16+

Әлмәт театры актеры Динар Хөснетдинов: «Мине җәзага тартасыгыз килсә, ялгызымны гына калдырыгыз»

«Динар сәхнәгә чыкса, уйнап та торыр­га кирәкми. Тамашачы шуңа да риза», – дип шаярталар Әлмәт татар дәүләт драма ­театры актерлары Динар Хөснетдинов турында.

Әлмәт театры актеры Динар Хөснетдинов: «Мине җәзага тартасыгыз килсә, ялгызымны гына калдырыгыз»

«Динар сәхнәгә чыкса, уйнап та торыр­га кирәкми. Тамашачы шуңа да риза», – дип шаярталар Әлмәт татар дәүләт драма ­театры актерлары Динар Хөснетдинов турында.

«Ак чәчәкләр» фильмын­да Мансур ролен башкарган Динар күп кенә кызларны гашыйк итәргә өлгерде. «Динар ялгыз микән?», «Өйләнергә җыенмыймы әле?» дип кызыксыналар. Бу сорауларны Динарның үзенә бирдек.

«Кискен үзгәрешләр яратмыйм»

– Динар, тормышыңда нинди яңалыклар бар?
– Авыз тутырып, яңалык дип сөйләрлек әйберем юк кебек. Мин моңа шатланам да әле. Ниндидер кискен үзгәрешләрне яратып бетермим. Яңалык булмау – үзе бер яхшы яңалык ул. Иҗат итәм, репетицияләр, спектакльләрдә катнашам. Февраль аенда Казанга гас­трольләргә җыенабыз менә. Киноларга төшкән вакытта минем театр карьерамда «тынлык» булып алды. Хәзер менә кабат җиң сызганып эшкә керешәсем килә.

– Театрыгыз директоры Фәридә Исмәгыйлева сиңа дип пьеса эзли хәзер. Ниндирәк роль башкарырга теләр идең?
– Мин беркайчан да, миңа бу роль, теге роль эләксен иде, дип уйламыйм. Безнең эш шуның белән кызыклы да инде, балык тоткан кебек – нинди зурлыкта, нинди балык эләгәсен белмибез. Үзең белмәгән рольне уйнап карау, аны төрле яктан ачу – үзе бер рәхәт һәм кызыклы эш.

– Син халык күңеленә «Ак чә­чәкләр»дәге Мансур булып килеп кердең. Аның белән уртак якларыгыз да бар дигән идең.
– «Ак чәчәкләр» фильмы турында сүз чыккач, миннән, гадәттә: «Ни өчен Мансур китте?» – дип сорыйлар. Аны уйнаган вакытта мин, Мансурның эчке халәтенә кереп, аның Казандагы тормышын ташлап китүен акларга тырыштым. Һәм мин аны аңладым. Ул Әбүзәр Гириевич кул астында үсә. Укырга керү, эшкә урнашу кебек бөтен проблемаларны үзе башкармый, әтисе хәл итеп бирә. Ә Мансур – мөстәкыйльлеккә омтыла торган кеше. Мин дә шундый. Үз тормышы өчен үзе җавап бирергә теләп качкандыр ул Казаннан. Аннан соң икебездә дә күңелнең кая­дыр омтылуы бар. Минем күңел һәрвакыт эзләнүдә. Һәрвакыт мин булмаган җирдә әйбәтрәк кебек. Безнең яшьләр дә бер тирә бит. Мин аны ничек тойдым, халыкка шулай җиткерергә тырыштым.

– Узган җәйдә тагын бер фильм­да төштең бит әле. Гаяз Исхакыйның «Остазбикә»се кайчан зәңгәр экраннарга чыгачак?
– Быел Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә фильмның бер өлешен күрсәттеләр. Киләсе фестивальгә тулы вариантын тәкъдим итәрбез дип уйлыйм. Телевизор аша кайчан күрсәтәчәкләрен төгәл генә әйтә алмыйм. Һәрхәлдә, фильмны авыллар һәм районнарда кинотеатрларда күрсәтәчәкләр. Ул – 25 минутлык кыска метражлы фильм. Гаяз Исхакыйның әсәре бүгенге көнгә аваздаш булуы белән шаккатыра. Ул күтәргән проблемалар бүген шундый актуаль. Хәзер күп гаиләләр бала таба алмый интегә. Шуңа да без ул киноны бүгенге көн итеп төшердек. Проблемасы зур. Әлбәттә, һәр ирнең нәселен дәвам итәсе килә. Гомумән, кешенең төп максаты – үзеннән соң дәвам калдыру. Әлеге фильмга карата фикерләр каршылыклы булачак. Геройларның нинди кыен проблема алдында калулары турында уйласаң да тетрәндерә. Ләкин тормышта да андый очраклар күп бит.

– Рольләреңә, шәхесеңә кагы­лышлы фикерләргә колак саласыңмы?
– Бәяләүләрне, ­тәнкыйтьләрне тыңламаска тырышам. Мин, гомумән, тәнкыйть яратмыйм. Кеше фикере – бәхәсле әйбер ул. Бертуган абыема гына ышанам. Ул мине гел мактап кына тормый, тәнкыйтьли дә, ләкин мин чын күңелдән әйтә алам: абыемның миңа карата көнчелеге юк. Мине мактаудан яки тәнкыйть­ләүдән ул үзенә файда алмый. Ничек бар – шулай әйтә. Ә башка кешеләргә килгәндә, мин ул кешенең эчендә нәрсә ятканын белмим. Кемдер көнләшүдән, кемдер ачудан сиңа тәнкыйть әйтә ала. Бүген, үзегез беләсез, конкуренция дигән әйбер көчле. Кайбер кеше, башкаларны батырып, тәнкыйтьләп, үзенә пиар ясый.

