Шәһри Казан

Миләүшә Айтуганова: “Татарстанда кино өлкәсенең үз инфраструктурасы юк”

Бүген Татарстан киноиндустриясендә яңа сулыш ачылды кебек. Фильмнар да, сериаллар да төшерелә, кайберләре прокатка да чыга, кыскасы, әлеге юнәлеш үзенең тормышы белән яши.

Ә менә белгечләре җитәме, кино сыйфаты нинди хәлдә, нигә халык татар киносын телеспектакль белән чагыштыра – бу һәм башка темалар турында “Татаркино” оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова белән сөйләштек.

—    Миләүшә Ләбибовна, сүзне “Татаркинодан” башлыйк әле. Бүген оешма нәрсә белән шөгыльләнә? Гомумән, нинди юнәлешләр буенча эшлисез?
—    “Татаркино” күптөрле эш белән шөгыльләнә, безнең уставта да ул тәгаен язылган. Беренчедән, без кино төшерү эшчәнлегенә ярдәм итәбез, икенчедән, фильнарны Татарстан һәм Россия күләмендә прокатка чыгаруга игътибар бирәбез һәм, өченчедән, төрле фестивальләр оештырабыз. Әйтик, бүгенге көндә Әмирхан Еники әсәрләренә нигезләнеп төшерелгән “823 чакрым” дигән фильмны әзерлибез: монтаж ясау һәм тавыш кую кебек эшләр башкарыла. Ни өчен шундый атама булуына килсәк, анда өч тарих бер локациядә тупланган, ул шул номерлы станция янында урнашкан. Авторның “Кем җырлады?”, “Матурлык” һәм “Бер генә сәгатькә” дигән әсәрләре буенча без сценарий яздык та, шуның нигезендә матур гына картина килеп туды. Декабрьдә аны җәмәгатьчелеккә тәкъдим итәргә уйлыйбыз. 

—    Бер фильмга өч әсәрне тыгу дөресме соң ул?
—    Ник дөрес булмасын? Барысы да сценарийдан тора, аны оста кеше әзерләсә, төрле әйберне берләштерергә мөмкин. Беренче сорауга әйләнеп кайтсак, безнең төп чарабыз – Казан мөселман кино фестивале. Быел ул 18нче мәртәбә уздырылды, инде киләсе елгысына әзерлек башланды. Әлеге чараның роле бүгенге көндә аеруча мөһим, чөнки күп кенә илләр төрле фестивальләрдән баш тартты, алар арасында фильмнарын бирмәүчеләр дә җитәрлек. Ә безнеке бөтенләй башка дөньяга алып керә, яңа элемтәләр барлыкка китерә, ислам дәүләтләре белән дуслык мөнәсәбәтләре мондый юл белән дә туа. Шунысын да әйтергә кирәк, башка елларда Сербия, Черногория, Польша, Венгрия кебек Ауропа илләреннән күп кенә фильмнар катнашса, хәзер аларның саны кимеде. Киләсе елда нәрсә буласын әйтеп булмый. Шулай да Иран, Мисыр һәм гарәп дәүләтләре хәзер безнең партнерлар булуы безнең өчен дә уңайлы, чөнки кино юнәлеше буенча да үзебезнең бер җәмгыятебез барлыкка килә. Казан кинофестивале безнең өчен ислам дөньясына “тәрәзә” булса, алар өчен ул Россия ягына таба салына торган “күпер”.
Ә прокатка килгәндә, быел безнең күп кенә фильмнар кинотеатрларда күрсәтелде. Әйтик, 1 декабрьдән массакүләм халык хозурына “Тарлан” киносы тәкъдим ителә башлады. Ул Галимҗан Ибраһимовның “Алмачуар” әсәренә нигезләнеп төшерелде. Рус телендә балалар өчен “Мишка” дигәне дә прокатка чыкты. Әле “Без кырык беренче ел балалары” дигән фильм белән дә эшлибез, аны Россиянең күп кенә төбәкләрендә күрсәтергә планлаштырдык. Әле бит безнең “Татарстан киносы көннәре” дигән проект та бар, аның нигезендә Татарстан картиналарын бөтен ил буенча сибелеп яшәүче татарлар карый ала. Бу гына түгел, Әзербайҗан, Казахстан һәм Үзбәкстанда да булдык, анда да фильмнарны бик яратып кабул иттеләр. 

—    Менә бездә татарча да, русча да кинолар төшерелә. Ә алар башкалар арасында сыйфаты буенча көндәшлек ясый аламы?
—    Безнең “Тарлан” дигән фильм Казахстан белән берлектә төшерелде, шуңа күрә дә аның сыйфаты башкарак дип әйтергә була. Яхшылардан саналган оператор Айдар Аспанов бездә эшләде, тавыш режиссеры алардан иде, өч актер Казахстаннан килде. Алардан өйрәнергә була, чөнки кино индустриясе әлеге илдә безнекенә караганда алдарак тора, Америка белән тыгыз хезмәттәшлек итәләр. Үзбәкстан белән берлектә төшерелгән “Сөмбел” фильмы да көндәшлек күрсәтә ала. Аны бөтен кинотеатрларында күрсәттеләр. Киноның продюсеры барлык хатын-кызларга бүләк тә ясады әле, 8 март көнне прокат бөтен Үзбәкстан буенча бушлай булды. Шул ук “Тарлан” фильмын Россиянең йөздән артык мәйданчыгында күрсәтәчәкбез, әлеге исемлектә илебезнең бик күп шәһәрләре бар. Сыйфаты булмаса, моны эшли алмас идек. Ул бит татар телендә генә түгел, рус телендә дә бар. Мондый кинолар белән эш иткәндә, шулай булырга тиеш тә. Татар классигын бөтен дөньяга күрсәтәсе килә икән, фильмның төрле телдә булуы мөһим. Мөһәммәт Мәһдиев, Галимҗан Ибраһимов, Әмирхан Еники кебек бөек шәхесләребезне төбәгенә яисә иленә туры китереп, аудиторияне җыярга кирәк. Әнә “Тарлан” фильмын Казахстан халкы өчен казах телендә дә эшләдек, әле инглизчә субтитрлысы да бар. Татар киносы тегеләй-болай булырга тиеш диләр. Тукайның китаплары бөтен дөньяга төрле телдә таралган вакытта, нишләп әле без фильмнарны күрсәтә алмыйбыз? Аудиторияне шулай гына киңәйтеп була. 

—    Татарстанда барысы да кино төшерә башлады кебек күренә. Ә чынлыкта кем генә моның белән ныклап шөгыльләнә ала? Бармак белән төртеп күрсәтә алырлык белгечләр бармы?
—    Республикабызда кинематографистлар берлеге бар, анда бүгенге көндә 56 кеше исәпләнә. Дөрес, аларның күбесе кино төшерми, индустриядә ныклап шөгыльләнүче бер унлап белгечне генә әйтергә була. Шуңа күрә дә безгә берләшергә кирәк. Менә карагыз, Татарстан икътисад ягыннан шундый төпле төбәк, барлык юнәлеш буенча алда барабыз, ә кино җитештерү инфраструктурасы юк. “Татаркино” прокат буенча берничә кинотеатр челтәре белән эшли, ярыйсы гына элемтәләр булдырдык. Районнардагы фильмнар күрсәтүче оешмалар белән дә елга берничә мәртәбә очрашып торабыз, киләсесе 12 декабрьдә узарга тиеш. Анда йөзгә якын белгеч килә һәм без барлык сорауларны уртага салып сөйләшәбез. Бу бик кирәкле һәм мөһим берләшү. Ә кино төшерү буенча бердәмлек юк, һәр режиссер үз мәнфәгатен генә кайгырта. Бүген әлеге юнәлештә эшләүче 5-6 кеше бар. Шунысын да әйтергә кирәк, шул ук Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлаган егет һәм кызлар Мәскәүгә, Санкт-Петербургка яисә бөтенләй чит илгә китү ягын карый, чөнки Татарстанда аларга үзләрен күрсәтү өчен инфраструктура булдырылмаган. Әгәр синең гаиләң, балаң бар икән, сиңа көн саен кино белән шөгыльләнү кирәк, елга яки ике елга бер фильм төшереп кенә ерак китеп булмый. Акча бирә торган эш көн саен чыгып торырга тиеш. Менә шушы белгечләрнең китүе кино юнәлешенә зур зыян сала, чөнки без аларны яңадан таба алмыйбыз. Ә кластерга килгәндә, моның буенча эш бара, әйтик, кино һәм телевидение буенча укыта торган махсус факультет бар. Анда режиссерлар, операторлар, продюсерлар әзерлиләр. Шул ук кайбер төбәкләр белән чагыштырганда бездә хәлләр әйбәтрәк, әмма, әйтик, Башкортостанда үзләренең киностудияләре бар, ә Татарстанда ул юк. Якутиядә кино төшерү өчен зур бер павильон төзелгән. Әлбәттә, фильмнар җитештерү өчен бирелә торган субсидияләр каралган, республикабызда ул нибары 8 миллион сумны тәшкил итә, шуның икесе генә тулы метражлысына бирелә. Бу акчага нинди сыйфатлы кино ясап булсын? Бу мәдәният министрлыгы тарафыннан бирелә торган субсидия турында сүз. Әле аерым кешеләр төрле юллар табып, әйтик, президентка мөрәҗәгать итә ала. Тулаем карасаң, кинога тотыла торган акчалар ярыйсы булырга мөмкин, әмма алар берләшмәгән, һәрберсе үзенчә маташа. Әйтик, Россиядә Кино фонды бар, шундый ук оешма Якутия белән Башкортостанда эшләп килә, бездә әлегә күренми. Бу мәсьәләне хәл итәргә кирәк, бәлки әлеге юнәлеш буенча махсус программа булдырсак, ул үсешкә китерә алыр. Андый документлар Красноярск крае белән Калининград өлкәсендә эшләп чыгарылган, уңай мисалларны кулланасы иде. Берәм-берәм кинога акча бирү дөрес түгел, ниндидер система булырга тиеш. 

—    Татар, Татарстан халкына нинди кино кирәк? Бездә төшерелгәннәре аларны җәлеп итәме?
—    Бу сорауга җавап бирү өчен Якутиядә ни өчен милли киноның популяр булуын аңларга кирәк. Анда барысы бергә бер милионга якын кеше яши, ә җирләре Россиянең өчтән бер өлешен алып тора. Моңа өстәп, төбәкнең Мәскәүдән бик ерак икәнлеген дә искәртергә кирәк. Менә шул үзәктән ераклык, аерым гына яшәүләре якут халкын үзен сакларга һәм үзаңын табарга этәрә. Аларда милләтне күрсәтә торган әйберләргә зур игътибар бирелә, ә кино моның өчен көчле инструмент булып тора. Әйтик, без татарлыгыбызны тоярга телибез икән, фильмнар аша бу хакта уйланырга мөмкин. Ә Татарстан илнең уртасында урнашкан һәм монда сайлау киң. Мин “Татаркинога” килгән чорда районнар буйлап йөрдем, шунда Актаныш һәм Әгерҗедә татар кинолары кирәклеге турында әйттеләр, ә күп кенә җирләрдә андый сүзләр ишетелмәде. Димәк, прокатка милли фильмны чыгарсак, Лениногорск кебек шәһәрләрдән шалтыратып, нигә кирәк бу безгә дия алалар. Татар халкы гомер-гомергә комедия һәм мелодрама яратты, аларга җыр-моң, музыка булсын, шуңа күрә дә республикадагы меңнән артык артистның һәрберсе үзенең тыңлаучысын таба. Ә кинога аларны күнектерергә кирәк. Әнә театрга йөри башладык бит, шыгрым тулы заллар була.

Реклама

—    Киноларыбызны яисә сериалларны карасак, халык авыл турындагыларын ярата кебек...
—    Килешәм, чөнки бу тема безнең үзаңыбызда, яшерен-батырын түгел, күбебез шуннан чыккан бит инде. Менә мин үземә максат куйдым: 10 татар классигының әсәре буенча кино төшерергә. Планны яздым, авторларның исемлеген төзедем. Менә хәзер шуның җидесе булды инде. Әлеге юл телевидениедә эшләгәндә Габдрахман Әбсәләмовның “Ак чәчәкләр” романын экранлаштырудан башланды. Шунысын аерым-ачык әйтергә була – әлеге авторларның сюжет эчендә һәрвакыт авыл тора. Ә “Әпипәгә” килсәк, аны без музыкаль комедия төшерергә теләк тугач, эшләп чыгардык. Әлеге продуктны бөтен Россия буенча яраттылар, аны төшерүгә тотылган акчаларны кайтармаса да, прокатта ярыйсы гына эшләде, чөнки анда җыр, музыка бар. 

—    Ә бу татар классикларының әсәрләрен экранлаштыру авыр түгелме?
—    Аларның иң зур проблемасы – кино өчен яраклы булмаулары. Әйтик, Мөһәммәд Мәһдиев ул күбрәк хис-тойгыларга корылган әсәр язган. Шундый ук хәл Әмирхан Еникидә күзәтелә. Аларның иҗат җимешләрендә кинога салырлык сюжет юк. Шуңа күрә дә татар классикларының әсәрләре буенча фильм төшерергә уйласак, бик яхшы сценарий кирәк, ә аны язучылар Татарстанда бик сирәк. Бу исемлеккә Мансур Гыйләҗев, Айсылу Хафизованы кертергә була, хәзер инде Айгөл Әхмәтгалиева матур гына кереп китте. 

—    Татар халкы прокаттагы кинога барамы соң әллә телевизордан карарга күнеккәнме?
—    Күнеккәннәр шул. Менә шуны гына әйтәм, без районнарга кино белән чыгабыз икән. “Кайчан телевизордан күрсәтәсез?” дип, сорыйлар. Ә бу проблема бит, Рәсим. Телевидение дигәндә, ТНВны күз алдында тотабыз. Алар безнең киноны алганнар иде, әмма аны кеше карамый торган вакытта төнлә эфирга куйганнар, чөнки хәзер үзләре дә сериаллар төшерә һәм прайм-таймда, әлбәттә, үзләренең фильмнарын күрсәтәләр. Бу Россиядә дә шулай ук, яхшы киноны төнгә куялар, сәясәте шундый инде. 

—    Безнең кино белән акча эшләр өчен ул нинди булырга тиеш?
—    Без монда аудиторияне бүлергә тиеш, чөнки араларында попкорн ашап, атыш-сугыш, машинада берсен-берсе куа торган персонажлар яратучылар күп. Фильмның нәрсә турында булуы хакында сорагач, алар җавабын да бирә алмый. Бездә бүген менә шушындый кинога өйрәнгән өч буын тәрбияләнде. Алар хәзер башка төрле кыйммәтләр белән яши, ватанпәрвәрлек, кече Ватан, гаилә, балалар кебек темаларны бөтенләй кабул итмиләр. Бу тамашачыга татар киносы кирәкми. Хәлне үзгәртү өчен тагын шул өч буынны яхшы сыйфатлы фильмнарга өйрәтү эшен бүген үк башлау мөһим. Менә ни өчен “Легенда №17” картинасы бик популяр булды? Аның уңышына карап, яңадан тагын спорт турында кинолар төшерделәр. Анда безнең команда, без дигән төшенчәләрне алга чыгардылар, аз булса да ватанпәрвәрлек дигән хисләр калган булган. Ә хәзер милли идея юк, кеше ни өчен яшәгәнлеген, кая омтылганын белми. 

—    Миләүшә Ләбибовна, ахырга четереклерәк сорауны калдырдым. Ни өчен татар фильмнары күбрәк телеспектакльне хәтерләтә?
—    Минемчә, татар кинематографиясе татар театры традицияләренә нигезләнгән, ул бездә бик көчле һәм төпле. 2024 елда без татар киносының 100 еллыгын бәйрәм итсәк тә, көн саен фильмнар төшерү белән шөгыльләнүнең бер гасырлык тәҗрибәсе юк. Беренче картина 1927 елда барлыкка килгән, без аның белән бик горурланабыз. Тик чын кино Татарстанда соңгы 15 елда гына барлыкка килде, һәм ул тулысы белән театр традицияләренә нигезләнгән. Актерлары да, режиссерлары да, хәтта, куючы рәссамнары да шул өлкәдән. Бездә кино өчен белгечләр әзерләүче уку йортлары юк, Казан мәдәният һәм сәнгать институтында шушы елларда гына бу юнәлеш буенча белем бирә башладылар. Дөрес, алар арасында актерлар юк, шуңа күрә дә кинодан кинога театр әһелләре күчеп йөри. Әмма үзенең спектакленнән тиз генә кадрга кереп китә алырдай белгечләр аз.

Әңгәмәдәш – Рәсим Хаҗиев

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: