Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Гүзәл Сәгыйтова белән әңгәмәбезне дәвам итәбез.
Башы: Гүзәл Сәгыйтова: “Командир”, - дип көлгәннәре истә».
— Халыкта еш кына җитәкче урыннарга хатын-кыз утыргач: “Ярдәм иткәннәр”, - дигән фикер бар. Нәрсә әйтер идегез?
- Андый сүзләрне ишетергә туры килде. Мине гади алып баручыдан мэриягә килеп утырган дип күрсәтергә теләүчеләр дә булды. Бу сүзләргә көлемсерәп кенә карыйм. Андыйлар мине, минем тормышымны бөтенләй белми, яисә махсус үз уңышсызлыкларын аклау өчен уйлап чыгара һәм үзе дә шуңа ышана башлый. Телевидение чорында ук консерваториядә эшләү, анда “Калеб”не оештыру, театр - болар барсы да мине әкренләп үстерде. Ходайдан бирелгән оештыру сәләте исә, кайда гына булсам да вакытны бушка уздырмаска, кыска гына вакыт эчендә зур файда китерергә дигән теләк белән яшәтә. Хатын-кыз буларак бу сыйфатлар миңа бик комачаулый. Гүзәлнең бер өлеше - тыныч, матур тормышта, үз-үзен яратып, сәламәтлеген кайгыртып яшәү турында хыяллана. Чөнки син чын күңелдән бирелеп эшлисең икән бу хыяллар турында онытасың. Мэриягә килү Илсур Рәисовичның безнең театр һәм минем эшчәнлегем турында ишетүдән башланды. Башта депутатлыкка тәкъдим, депутатлык чорындагы 4 айда милли эшләр буенча шактый идеяләр белән уртаклашу, нәтиҗәдә башкарма комитетына чакыру алу, минем баш тартулар, 2 айдан соң янәдән бу сөйләшүгә кайту, теартдан китү карары - ничектер барысы да көтелмәгән дә һәм шул ук вакытта күкләрдә алдан язылган кебек тоелды. Театрда ике ел ярымда инде күп нәрсәгә ирешелеп, аякта, җирдә нык торган кебек идем. Мэриядә эшләвемә февральдә 3 ел була, ә эшемне һаман да тулысынча колачлап бетерә алмаган кебекмен. Социаль өлкә шундый киң һәм күпкырлы. Мин әле дә үземне яңа эшкә килгән кебек хис итәм. Чөнки минем белән бер дәрәҗәдә булган хезмәттәшләремнең күбесе студент чагыннан ук мэриядә эшләп, еллар дәвамында белем туплаган, әкренләп күтәрелгән. Ә мин бирегә иҗат өлкәсеннән, театрдан килдем һәм хәзергә кадәр бу өлкә әле яңа кебек. Хезмәттәшләремнең профессиональлегенә сокланам, һаман да өйрәнәм.
- Ләкин читтән караганда сез килгәч мэрия җанланып киткән кебек. Без хәтта элек башкарма комитетының нәрсә эшләгәнен белми идек тә.
- Әйе, Аллаһка Шөкер байтак эшләр эшләнде. Милли өлкәдә генә дә 5 мәйданчыкта “Апуш” татар балалар студиясен эшләтеп җибәрү, мәктәп һәм бакчаларда “Гәүһәр” проектын җәелдерү, “Үз телем”, “Хәрәкәттә-бәрәкәт”, “Казан тавышлары” кебек массакүләм чараларны оештыру, әлбәттә, күңелгә рәхәтлек бирә. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар, инвалидлар, хаклы ялдагылар өчен дә бу чорда яңа мөмкинлекләр тудырдык. Ләкин мин - перфекционист, шуңа да бу эшчәнләккә ныграк әзер булсам, социаль юнәлешнең һәр өлкәсендә ниндидер яңалык китерә алыр идем дип уйлыйм. Шул очракта бу 3 елны тагын да нәтиҗәлерәк эшләргә булыр иде.
- Ирегез белән 3 ай гына очрашкансыз да гаилә коргансыз, дип беләм. Ничек таныштыгыз соң?
- Телевидениедә эшләгәндә социаль челтәрләргә танышырга теләк белдереп язучылар күп булды. Аларны игътибарга алмый идем. Ирем Айнур да язган, тик мин күрмәгәнмен. Камал театры гастрольләрен яктыртырга Петербургка баргач, миңа чәчәк бәйләме китерделәр. Мин театрдан берәр актер гашыйк булганмы дип, хәтта актерларны күздән кичергәнем истә. Ә ул чәчәкләр Айнурдан булган. Мин аны соң гына, инде танышкач белдем. Ирем Данил Сәфәровның туганы булып чыкты, социаль челтәрләрдә җавап бирмәгәч, аннан телефонымны сораган. Беренче очрашуда ук аның үз кешем булуын аңладым. Ходайдан һәрвакыт: “Үз ярымны табарга һәм аны шунда ук танырга насыйп ит”, - дип сорый идем. Теләкләрем соң булса да, тормышка ашты. Яшь бар иде, без бер-беребезгә туры килүебезне тиз аңладык, шуңа да озакка сузмадык.
- Ирегез нәрсә белән шөгыльләнә?
- Ул ветеринар һәм шул ук вакытта фәнни өлкә белән шөгыльләнә. Гаилә коргач, 5 ел буе ике эшне бергә алып барды. Ул елларны мин иремне күрмәдем диярлек. Иртәнге 7дә эшкә китә, 11дә кайта иде. Инде мэриягә эшкә урнашкач, урыннарны алыштык (көлә). Чөнки икебез дә эшкә чумсак, гаилә тормышы турында онытырга туры киләчәк иде. Җитди сөйләшүдән соң, ул ветеринария клиникасыннан китәргә булды. Хәзер фәнни институтындагы эшчәнлегенә тулысынча бирелде.
- Гаиләгездә дә сез җитәкчеме?
- Холыкны үзгәртү кыен. Абыйларым турында әйткән идем бит (көлә). Үз өстемдә эшлим. Эшнең дә гаилә тормышына тәэсире бар, әлбәттә. Өйдә дә бөтен әйберне оештырасы, акыл өйрәтәсе, контрольдә тотасы килә. Тик ирем, бәхеткә, моңа юл куймый. Ул үзен ир-ат буларак куя белә, шуңа күрә инде 8нче ел бергә яшибез.
- Хатын-кыз буларак сез бәхетлеме?
- Әлбәттә, бәхетле. Тик бәхетне тулысынча тояр өчен, күңелең тыныч булырга тиеш. Мин күптән йокысызлыктан интегәм, йокы начар булгач, тормыш та күп вакытта соры төсләрдә күренә. Моңа өстәп, социаль проблемаларның иге-чиге булмау һәм синең күп очракта көчең җитмәү, билгеле кәефкә тәэсир итми калмый.
- Сез бик көчле шәхес кебек күренәсез. Димәк, төшенкелеккә бирелү сезгә ят түгел?
- Алай гына да түгел. Мин күп еллар төшенкелек белән көрәшеп яшәдем. Бу халәт генетикага бәйле дигән тикшерүнеләр бар, бер өлеше тәрбиядән булырга мөмкин. 30% кына объектив чынбарлыкка бәйле. Монысына инде физик сәламәтлек, йокы һәм синең бүгенгең керә. Минем йокы кечкенәдән үк начар иде. Аннан бу объектив реальлеккә университетка укырга кергәч, әле яңа гына авылдан, табигать кочагыннан килгән балага заманча рус әдәбиятын укыта башлау белән дә бәйлим. 1 нче курсны ук безне 80-90нчы еллардагы “караңгы” прозага гашыйк иттеләр. Андый әдәбияттан соң якты төсләрне күрми башлыйсың. Күп еллар оптимист кешеләрне мин тормышны тирәннән аңламаучылар итеп кабул итә идем, хәтта алар бик үк акыллы түгел кебек тоела иделәр. 30 яшьтән соң исә, чын-чынлап депрессиядә яшәдем. Ул чор ике елга сузылды. Төшенкелекне “экраннар аша күз тию”, - дип аңлатучылар булды. Андый халәтне беркемгә дә кичерергә язмасын. Ә инде тикшерүнәләргә кайтсак, оптимизмның 40% кешенең үзенең бәхетле булу теләгеннән тора дип күрсәтелә. Һәм ул чыннан да шулай бугай. Хәзер мин киресенчә күңелләре күтәренке кешеләргә сокланам, алардан өйрәнәм, аларга тартылам. Нәкъ оптимистлар тормышның асылын күптән аңлаган кебек миңа. Әни (кайнана) һәм иң якын дустым Резедә Гобәева нәкъ шундыйлардан, ул ясалма оптимизм түгел, аларның ул канында. Тормыштан канәгать булу, гармониядә яшәү - Ходайның амәнәте. Балама, иремә карыйм да шөкер кылам, әти-әниләребез исән. Без һәр көнебездән яктылык табарга тиешбез. Хәзерге вәзгыятьтә бу бик җиңел булмаса да.
- Әңгәмәбез ахырында кызыгыз турында да берничә сүз әйтсәгез иде.
- Асылъярга 5 яшь ярым. Кыяфәте белән әтисенә, холкы белән үземә охшаган кебек. Ләкин миннән кыюрак һәм кирерәк. Бик кызык сөйләшә, саллы фикерләр әйтеп куя, 2 ел инде биюгә, сентябрьдән “Апуш” нәниләр балалар мәктәбендә дәресләргә йөри. Әнигә Ходай исәнлек бирсен, баланы түгәрәкләргә йөртү аның өстендә һәм ул бу эшне чын күңелдән яратып башкара. Асылъяр зарыгып көткән сабыебыз. Бәхетле, озын гомерле генә булсын. Әлбәттә, аны энеле яки сеңелле итү теләге бар. Роберт Миңнуллинның “Энекәш кирәк мина” шигырен ятлавы, безгә зур этәргеч (көлә). Кайчандыр мин энем Айдарны нәкъ шулай алып кайтарттырган идем. Ләкин һәркем аңлый бала туу - Ходай кулында. Хәерлесе булсын.
Комментарийлар