16+

Алмаз Хәмзин: «Бер-берсенә терәлешеп җырлыйлар, ә җырда мәгънә юк»

«Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» исеменнән баш тарткан, соңрак, «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дәрәҗәсенә ирешкән кеше ул Алмаз Хәмзин.

Алмаз Хәмзин: «Бер-берсенә терәлешеп җырлыйлар, ә җырда мәгънә юк»

«Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» исеменнән баш тарткан, соңрак, «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дәрәҗәсенә ирешкән кеше ул Алмаз Хәмзин.

– Сезне инде Татарстанда гына түгел, бөтен Россиядә беләләр, дисәк, ялгыш булмастыр. Шулай да искә төшерик әле, әче телле малай кайсы төбәкләрдән икән?
 – Түбән Кама районының Ташлык авылында “таш ярып” дөньяга килгәнмен. Туган авылымда  башлангыч мәктәптә хәреф танырга өйрәндем, Шәңгәлчедә 8нче сыйныфка кадәр укыдым, ә урта мәктәпне Түбән Камада тәмамладым.

 – Шуннан олы тормыш юлына бастыгыз...
 – 32 яшемдә өйләндем. Ничек яшәргә кирәген беләм, дип уйлый идем. Ләкин, белеп бетереп булмый икән. Гомер буена тормышка һәм яшәргә өйрәнәм.

– Язмышыгыздан канәгатьме, әллә үкенү дә бармы?
 - Язмыш... Язмыштан узмыш. Кайбер кеше: “Үкенәм. Тегеләй итсәм, болай булыр иде, болай итсәм тегеләй булыр иде”, – дип сөйли. Тегеләй иткән булсаң, бүген монда басып тора алмаган булыр идең, дим андыйларга. Язмыштан зарлану ярамас. Аллаһ боерса, киләсе елда миңа 75 яшь тула. Үземә Алмаз урынына Әз-мәз Хәмзин булып ирештең дим.

 – Башта мактаулы исемнән баш та тарткансыз икән әле.
– Булды андый хәл. Олуг Илһам абый Шакиров, Сара апа Садыйкова янында эшләп йөргәндә, алар белән чагыштырганда, үземне әле “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” исеменә лаек түгел, дип санадым. Бүләктән баш тартып, гариза яздым. Рәхмәт! Соңрак үземә атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелде.

 – Сәхнәдәге Алмаз Хәмзин кем ул?
 – Сәхнәгә бер вакытта да үземне күрсәтергә чыкмадым, халыкка үземнең иҗат хезмәтемне алып чыктым. Кайбер кеше кукраеп, сәхнәгә үзен күрсәтергә чыга. Бу артист өчен зур ялгышу. Халыкны алдап булмый, халык үзе бәяли һәм хөкемен чыгара. Халык сине күтәрә, йә сызып ташлый. Бер сызып ташласа, кире кабул итми. Кайбер кешеләр, шул исәптән артистлар да, “флюгер” кебек монда борыла, тегендә борыла. Алай ярамый. Ни гамәл кылсаң да, гамәлең халыкка файдалымы икәнлеген уйларга кирәк. Өлкән буын артистларның: “Халыкка хезмәт ит”, – дигән киңәшләрен тыңлап үстем.

- Бүгенге яшь артистларга нинди бәя бирәсез?
 – Җәмгыяте нинди – артисты шундый, дип бәяләп буладыр, бәлки. Борыннарын чөеп йөрүчеләр дә бар, талантың юк икән, итәгать кирәк һичъюгы. Әһәмияткә ия җырлар аз. Элек һәр яңгыраган җырны язып алып, мәҗлесләрдә күмәкләшеп җырлыйлар иде. Истә калмаган җыр нинди җыр инде ул? Ир белән хатын артистлар бер-берсенә терәлешеп җырлый, ә җырда мәгънә юк. Хәзер акча өчен җырлау китте, ә акча өстенлек иткән җирдә илһамга, ягъни чын иҗатка урын калмый.

 – Казан турында бер-ике сүз
 – Казан зурайды, нурлары көчәйде, тормышы кайнап тора. Ләкин, күңелемдә элекке Казанны йөртәм, анда рухи җылылык һәм гадилек бар иде. Нәрсә генә дисәк тә, Казаныбызны яратмый мөмкин түгел, чөнки ул безнеке. Шагыйрь Марсель Галиев сүзләренә “Яле, Казан!” дигән җыр иҗат иттем. Әлеге җыр “Яңа татар җыры” фестивалендә лауреат булды, аны җырчы Рөстәм Насыйбуллин башкарды.

– Артист, юмор-сатирик булудан тыш, тагын берәр һөнәр хыялыгызда яшәдеме?
 – Мәктәптә стена газетасының рәссамы булдым. Акварель һәм майлы буяулар белән табигать күренешләрен шактый оста ясый башлаган идем. Өйләнгәч тә рәсемнәр ясадым әле. Бакча өен сатып җибәргәндә, хатын: “Рәсемнәреңне фатирга ташыма, болай да өй тулган”, – диде дә, калдылар шунда өелеп. Яшь чакта рәссам булырга да хыялым бар иде.

– Төшенкелек-депрессия, дип заралана бит әле иҗат кешеләре. Сездә төшенкелек буламы?
– Депрессиядә булганым юк. Юмор һәм сатирага корылган иҗатта була да алмыйдыр ул. Очраган һәр кыенлыктан, ишетелгән һәр авыр сүздән төшенкелеккә бирелү урынсыз. Кыенлыклар уза, ә авыр сүзне үткәреп җибәрергә кирәк. Үпкәләп йөрү, талаша башлау файдага түгел. Акылы булган кеше авыр сүз әйтми, ә теләсә кемнең сүзен игътибарга алырга, үз-үзеңне бетерергә кирәкми.

– Алмаз әфәнде, сезгә утрау һәм шул утрауда зиннәтле йорт бүләк иттеләр ди.
– О-хо-хо! Юк, әлеге утрауга күченеп китмәс идем, чөнки, Татарстан да, татарлар да юк бит анда. Милләтең булмаган җирдә, син ялгызың гына – “нуль”.

– Мәхәббәткә мөнәсәбәтегез?
– Мәхәббәт – зур тәгълимат ул, үзе бер фән. Туган илеңә, хатын-кызга карата мәхәббәт. Тормыш баткаклыгыннан сөйрәп чыгара ярату көче, иҗатка дәртләндерә, офыкларны киңәйтә, дөньяны матурлый. Яратып, елмаеп яшәргә кирәк. Елмая белмәгән кеше салкын кеше ул.

– Тиле хатынын мактар, дигән әйтемне күңелегез белән кабул итәсезме?
– Күңелем белән кабул итмим, бу шаяртып әйтелгән сүз генә булгандыр, мөгаен. Сәхнәләрдә кызлар арасында мин, “Саз” ансамблендә генә дә 15 кыз, берсеннән-берсе чибәрләр. Әмма күңелемдә һәрвакыт хатыным Тәнзиләм булды. Аның белән гомер кичереп, 3 балабызны үстердек. Тәнзилә һәр эшкә уңган авыл кызы, шулай икән, ник кеше үзенең тырыш-акыллы хатынын мактамаска тиеш ди әле?!.

– Үзегезгә-үзегез сорау биреп, шуңа җавап кайтарып, әңгәмәне йомгаклыйк әле.
– Юк, үземә-үзем сорау бирмим. Әмма, үз-үзем белән “сөйләшәм”, шул рәвешле теге яки бу планнарымны барлыйм. Тормышта үзеңә планнар корып яшәү мәслихәт, шул планнарыңны гамәлгә ашырырга омтыласың.

Фото: Анна АРАХАМИЯ

Язмага реакция белдерегез

18

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    3

    0

    Акыллы кешедэн, матур, эчтэлекле, мэгънэле сузлэр, бик дорес.

    • аватар Без имени

      3

      0

      Акыллы кешедэн акыллы,мэгьнэле,топле фикерлэр чыга.Алмаз бик талантлы шэхес.

      Мөһим

      loading