Бу агымның төп максаты – үзеңнең һәм башкаларның “кимчелекләрен” кабул итү Һәр хатын-кызның, үз гомерендә бер генә тапкыр булса да, диета тотып караганы бардыр. Матур буласы, башкаларга ярыйсы килә шул.
Хәзерге заманда матурлык стандартлары үзгәреп тора. Берүк, үзегезне ямьсез дип әйтә күрмәгез! Чөнки җәмгыять тә һәр кешенең тәнен, тышкы кыяфәтен кабул итү ягына борыла башлады. Бодипозитив агымы нәкъ шуның турында.
Бодипозитив – үз-үзеңне ничек бар шулай кабул итү, тәнеңнән оялмау, шулай ук башка кешеләрнең төзелешендә булган үзенчәлекләргә уңай мөнәсәбәт күрсәтү идеяләрен алга сөрә торган иҗтимагый хәрәкәт. Инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә боди – “тән”, позитив – “яхшы фикер”, дигәнне аңлата.
Нәрсә, кайда, кайчан?
Бодипозитив агымының тарихы 1996 елда АКШта башланып китә. Психотерапевт Элизебет Скот һәм Кони Собчакның төп максаты – кешеләрне үз тәннәре белән “көрәшергә” мәҗбүр итүче җәмәгатьчелек фикереннән арыну була. Бу агымны чит илдә хуплап кабул итәләр. Дөньякүләм танылган брендлар, журналлар артык авырлыклары, тәндә үзенчәлекле миң, таплары булган кешеләргә игътибар бирә башлый. Бүгенге яшьләр дә бу агымнан читтә калмый икән.
Дарья Преловская бодипозитив белән “син үзеңә ир-ат таба алмаячаксың”, “сиңа ябыгырга кирәк” дигән сүзләрдән туйгач, кызыксына башлаган.
– Бодипозитив – үзеңне һәм башкаларны ничек бар шулай кабул итү. Бу агымны мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен уйлап чыгармаганнар, ялгышмагыз. Беренче чиратта ул артык килограммнары булганнарны үзләрен яратырга өйрәтү өчен барлыкка килгән. Бүгенгә кайтсак, бодипозитив агымына үз тәнен кабул иткән һәр кеше кушыла, дисәң дә була, – диде Дарья.
Психолог Элина Мортазина бодипозитив агымы үз өстеңдә эшләүне туктатырга тиеш түгел дип искәртте.
– Бодипозитив ялкаулыкны акламый. Артык авырлыклары булмаганнар да бодипозитив агымына кушыла ала. Бу очракта, кеше үз теләге белән камилләшә, ә җәмгыять фикереннән арыныр өчен түгел, – дип аңлатты психолог.
“Син ябыгырга тиеш”
Дарья Преловская Себердә туып-үскән. Ул Согуд Гарәбстаны, Италия, Франциядә яшәгән, ә хәзер Испаниядә төпләнеп калган.
– Мин ардым. Кешеләрнең “сиңа ябыгырга кирәк”, “эш таба алмаячаксың” дигән сүзләреннән туйдым. Дөресен генә әйткәндә, бу фикерләрне миңа якыннарым да еш әйтте. Әти-әниләрем, кечкенәдән “азрак ашарга кирәк” дип үстерде. Мин әле 63 килограмм авырлыкта булганда да, ирем: “Син ябыгырга тиеш”, – дип кабатлады. Мин бу сүзләрне һәрвакыт уйлап йөрдем. Диетада утырдым. Бөтен җирдә идеаль тән, тормыш. Бер вакыт дилбегәне җибәрергә булдым. Артык килограммнар белән дә матур булып була. Бу фикерне аңлар өчен миңа бик күп вакыт кирәк булды, – диде Дарья.
Бодипозитив кеше булыр өчен үз тәнеңне генә түгел, башкаларны да хөрмәт итәргә өйрәнергә кирәк. Җәмгыятьнең толерантлык юлына басуы, әлбәттә, шатландыра. Әмма бу очракта да камиллеккә чикләр юк. Авырлык җыя алмаучылар, анарексия белән авыручылар яки төрле тән үзенчәлекләре белән туган кешеләр турында да онытырга ярамый. Бодипозитив – артык килограммлыларны яклау гына түгел. “Сиңа тазарырга кирәк” яки “җил очырта үзеңне” дигән сүзләр дә, кайбер кешеләрнең күңеленә тия.
– Башкаларның тәнендә синең эшең юк. Ул ошый яки ошамый. Әмма син кеше тәне турында начар сүз әйтергә тиеш түгел. Бу бодипозитивның девизы дисәң дә була. Тышкы кыяфәт кешенең осталыгына берничек тә тәэсир итми. Хатын-кызлар диета культурасыннан читләшсә, ниләр генә эшли алмаслар иде, – ди Дарья Преловская.
Матурлык стандартлары бер төрле генә түгел. Кайбер чит илләрдә артык авырлыкта булган кешеләрне аеруча чибәр дип саныйлар.
– Согуд Гарәбстанында яшәгәндә Индиядән хатын-кызлар белән аралаштым. Алар миңа сари (милли кием) бүләк иттеләр. Аның эч өлеше ачык. Артык килограммнары булган кешеләр ничек кия соң моны, дип сорадым. Безнең илдә артык авырлыгы булган кешеләргә бер сүз дә әйтмиләр. Милли киемне эчеңдә май катламы күренсә дә кияләр, дип аңлаттылар. Африкада зур формалы хатын-кызларны матур дип саныйлар. Әгәр сөякләрегез күренеп торса, сезне авыруга санаячаклар, – диде Дарья.
“Чиге булсын иде”
Үлчәүгә баскач, хыялланган санны күрмәгән кеше, әлбәттә, күңел төшенкелегенә бирелә. Психолог фикеренчә, проблемаларның күбесе үз башлангычын балачактан ала.
– Балаларны кечкенәдән берсен-берсенә чагыштырып карарга өйрәтәбез. Кешеләр тышкы кыяфәт буенча башкаларны бәяләргә күнеккән. Чын бодипозитив кеше булыр өчен тырышлык кирәк. Әгәр кеше башкаларга дөреслеген исбатлау өчен үз тәнен кабул итә икән, димәк ул “эчке баласы”н җиңеп чыга алмаган. Кеше үзгәрергә тиеш түгел, дигән фикер белән килешеп булмый. Һәркем үсә, үзгәрә. Бу кеше табигатенә хас, – диде Элина Мортазина.
Үз тәнеңне кабул итү җиңел түгел. Кәнфитне дә тышлыгына карап сайлыйбыз бит. Кызганыч, тышлык мөһим. Бу фикергә каршы килүчеләрне, хыял дөньясыннан әзрәк җиргә төшерәсе килә. Киемгә карап каршы алалар, акылга карап озаталар, дип юкка әйтмәгәннәр бит. Бодипозитив агымы барлыкка килү, кешеләрне толерант булырга өйрәтә. Әмма аның да чиге бар.
– Бит төзелешен, әлбәттә, кабул итәргә кирәк. Һәркемгә Аллаһ үзенчәлекле күз төсе, буй, кашлар биргән. Аларны хәләл юл белән генә яхшыртырга ярый, дип уйлыйм. Кеше авырлыгына килгәндә, без үзебезнең тән өчен җаваплылык тоярга тиеш. Артык авырлык организмда югары басым, буын һәм йөрәк авырулары, преддиабет, бавырны май каплауга китерә. Үз тәнегезне чыннан да яратсагыз, сәламәтлек турында онытмагыз! – диде диетолог Гөлназ Гыймранова.
Илгизә Галиуллина.
Комментарийлар