16+

Гүзәл Сәгыйтова: “Командир”, - дип көлгәннәре истә»

Башкорстанның Түбән Заит авылында туып-үскән бу гүзәлне халык ТНВ телеканалы алып баручысы, Г. Кариев театры җитәкчесе буларак та белә

Гүзәл Сәгыйтова: “Командир”, - дип көлгәннәре истә»

Башкорстанның Түбән Заит авылында туып-үскән бу гүзәлне халык ТНВ телеканалы алып баручысы, Г. Кариев театры җитәкчесе буларак та белә

Бүген Гүзәл Сәгыйтова Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфасын үти. Аның белән гаилә һәм карьера турында ихлас әңгәмә кордык. 

- Гүзәл Рәмзилевна, балачагыгыз, әти-әниләрегез турында сөйләшик әле. Алар турында артык мәгълүмат юк, дияр идем.

- Балачагым Башкортстанның Түбән Заит (татар авылы) авылында үтте. Әти-әни гомер буе укытучылар булып эшләде. Мәгариф идарәсе системасын эчтән белгәч, аларның хезмәте никадәр җаваплы булуын тулысынча хәзер генә аңладым. Маллар да тоттылар, җәмәгать эшен дә калдырмадылар. Ялларда әнинең дәфтәрләр тикшереп утырганын әле дә хәтерлим. Кайвакыт үзем дә аңа ярдәмгә килә идем. Әти - бөтен җаны-тәне белән авыл кешесе, табигать баласы. Кайчандыр 3 елга распределение буенча кайткан әнине дә авылда калырга күндерә. Шәһәр кызы Клара әнә шулай авыл кануннары белән яши башлый. Алар хәзер дә мал асрый. 

- Бертуган абый-апаларыгыз ничәү?

- Мин гаиләдә уртанчы бала. Абый - Яр Чаллы шәһәрендә, энем - авылдан ерак булмаган Туймазы каласында эшли. Әти-әни өчен бердәнбер кыз бала булсам да, артык иркәләп үстермәделәр. Авылда аның өчен вакыт та булмагандыр. Абый белән бәхәскә керсәм: “Син бит кыз бала”, ә энем белән фикерләребез туры килмәсә: “Син бит апа”, - диләр иде. 

- Оештыру сәләтегез турында барыбыз белә. Ул балачактан укмы?

 - Әни никах вакытында минем өчен көтелмәгән сүзләр әйтте: “Без Гүзәлне түгел, Гүзәл үзебезне тәрбияләде”. Мин үзем алай дип уйламыйм, әлбәттә. Ләкин 6-7 яшьләрдә график төзеп, абый белән икебезгә эшне бүлгәнемне хәтерлим. Өйдәге малайларга да гел баш булдым ахры. “Командир”, - дип көлгәннәре истә. Мәктәптә дә, университетта да “староста” булдым. Башка кешеләр өчен җаваплылык хисен иртә тоеп алдым. Миңа һәрвакыт үземнән бигрәк уртак нәтиҗә мөһим иде.

- Туган якка еш кайтасызмы?

- Елга ике-өч тапкыр кайтам. Әти-әниләр дә Казанга елга бер тапкыр булса да, килергә тырышалар. Элек лаеклы ялга чыккан, вакыты арткан кеше генә туган якны сагынып яши дип уйлый идем. Хәзер елдан-ел вакытым тыгызланса да, туган җирнең үзенә тарту көче арта. Элек авылга кайткач, өйдән чыгып булмый иде. Хәзер инде ике көнгә кайтсам да, көтү көткән җирләрне, урман, буа буйларын урап киләм. Хатирәләр, туган як табигате ярты елга җитәрлек көч бирә.

- Сезне халык ТНВ каналының алып баручысы булып белә. Хәзер дә шулаймы?

- Әйе, шул. Әле күптән түгел генә бер чарага кунак булып килдем. Янәшәмдә басып торучы ир-атлар: “Бу бит зур кеше!” - дип бер-берсе белән сөйләшкәннәрен ишетеп калдым. Хәзерге вазыйфамны белеп әйтәләрдер дигән уй йөгереп үтте, ә алар: “Телевидениедән “знаменитый” алып баручы бит”, - диделәр. Чыннан да, телевидение мине кешеләргә танытты. 2016 елдан бирле алып баручы булып эшләмәсәм дә, халык һаман да “мәдәният дөньясыннан Гүзәл” дип яратып елмаеп каршы ала. Димәк, ул елларым бушка үтмәгән.

- ТНВдан китү карарын ничек кабул иттегез?

- Барысы да үзеннән-үзе килеп чыкты. “Мәдәният дөньясы”н ябабыз дигән хәбәр көтелмәгән булды. Һәрбер иҗат кешесе аны җиңел генә кабул итмидер. Ләкин ул вакытта минем күңел инде үзгәрешләр көтте. Тапшыруның да форматын бераз үзгәртү теләге бар иде. Шул чорны кияүгә чыктым. Тормышымда яңа этап башланды, шуңа күрәдер дә “Ком сәгате” тапшыруында кадр артында эшләвемне авырсынып кабул итмәдем. Тынгысыз киләчәгемне белеп, бу тыныч елны Аллаһ Тәгалә үзе иңдергәндер. 

- Г.Кариев театрына җитәкче булып билгеләнгәндә кызыгызга нибары 4 ай булган. Бу карарны ничек кабул иттегез?

- Ирада Әюпова (Татарстанның мәдәният министры) Кариев театры җитәкчесе булырга тәкъдим иткәч, аптырап калдым. Мин аны “Калеб” проектлары буенча сөйләшергә чакырган дип уйладым. Чөнки без аңа кадәр президентка оешмага бина бирү, финанслау буенча хат язган идек. Әлеге тәкъдимне ишеткәч, беренче сүзләрем баш тарту иде.  Соң гына кияүгә чыгып, бала табу - Ходайның күптән көтелгән бүләге. Көне-төне эшләп, телевидениедән тыш консерваториядә укыту, шул ук вакытта “Калеб”не алып бару җиңел булмады. Якын киләчәктәге планнарым да ел ярым булса да, өйдә утыру, бөтен вакытымны балам һәм “Калеб”кә генә багышлау иде. Ләкин Ирада Хафизҗановна уйларга тәкъдим итте. Гаиләм, якыннарым белән киңәшләштем һәм ахыр чиктә ризалашырга булдым. Чөнки театрны ярату, “Калеб”кә мәйдан бирелү, шул ук вакытта лаеклы хезмәт хакы - бу факторларның барсы бергә туры килүе баш тартырга урын калдырмады. Кариев театрында эшнең ярты елы аеруча авыр булды. Юбилейга әзерләнү, театр үсешенең стратегиясен язу, ребрендинг, 5 премьера чыгару, “Калеб” проектлары белән яну - барысын да килгәч тә эшләргә кирәк булган инде (көлә). Хәзер уйлыйм темпны акрынрак тотсам, бәлки, әле дә рәхәтләнеп, тыныч кына театрда эшләп йөрер идем (көлә). Кызымны әни (иренең әнисе) карады. Аңа да Казанның бер читеннән икенчесенә йөрү җиңел булмагандыр. Әни 10 ай эчендә бик арды һәм көтмәгәндә кулы сынды. Бер көн эчендә кызыбызга тәрбияче табарга туры килде. Яхшы күңелле, ихлас кеше булды. Әмма ул рус миләтеннән иде. Иң кызганычы баламның да теле русча ачылды.

Давамы бар

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дәвамын кайдан укырга була ?

    Мөһим

    loading