Ленар Шәех әдәбиятка бик яшьли килеп керде. Сокландырып килеп керде, сокландырып иҗат итә. Бүген ул – Татарстан китап нәшрияты директоры урынбасары, әллә нинди премияләре бар. Тик миңа ни өчендер Ленарның төп вазифасы – иҗатчы, төп премиясе – укучылары мәхәббәтедер кебек тоела. Әлбәттә, аның турында күп сөйләргә мөмкин булыр иде. Бүген ул – безнең кунагыбыз. Үзеннән сөйләтик әле.
– Бүгенге татар әдәбиятын ничегрәк бәяләр идең? Аның төп үзенчәлекләре нәрсәдә, нәрсәләр күп, нәрсәләр җитми?
– Бүгенге татар әдәбиятына килгәндә, шигърият жанры үсештә дияр идем, проза – хатын-кыз язучылар кулында, драматургия – йокылы-уяулы хәлдә, балалар әдәбияты «картаеп бара».
Хәзерге заман әсәрләренә, беренчедән, кыскалык җитми. 20-30 битлек хикәяләр, зур-зур поэма һәм шигъри трактатлар чоры артта калды. Кыска, үтемле һәм тыгыз итеп язарга кирәк. 30-40 битле повестьлар, 80-100 битле романнар чоры хәзер. Кешенең вакытын «урлау» алымнары бик күп, ләкин анда беренче урында китап торсын өчен, язучыларга нык кына тырышырга кирәк. Икенчедән, яктылык җитми. Язучылар гел тормышның караңгы якларын гына сурәтләргә омтыла. 70-80 яшьлек прозаиклар бүгенге яшьләр тормышы турында яза. Бу бит – нонсенс. Яшьләр үзләре турында үзләре язарга тиешләр ләбаса! Тагын татар язучыларына активлык җитми. Алар барысы да Татарстан Язучылар берлегенә, Татарстан китап нәшриятына, татар матбугатына гына карап тора. Нинди генә әсәр язса да, начармы ул, әллә яхшымы, аны әлбәттә басарга, хәтта аннан сорап алып, дөньяга чыгарырга тиешләр дип уйлыйлар. Ләкин иҗатка, русча әйткәндә, «вкладывать» итмичә булмый. «Поэт в России – больше, чем поэт» дигән бит Евгений Евтушенко. Бүген татарча язу, рус теленә тәрҗемә ителү генә җитми, төрки һәм Европа телләре аша дөньяга чыгу юлларын эзләргә кирәк. Үз казаныңда кайнап кына ерак китеп булмый.
– Әдәбиятның тормышка тәэсире бармы? Булса, ничек?
– Әлбәттә, бар. Ни өчен Зифа Кадыйрова, Гөлсинә Галимуллина, Айгөл Әхмәтгалиева, Фирүзә Җамалетдинова кебек хатын-кыз язучыларыбыз популяр, чөнки алар бүгенге тормыш турында яза. Ә укучы өчен үзе яшәгән дәвердән дә кадерле һәм якын чор юк. Гүзәл Яхинаны ни өчен «егылып» укыйлар, чөнки ул милли хисләрне кузгата. Язучы белән килешү-килешмәү – башка мәсьәлә.
– Хәзер повесть-хикәя-шигырьләрен матбугатка, интернет кулланучыларга һ.б. тәкъдим итүчеләр буа буарлык. Бер карасаң, бу тиклем авыр хезмәт дөньяда юк. Кешеләрнең язучылыкка тартылуын ничек аңлатыр идең?
– Кешенең хәзер «буш» вакыты күп. Интернетка бәйлелек көчле. Белмим, бу, мөгаен, авырудыр. Экранга карасаң да үтә гомер, карамасаң да уза. Күбрәк дөнья матурлыгына, тере гүзәллеккә хозурланасы иде. Күп кешеләр иртән чыккан кояшны да, төнлә белән калыккан айны да, җем-җем килеп яткан йолдызларны да күрми. Кемнең, җиргә ятып, күккә карап, болытлар агышына сокланып ятканы бар икән? Ай-һай. Аннары бар язганыңны, фикер ишетәсе килеп, халыкка чыгару кирәкме икән? Әдәбият – укучыда зәвык тәрбияләргә тиеш, ә интернетка куелган уртакул һәм аннан түбәнрәк әйберләр бу балансны боза.
Гомумән, татарда шигырь язмаган кеше булды микән? Аңа карап, бездә миллионлаган шагыйрь юк бит. Сайлап алынганнар, замана сынавын узганнар гына киләчәктә яши. Бу очракта әдәби тәнкыйтьнең файдасы аеруча зур. Кызганыч, әдәби премиясе булса да, тәнкыйть үзе юк. Мәдхия, дифирамб, ода җырлаулар гына бар.
– «Хәзер кеше китап укымый», – диючеләр бар. Чынлап та шулаймы бу? Китап укучылар күбәйсен өчен, нәрсәләр эшләргә кирәк?
– Кеше күп китап укымый, дисәләр дә, бу бик үк дөреслеккә туры килеп бетми. Халык укый, ләкин «коткы таратучылар» моны белми, чөнки үз борыннарыннан ары күрми. Әле 15 май көнне генә «Уникс»ның зур концертлар залында VII «Әдәби марафон» бәйгесенең йомгаклау этабы узды. Аны «Татнетны үстерү фонды» Татарстан китап нәшрияты белән берлектә оештыра. Шунысы кызык: берничә дистә кешедән башланган бәйге әүвәл 100 сызыгын, хәзер 1000 чиген дә узып китте, 2019 елның 1 гыйнварыннан дөньякүләм статус алды. Соңгы бәйгедә 1100 кеше катнашты. Зал китап укучылар белән шыгрым тулы иде. Киләчәктә «Татнетны үстерү фонды» директоры Раил Гатауллинның стадионнар җыю исәбе дә бар.
Китап укучылар күбәйсен өчен, алар белән турыдан-туры эшләргә, аларны җыярга, кызыксындырырга кирәк.
– Ленар Шәех иҗаты башкалардан нәрсәсе белән аерыла дип уйлыйсың?
– Минем өчен һәрвакыт бертөрлелек ят булды. Шигырь үлчәмнәре төрлелеге, тема, жанр төрлелеге булсынмы... Иҗат кешесе, гомумән, бертөрле була алмый. Лирика да, юмор-сатира да, тәрҗемә эшчәнлеге дә, балалар әдәбияты да, шигърият белән бергә проза һәм публицистика да миңа бердәй якын. Минемчә, иҗатым башкалардан шул ягы белән аерылып тора да.
– Син инде студент чагыңда ук талантлы шагыйрь дә, оештыручы да булып танылган егет. Үзеңнең язучы булырга теләвеңне кайчан аңладың? Язучы булу өчен, нәрсә эшләргә кирәк?
– Мәктәптә укыганда, полиция хезмәткәре, укытучы, юрист һ.б. һөнәр ияләре булырга теләгән идем. Минзәлә педагогия көллиятендә укып йөргәндә, әдәбият укытучыбыз Гөлфинә Хамаева: «Сиңа врач кына булырга иде, язуың тараканныкы төсле, берни аңлашылмый», – дия иде.
Димәк, язмыш язучы булуны, татар әдәбиятына хезмәт итүне, тулы бер буынны оештыруны язган. 2000 еллардан соң әдәбиятка килгән буынны инде «Ленар Шәех буыны» дип йөртәләр...
Язучы булу өчен талант, илаһи очкын, тырышлык, активлык кирәк. Бигрәк тә бүгенге тизләнеш заманында.
– Син балалар әдәбиятында да, сатира-юмор өлкәсендә дә, лирикада да, прозада да, тәрҗемәдә дә, журналистикада да... тагын әллә нинди өлкәләрдә эшлисең. Үзеңә кайсы якынрак? Һәм менә бу төрле якка чәчелү иҗатчыга зыян китерәме, әллә файдамы?
– Барысы да ошый. Һәрберсенең үз урыны. Дөрес, төрле чорда төрле өлкә өстенлек итә, ләкин, аңа карап, башкалары юкка чыкмый.
Моны мин төрле якка чәчелү димәс идем, бу – бербөтен иҗат процессы. Алар бер-берсен тулыландыра гына.
– «Бүгенге чорның яшьрәк язучыларыннан кемнәрне укырга?» дигән сорау булганда, сине тәкъдим итүчеләр бик күп. Ә үзең кемнәрне тәкъдим итәр идең?
– Мин классиканы тәкъдим итәр идем. Үзеңнең чишмә башыңны, әдәби һәм милли тамырларыңны белмичә торып, милли йөзне саклап булмый. Нигә Урта гасыр шагыйрьләрен укымаска? Тукайны, Җәлилне, Такташны, Фатих Кәримне? Аннары Хәсән Туфанны, Илдар Юзеевны, Гамил Афзалны? Шул ук вакытта, күзаллауны киңәйтү өчен, рус һәм чит ил әдәбиятыннан да өлеш чыгарырга кирәк. Яңа гына Татарстан китап нәшрияты Пушкинның «Сайланма әсәрләр»ен татар телендә бастырып чыгарды. Чын иҗат һәр заманда да, нинди генә телгә тәрҗемәдә дә актуаль бит ул! Искерми, кыскасы.
– Күп кенә язучыларның төгәл эш графигы булган. Хемингуэй, Джойс, Флобер, мәсәлән. Син моңа ничек карыйсың?
– Дөрес, график кирәк. Плансыз эш – тозсыз аш, диләр. Мин зур проектларга еллар буе киләм. 2018 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән «Үзем белән очрашу» китабының нигезе моннан 15 ел элек үк салынган иде. Һәр башлаган эшне ахырына кадәр җиткерү – төп максат. Яхшы нәтиҗәне күреп сөенү исә – җан рәхәте.
– Иҗади кризислар буламы, аны ничек җиңәсең?
– Кризисларга кермәскә нәкъ менә шул иҗади төрлелек ярдәм итә. Бүген шигырь язылмый, публицистик язма йә әңгәмә формалаша... Төрлечә. Бер урында таптанып торган юк.
– Хәзерге заманда мәхәббәткә урын бармы? Әллә ул китапларда гына яши аламы?
– Мәхәббәткә урын бар, ләкин аның формасы гына үзгәргәндер дип уйлыйм. Таш гасырда да мәхәббәт булган, ләкин бөтенләй башкача. Мәхәббәт булмаса, кешелек Җир шарында тереклек итә, цивилизация үсә алмас иде.
– Әдәбиятта нинди уңышка ирешсәң, максатыма җиттем дип уйлар идең?
– Максатлар гел туып тора, Аллага шөкер, вакыт кына җитсен. 2016 елда Лондонда язылган «Инглиз имәннәре» шигыремдә мондый юллар бар:
Боек түгел, бөек имәннәрне
Кочар өчен җитмәс колачым.
Берәр кайчан, инглиз имәннәре,
Сезнең кебек килә буласым.
Сезнең сыман азат һәм мөстәкыйль...
Авыр уйлар йөртми башымда,
Киң күңелле бер аксакал булып,
Йөрсәм иде дөнья каршында!
Комментарийлар
0
0
Ленар афарин!!!
0
0