16+

«Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасы катнашучылары 100 мең сум өчен көрәшәчәк

15 майда «Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының Зур фестивале узачак. Гран-При өчен Татарстанның төрле районнарыннан 29 команда көч сынашачак.

15 майда «Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының Зур фестивале узачак. Гран-При өчен Татарстанның төрле районнарыннан 29 команда көч сынашачак.

Зур фестивальдә Гран-Придан һәм призлы урыннардан кала, «Иң яхшы актер», «Иң яхшы актриса, «Иң яхшы мәзәк», «Иң яхшы музыкаль номер», «Фестиваль ачылышы» номинацияләренең җиңүчеләре билгеләнәчәк.

Әлеге фестивальнең катнашучыларын «Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының җитәкчесе Рамил Агдеев, «ТНВ» телеканалының алып баручысы Айваз Садыров, юморист Җәвит Шакиров, җырчы Салават Фәтхетдинов бәяләячәк. Шулай ук чарада «Дышать» төркеме дә чыгыш ясаячак.

Искәртеп узыйк, «Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының Зур фестиваленең районнардагы сайлап алу этаплары 18 марттан 1 майга кадәр дәвам итте. «Әйдә ШаяРТ» редакторлары, Татарстанның һәрбер районына барып, катнашырга теләгән яшьләрне  КВНга укытып, имтихан уены үткәреп, Казанга җинүче командаларны чакырды.

Район этапларында җиңгән 29 команда Казанга Зур фестивальдә катнаша. Алар: «Нәмәкәй» (Актаныш районы), «Дилюс улы (Татфак)» (Казан), «Крәшеннәр» (Казан), «БСШ егетләре» (Балтач районы), «Студентлар каймагы» (Чүпрәле районы), «Медиклар» (Казан), «Шәпскийлар» (Теләче районы), «Әби-бабай оныклары» (Биектау районы), «Каймак» (Түбән Кама районы), «Изи» (Мамадыш районы), «Теге ни» (Казан), «Зәй кызлары» (Зәй районы), «Салкын чәй» (Буа районы), «Супер крәшеннәр» (Тукай районы), «Дөбер-шатыр» (Сарман районы), «Вак бәлеш» (Алабуга районы),  «Мишәрский колорит» (Әлмәт районы), «Өчпочмак» (Кама Тамагы), «Бизәкләр» (Менделеевск районы), «Кайнар сөт» (Чирмешән районы), «Бәй бәй рәкә» (Ютазы районы), «Урыссу татар яшьләре» (Ютазы районы),  «Дуслык» (Тәтеш районы),  «Күгәрчен текәләре» (Балык Бистәсе районы), «Үз туксаннары туксан» (Нурлат районы), «Торга алып килгәннәр» (Арча районы), «Мәзэә үзәк» (Азнакай  районы), «Булганнар» (Саба районы), «Стифлер җыелма командасы» (Яр Чаллы). Чара «Чулпан» мәдәният үзәгендә узачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading