16+

Россиядә хәләл стандарты буенча эшләүче һәр бишенче производство Татарстанда урнашкан

Россия Федерациясе агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлауны үстерү федераль үзәге директоры Дмитрий Краснов Россия хәләл индустриясен үстерүгә керткән зур өлеше өчен Татарстанга рәхмәт белдерде.

Аның сүзләренчә, бүген Россиядә "Хәләл" стандартлары буенча эшләүче һәр бишенче производство Татарстанда урнашкан. “Хәләл продукциянең популярлыгы бөтен дөньяда үсә һәм халкы ислам динен тоткан илләрдә генә түгел. Бүген хәләл продукция бөтен дөньяда югары сыйфатлы продукция буларак кабул ителә, ул тәмле дә, куркынычсыз да, сәламәтлек өчен дә файдалы. Шуңа күрә Россиянең эчке базары һәм аграр продукция экспортын үстерү өчен хәләл производство зур потенциалга ия", - дип белдерде ул «Казан» агросәнәгать паркында «Kazan Halal Market» халыкара хәләл-ярминкәсе ачылышында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading