16+

Шторм кисәтүе игълан ителде

Татарстанга салкыннар килүе сәбәпле шторм кисәтүе игълан ителде. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Татарстанга салкыннар килүе сәбәпле шторм кисәтүе игълан ителде. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Чәршәмбе – 15 май төне һәм иртәсендә республика территориясендә һавада һәм туфракта -2..-7 градуска кадәр (Казанда -2..-4 градуска кадәр) кырау төшүе көтелә.

Upd. (13.50): сишәмбегә каршы төндә төбәктә шулай ук кырау төшүе фаразланган иде, әмма ул кадәр үк көчле түгел – 0..-5 градуска кадәр.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, яңа атнаның беренче яртысында Татарстанда салкыннар көтелә, әмма аның икенче яртысыннан республикада +20 градуска кадәр җылытачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading