“Театрда Наил Дунаев дигән артистның булуы зур бәхет. Аның кыяфәте Голливуд “йолдызлары” көнләшерлек. Сәхнәдә эшләгәндә аның кебек нечкә күңелле артист юк. Ул сәхнәдә күз яше белән елый торган бердәнбер ир-егет. Вакыйгаларны шундый ихлас кичерә ул”.
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев артистның 80 яшьлек юбилеенда үзенең рәхмәтен җиткергәндә әнә шулай дигән иде.
Мәскәүдәге Щепкин исемендәге театр училищесында укыганда ук, остазлары аның талантын күрә белгән. Шуңа күрә дә диплом спектаклендә Николай Дунаевка Тукай ролен тапшырулары очраклы түгел.
Казанга кайткач та, яшь актерлар ул спектакльне Габдулла Тукайның 75 еллыгы көннәрендә, Камал театры сәхнәсендә артистлар белән бергә кушылып уйный. Шул вакытта Тукайны уйнаган егетнең исеме дә Наилгә үзгәрә. Шушы көннәрдә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, республиканың М.Җәлил һәм Г.Тукай исемендәге бүләкләре (премияләре) иясе, профессор Наил Дунаевка 85 яшь тулды. Хатыны Татьяна Григорьевна (Мәдәният һәм сәнгать институты профессоры) белән бергә тату гомер кичерүләренә дә 60 ел вакыт узган. Бүген авыруларга бирешмичә, бер-берсенә терәк булып яши алар.
Без Наил Дунаев белән аның кайбер хатирәләрен яңарттык.
– Наил абый, уйналган рольләрегезне күздән кичергәндә ниләр турында уйланасыз?
– Үткәндә калган яшьлек елларымны искә алганда, уйнаган рольләрем искә төшә. Ул чаклар турында якты хатирәләр генә саклана. Режиссерлар тикмәгә генә тапшырмаган бит ул рольләрне. Театрда тоткан урыныңның ни дәрәҗәдә булуына инанасың.
– Нинди генә тискәре рольдә уйнасагыз да, образларыгыз нәфрәт уятмый.
– Образларымның тискәрелекләрен югалтмыйча, ягымлы якларын эзләдем. Тамашачының күңелен кайтармаска тырыштым. Әгәр тискәре образны якламасаң, аның чынлыгына, дөреслегенә инанмасаң, аңа кем ышансын?
─ Дистәдән артык пьесаны русчадан татар теленә тәрҗемә иткәнсез. Үзегезгә дә аларда уйнарга туры килдеме?
─ Гадәттә, безнең тамашачы тәрҗемә ителгән әсәрләрне бик яратып бетерми. Минем тәрҗемә буенча куелган спектакльләр сәхнәдә озак еллар барды. Үзем дә һәркайсында диярлек уйнадым.
─ Үзегез белән бергә Мәскәүдә укыган күренекле драматург Туфан Миңнуллин: “Синең тавышың да моңлы бит, Дунай. Әгәр вокал дәресләре алсаң, бүгенге “йолдызларны сүндерер идең”, ─ дип язган иде. Әмма сезне җырлы рольләрдә тамашачы күрмәде сыман.
─ Юк, андый рольләрем булмады минем. “Ак калфагым төшердем кулдан” спектаклендә аз гына җырларга туры килде. Туфан училищедагы музыка дәресләрендә җырлаганымны истә тотып әйткән ул сүзләрне.
─ Наил абый, сез бит әле педагог та. Артистлар арасында укыту эшенә теләсә кем алынмый. Сез аңа ничек тотындыгыз икән?
─ Бервакыт үзешчән театрда мин куйган спектакльне Марсель Сәлимҗанов күрде. Шунда ул миңа башта театр училищесында, аннары мәдәният һәм сәнгать институтында актерлык осталыгына укытырга тәкъдим итте. Анда 26 ел эшләдем. Педагог буларак югары уку йортында хезмәт куйганыма һич үкенмим.
─ Иҗатыгызга тәнкыйтьчеләр дә югары бәя биргән. Үзегезгә багышлап шигырьләр язылган. Әмма каләм остасы икәнегезне тамашачыларыгыз да белмидер әле. Бу сәләтегез кайдан?
─ Мин Зәй районының Түбән Биш авылы мәктәбендә укыдым. Шунда туган телгә, әдәбиятка, театрга мәхәббәтне Мәрвәрия Җиһаншина, Рина Садретдинова кебек укытучылар тәрбияләде.
─ Шундый укытучылардан белем алмасагыз, бер үк елда өч егет: сез, Рабит Батулла, Хәмзә Арсланов Мәскәүнең Щепкин исемендәге дәрәҗәле уку йортына барып кермәс идегез. Театрда сезнең төркем артистлары коллективта бер-берсе белән тату, үзара ярдәмчел булулары белән аерылып торды. Ул дуслыкның сере нидә икән?
─ Бер-беребезгә хөрмәт белән карадык. Барыбыз да диярлек тормышның ачысын-төчесен күп күргәнгә күрә, үзара шундый җылы мөнәсәбәт булгандыр, дип уйлыйм. Халыкның да җылы карашын тоеп яшәдек без.
─ Дусларыгыз, гомер буе шәп балыкчы буларак та мактап телгә ала. Яр буенда хыялларга бирелеп утырганда, әкияттәге алтын балыкны тотып, аннан нәрсәдер сорарга иде, дигән чакларыгыз булмадымы?
─ Мин алай хыялый түгел бит. Шәһәрдән читтә үскән авыл баласының артист булып дөнья гизүе үзе алтын балык биргән бүләк бит ул. Әгәр бүген алтын балык эләгә икән, аннан саулык, илебезгә иминлек сорар идем.
─ Наил абый, театр артистларын “телсез” калдырырлык сорау биреп буламы?
─ Була. Театр җитәкчеләре, һич көтмәгәндә, артистны кабинетларына чакырып, үзеннән: “Нинди роль уйнарга телисең?” – дип сорасалар, белмим кайсы артист кына үз аңында калыр икән?!
─ Шатлык нәрсә ул, сезнеңчә?
─ Җәй буе ял иткәннән соң труппаның яңа сезонга җыелган көне, хезмәттәшләр белән яңадан очрашу.
─ Күңелле мизгелләрегез...
─ Спектакль башланыр алдыннан, пәрдәнең теге ягында тамашачының гөж килүе. Бу гөжләү нәкъ умарта гөжләве – ул минем яшьлегем. (Безнең әти гомер буе умарта тотты. Шуңа күрә миңа бик якын ул). Аннары тамашачыларның спектакль тәмамлангач, дәррәү килеп алкышлаулары астында, әкрен генә театр пәрдәсенең ябылуы һәм шуннан соң туган тынлык.
Әңгәмәдәш ─ Люция Хәбибуллина.
Комментарийлар