«Мин – коллектив кешесе»

– Син тормышта ялгызакмы, әллә коллектив кешесеме?
– Коллектив кешесе. Һәрвакыт әйтеп киләм, мине җәзага тартасыгыз килсә, ялгызымны гына калдырыгыз. Минем өчен ялгызлык – җәза ул. Янәшәмдә сөйләшми генә булса да утырып торучы кеше булырга тиеш. Дуслардан, аралашудан бик бәйле кеше мин. Иң авыр вакытларда да якыннарым янына барам.

– Театрдан тыш буш вакытыңда ни белән шөгыльләнәсең?
– Кызык өчен, буш вакытымда балык тотам. Элек, гомумән, балык тотарга яратмый идем. Бәлки рәтен белмәгәнмендер. Быел җәй көне шулай балык тотып утырам, бер абый спиннингка зур чуртан балыгы тотты. Миндә дә кызыксыну уянды. Икенче көнне, кибеткә барып, спиннинг алдым. Менә шуннан китте инде. Мин аны балыгы өчен дә тотмыйм. Балык тоту процессы үзе рәхәтлек бирә. Соңгы арада чишмә суы белән коена башладым. Аның шифасын да күрдем инде. Элек еш чирли идем, иммунитетым түбән булган. Ә быел җәйдән алып бер тапкыр да авыр­ган юк әле, тфү-тфү. Хач ману көнендә дә, бисмилламны әйтеп, бәкегә чумдым. Су керү бер тәртипкә салынмаган. Аена бер яки ике атнага бер су керә алам. Ул халәтне минем тәнем үзе сорап ала. Тамак ачкан кебек, тәнемә нидер җитмәгәнен тоям икән, су керергә барам. Болар миңа тормышны төрлеләндерергә ярдәм итә. Тик утырсаң, депрессия­гә бирелә башлыйсың, кәеф төшә, күңелгә нәрсәдер җитми кебек тое­ла. Без бит артист халкы бик хисле, безгә һәрвакыт ниндидер эмоция кичерергә кирәк.

«Бүләкне ихластан кабул итәм»

– Казанда тамашачылар яраткан артистларына чәчәкләр, уенчыклар бүләк итә, хәтта бәлеш пешереп сыйлый. Әлмәт театрында кайбер спектакльгә тамашачы сине генә карар өчен килә дип беләм. Фанатларыңнан нинди үзенчәлекле бүләк алганың бар?
– Мин тамашачы биргән һәр бүләкне яратып, ихластан кабул итәм. Бер чәчәк тә, бер шоколад та кадерле. Ул бит аны сиңа чын күңелдән тапшыра. Шуңа энә дә бүләк, дөя дә буләк диләр бит әле. Шулай да бер-ике күренеш истә калган. Әбиләр мине «Ак чәчәк»ләр фильмыннан соң Динар дип түгел, Мансур дип йөртә. Бәкердә чыгыш ясаган мәл. Спектакльдән соң бер әби сәхнәгә чыкты да: «Мансур, кил әле, кочаклыйм әле сине», – дип, кочак­лап алды. Шигырь укый башлады. Шулкадәр матур, эчтәлекле шигырь иде ул. Аны үзе язган иде, ахрысы, чөнки ул шигырьне аннан соң мин озак эзләдем, ләкин таба алмадым. Аннан Уруссуда бер апа яныма килде дә бик каты гафу үтенә башлады: «Улым, чәчәк алырга өлгермәдем, менә шушы акчаларга, зинһар, үзеңә чәчәк алырсың әле», – дип, 200 сум акча тоттырды. Менә шундый истә калырлык күңелле мизгелләр бар инде.

– Бу сорауны бирмәсәм, укучыларым мине кичермәячәк – 28 яшькә җиттең бит, кайчан өйләнәсең?
– Мин киләчәккә планнар белән яшәмим. Бүген сезгә өйләнмим әле дип әйтермен дә, иртәгә инде өйләнеп тә куя алам.

– Интернетка куйган фотоларыңнан күренгәнчә, синең сөйгән кызың бар?
– Әйе, менә 14 февраль көнне очрашып йөри башлаганыбызга ике ел була. Без аның белән бергә эшлибез. Энҗе дә актриса. Шулай туры килде – быел шул көнне без Казанда «Яшь йөрәкләр» спектаклен куя­чакбыз. Энҗе белән без анда парлашып уйныйбыз.

– Энҗе сине нинди сыйфатлары белән үзенә җәлеп итте?
– Сөйгән ярым мондый булырга тиеш дип, ниндидер сыйфатларны беркайчан да алга чыгарган булмады. Әгәр дә син кешене яратмыйсың икән, аның бөтен сыйфатлары да ошамаска мөмкин. Ул нинди генә идеаль булмасын, арагызда мәхәббәт юк икән, аның кылган гамәлләре тискәре тоелырга мөмкин. Ә мәхәббәт булганда, җитешсез якларын да яратасың кешенең. Шуңа күрә мәхәббәттер инде ул.

Язмага реакция белдерегез

12

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading