ди.
 - Берара эшләрем алга китми башлады. Эшлим, тырышам, җырларым да матур. Әмма эшем бармый. Халык та әйтә, бөтен җирең килешкән, кая син, ник җырламыйсың, диләр. Әйтерсең лә мине пәрдә белән каплаганнар да, күрүчеләр юк. Минем инде әйткәнем дә бар – бозымнарга ышанам, андый әйберләр бар. Чөнки беренче ирем белән яшәгәндә безнең өйгә кем генә килмәде, мин гастрольләргә чыгып китә идем. Шул вакыттан башланды да инде барысы да. Ул чагында андый әйберләргә игътибар да итми идем. Хәзер исә догаларны күп укыйм. Намазга да басу кирәктер, бәлки. Миңа намазга бас, диләр. Әмма аны кешегә сөйләп йөрү кирәкми. Әгәр дә намаз укып, кешегә сөйләп йөрисең икән, минемчә, ул дөрес түгел. Бу Аллаһы белән синең эшең. Чын мөселман булу бик авыр. Яулык бәйләп, биш вакыт намазны укып, балалар тәрбияләп, өйдә генә утырырга тиешсең. Ә бит тагын дөнья көтәсе дә бар. Ирең булса да дөнья көтәргә кирәк, - дигән фикердә җырчы.

Җырчы булуы өстенә, Гөлнара Тимерҗанова ул һәм кыз тәрбияли. Беренче никахыннан булган улы Идел инде зур – эшли, укый. Ә кызы Айзифага 7 яшь. Шуңа да бала берәр айга аерылышып торуларны авыррак кичерә, сагына икән.
 - Болай озакка китмә инде, әнием. Сагындым, ди. Үзем дә айлар буе гастрольләрдә йөрү кирәкми, дигән фикергә килдем. Ул гаиләгә дә әйбәт тәэсир итми. Моңа кадәр минем иптәшем дә өч ел командировкаларга йөри торган эштә эшләде. Кайчагында өчәр ай кайта алмый иде. Минем бер айга гына барып кайтуым аның өчен кыенлыклар тудырмаска тиеш. Күңел ачып йөрмим бит. Әгәр дә ул миңа үпкәли икән, бу дөрес әйбер түгел. Биш яшьлек баланың әллә нәрсәсен карыйсы юк. Иртән бакчага илтәсең, кич барып аласың. Иң мөһиме бала авыртмасын. Ә мин өчәр ай балаларны үзем генә дә карадым, - ди Гөлнара Тимерҗанова.

Ул үзен бәхетле ана, бәхетле хатын-кыз дип саный.
- Бәхетлемен, чөнки ике балам бар. Аларның килеп кочаклавы, әнием, дип әйтүләре аеруча да зур бәхет. Ир кеше кочакласа, яратса да зур бәхет. Әмма ир бүген бар, иртәгә юк. Ә балалар синең йөрәгеңдә, күңелеңдә. Хатын-кызның бәхете балалардадыр дип уйлыйм мин. Аларны бер нәрсә дә борчымый икән, димәк, ул бәхетле. Аның бәхетле булуын күрә сиңа сөенеч китерә. Ә ир кешенең психологиясе башка, аны гел башыннан сыйпап кына торырга кирәк, - ди Гөлнара Тимерҗанова.

Һәр ана да баласына дөрес тәрбия бирергә, аның өчен яхшы әни булырга тырыша. Гөлнара ханым да шундыйлардан.
- Үземне начар әни димәс идем. Чөнки аерылышкач та, эшемне читкә куеп, Идел үскәндә, мәктәпләргә үзем йөрттем. Ул алты ел музыка мәктәбендә белем алды. Анда ул ашап өлгерә алмый иде. Шуңа да ач йөрмәсен дип, термоска ашарга тутырып, музыка мәктәбенә барганда юлда булса да ашатырга тырыша идем. Үземә җитмәсә дә, Иделгә җиткерергә, үземә булмаса да, аңа кирәкле әйберне алып бирергә тырыштым. Әмма балаларым бер кайчан да кибеткә кереп, тавышланганнары юк. Бәләкәенә бигрәк тә акчаның кадерен белергә өйрәтергә тырышам. Ул берәр нәрсә сораса, менә без әтиең белән акча эшлибез дә, аннан килеп алабыз, дим. Хәзер син сорагач кына аны алып булмый, дим. Тәрбиянең асылы булырга тиеш. Баланы башыңа менгереп утыртырга ярамый. Тәрбиягә килгәндә, кыз бала әтине күбрәк ярата. Әмма аңа әни назы күбрәк кирәк. Ир бала күбрәк әнине ярата, диләр. Тик ир баланың әнисе күңелендә булса да, ул аның белән көн саен шалтыратышмаска мөмкин. Төрле егетләр була инде. Мисалга, минем концертлар алып баручым Нәргиз Камал гел әнисе белән шалтыратышып тора. Аның сөйләшүләрен күрсәң... Мин андыйларга сокланып карыйм, - ди Гөлнара Тимерҗанова.

Артист тормышы аркасында балаларга, бәлки, бөтен нәрсәне бирә алмыйча да калганбыздыр, ди ул. Иң мөһиме балаларга бәхет теләргә, догалар өйрәтергә киңәш итә җырчы.

Язмага реакция белдерегез

22

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Иеее ышанам гелнара бииик авырсан ышанырсын утерэ ул авыру

    Мөһим

    loading
    2
    X