Син бит мишәр кызы, диде миңа Роза ханым, бүлмәсенә килеп кереп, каршысына утыруга. Гәрчә 11 ел Казанда яшәү дәверендә сөйләмемдә инде «ч»лар, «ц»лар бетеп, шактый әдәби сөйләшсәм дә. Үзе дә мишәр кызы ул, Баулы ягыннан.
Мин мишәрләрне шундук таныйм, ди. Сүзем 40 елдан артык «Әкият» Татар дәүләт курчак театрында эшләгән һәм театрны җитәкләгән Роза Сәитнур кызы Яппарова хакында бара.
Нәсел җебе
Роза ханымның балачагы җиңел генә үтми. Аңа җиде яшь чагында әнисе үлеп китә. Бик зыялы, белемле, чибәр була Дилә ханым. Баулы белән Казан арасы ерак булмаса, бәлки ул да башкалага килеп, танылган шәхескә әверелер иде.
– Клубларда җыелышларда башкалар чыгыш ясаса, бик тыңламаганнар да. Ә әни чыгып басса, клубның эче тула торган булган. Ул бик яхшы оратор гына түгел, искиткеч чибәр дә. Бу хакта миңа 50ләп кешенең әйткәне бар. Кечкенә булсам да, әнинең театрда уйнаганын хәтерлим. Әти, мәктәп директоры булса да, сәхнәдә бер дә уйнамады. Ул бөтенләй икенче пландагы кеше: тарихчы, бик җитди, – дип искә ала Роза ханым әти-әнисен.
Аның бабасы да зыялы, белемле кеше була. Кайсы күмәк хуҗалык артта кала, аны шунда рәис итеп билгелиләр. Әмма аның да гомере озын булмый, 50 яшендә үлеп китә. Роза ханымга җитәкчелек итә белү сәләте бабасыннан да күчкәндер, күрәсең.
– Безнең өч мишәр авылы турында китап яздылар. Минем бабай Кызыл Ярда да эшләгән, Салих авылында да... Районда данлыклы рәис булган. Күрәсең, йөрәге авырта торган булган, чөнки әби 103 яшькә кадәр яшәде. Бөтен балалары өчен дә. Әнием – 32 дә, аның белән бертуган абый – 40та, әнинең бертуган апасы 56 яшьтә үлеп китте. Әни 18 яшьтә партиягә кергән һәм аны мәктәп директоры итеп куйганнар. Әти исә җиде ел фронтта була, – ди Роза ханым.
Сәитнур ага да хәлле гаиләдән була.
– Әтинең бабасы данлыклы кулак булган. Ул рус алпавытыннан җирләр алып эшкәртергә биргән. Бик бай саналган. Өйләре, мунчалары, келәтләре, умарталары, мал-туары булган. Документларда аны «раскулачивать» итәргә дип язылган. Әмма миңа әйткәннәре булмады. Әллә ул бетерелгән, әллә эләкмичә калган. Әтинең әтисе исә сугышта һәлак булган. Бабай сугышка киткәндә, әти корсакта калган, – ди нәселләре хакында әңгәмәдәшем.
Әнисез тормыш
Роза ханым кечкенәдән иркә кыз булып үсә. Аеруча да әнисе бик иркәли аны. Күрәсең, китәсен алдан ук сизенгәндер инде.
– Әни миңа атап шигырьләр дә язып калдырган. Үзенең үлемен алдан сизгәндер инде. Октябрьский дигән шәһәргә барганда, миңа гел яшелчә, җиләк-җимеш алып кайткан. Бер туганыбыз: «Җиде яшьтә калдың, шундый авыр тормышта үстең. Дилә сине бөтен витаминнарга баетып калдырды, шуңа авырмадың», – дия иде. Без Бөгелмәгә күчәргә тиеш булганбыз. Әни дә шунда дәваланган. Миңа, беренче сыйныфка керергә дип, мәктәп формалары тектергән. Мәктәпкә укырга керә, дип, мине, терелеп бетмәсә дә, хастаханәдән кайткан. Бу – 1956 ел. Әтинең дә үзенчә яхшылык эшлисе килгәндер инде. Әмма юлда әнинең хәле начарланган һәм алар Баулыда туктаган. Шимбә көн булгангамы, район үзәгендәге больницада дежур табиб табылмый. Әни исә якшәмбе иртән сәгать 6да вафат була, – дип искә алды ул авыр көннәрне Роза Сәитнур кызы.
Әнисе аңа багышлап язып калдырган сүзләрне дә бик яхшы хәтерли.
Йортларымнан чыгып киткән чакта
Тилмереп бер тутырып карадым.
Үз хәлләрем үземә мәгълүм иде –
Соңгы каравым дип санадым.
Китмәс идем мин дә мәңгелеккә,
Яшәр вакыт иде миңа да.
Гомер буе әрнеп үткәрергә
Мин калдырмас идем сиңа да.
Нишлим соң, язмыш шулай кушкач,
Каршы килә алмый берең дә.
Төн үткәрүләре үтә кыен –
Бик интегеп чыктым бүген дә.
Роза гөле — иң матур гөл бит ул,
Кемнәр генә аны яратмый!
Башка гөлләр тәмле хуш исләрен
Аның кебек читкә таратмый.
Шул гөл кебек матур булып,
Тормышыбыз алга китсен дип,
Үзем куштым, кызым, сиңа ул исемне
Безне үскәч, хөрмәт итсен дип.
Әнисенең аклы күлмәкләре
Күз алдыннан аның китмәсен.
Әтисеннән биздерми карагыз,
Ятим булып боегып үсмәсен...
«Гаилә бик күп түземлелек сорый»
Тормыш дәвам итә. Роза ханым үсеп буйга җитә, тормыш кора. Үзе дә ике кыз тәрбияли.
– Икесендә дә әтиләренең каны ага — IV төркем. Иптәшемә 74 яшь тулды, әле дә атнага ике тапкыр волейбол уйный. Кызлары да үзе кебек. Казанга күченеп килгәннән соң, бераз арысыннар дип, «Олимпия резервы мәктәбе»нә фигуралы шууга бирдек. Аларны йөртү бер дә җиңел булмады. Бозны хоккейчылардан бушаганнан соң гына бирәләр иде. Төнге 10-11дә өйгә кайткан вакытлар да булгалады, – ди Роза Сәитнур кызы.
Кызлар фигуралы шууга йөргәндә, Татар Дәүләт җыр һәм бию ансамбле каршында «Спутник» ансамбле ачыла һәм алар шунда шөгыльләнә башлый. Ә 6нчы сыйныфтан соң, әти-әниләреннән аерылып, Уфага хореография училищесына укырга керәләр. Үзе дә әнисез үскәч, кызларыннан аерылу бер дә җиңел булмый Роза ханымга. Әмма театрга директор итеп билгеләгәч, гаиләсенә дә вакыт калмый диярлек.
– Мин директор булганнан соң, алар Уфага укырга китте. Шуңа миңа көне-төне эштә булырга мөмкинлек туды. Шунсыз театрны күтәреп тә булмый. Эшеңне ярату кирәк. Училищены тәмамлагач, кызлар Казанда мәдәният һәм сәнгать институтында укыдылар. Шул чак минем өчен иң рәхәт вакыт булды. Чөнки өйдәге юу-җыю эшләре, ашарга пешерүләр — бар да алар өстендә. Үзем кырыс әни идем – яшермим. Төнге клублар, кичәләргә йөрү эләкмәде аларга. Эш һәм уку гына, – ди Роза ханым.
Кызлары Уфада укыганда, әни кеше сагына, билгеле, үзләрен. Бәхеткә, самолетка билет бәясе 15 сум гына була. Шуңа да бәйрәмнәр, озын яллар булса, кызлар Казанга кайтып йөри, алар кайта алмаганда, әниләре бара.
– Әгәр дә анда укырга кермәсәк, без тормышны бу кадәр өйрәнә алмаган булыр идек, диләр. Мин болай да аларны, әгәр кияүгә чыгасыгыз килә икән, ир белән торасыгыз килә икән, түзәргә, сабыр булырга кирәк, дип өйрәттем. Гаилә тормышы ул гади генә түгел, бик авыр хезмәт, дия идем. Гаилә белән тора алган кеше теләсә кайда җитәкче булып эшли ала. Эшкә йөрүгә караганда, гаилә тормышы күпкә авыррак. Миңа теге дөньядан гел әни ярдәм иткәндер инде, – ди ул, уңышларына сөенеп.
Иң зур уңыш
Хатын-кызга моның кадәр зур коллективны җитәкләү һәм шундый бина салдыру җиңел булмагандыр.
– Минем иң зур уңышым Россиядә дә булмаган театр бинасын төзетү булды. Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда да юктыр. Ул вакытта Зилә Вәлиева мәдәният министры иде. Ул ярдәм итте. Мине ишеткәне өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә, Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка рәхмәтлемен. Соңгы тапкыр Дәүләт Советында елый-елый чыгыш ясадым, – ди театр директоры.
Ул – бөтен күңеле белән әлеге эшкә бирелгән кеше. Беренче карашка бик кырыс, таләпчән кебек. Хәер, бөтен мишәр кызлары да шундыйрак хис тудыра башта. Әмма бик ачык күңелле, аралашучан ханым. Мин дә башта шикләнебрәк, әңгәмәбез барып чыгармы икән, дип, куркыбрак кергән идем. Әмма ике сәгать вакыт үтеп киткәнен сизмәгәнмен дә. Эше турында сөйләгәндә, аның күзләре яна башлый!
– Театр бинасы балаларны үзенә гашыйк итәргә тиеш! Элек безгә өч яшьтән йөриләр иде, хәзер исә ун айлык тамашачыларны да кабул итә алабыз. Балалар иң беренче әдәби сүзне, музыканы театрда ишетә, рәссам эшен күрә. Безгә килгәндә, аларның күңеле ак кәгазь бите сыман. Ул биткә нәрсә язуыбыз, театр сәнгатенә гашыйк итүебез бары бездән генә тора.
Үзе эшләмәгән эш өчен мактауларын яратмый ул. Әмма иҗади төркемне кирәкле юлга юнәлдерү, киңәш бирү аның бурычы булуын да онытмый. Онытмый дигәннән, Роза ханымның хәтере искиткеч яхшы! Озын-озын шигырьләрне күз дә йоммый сөйли ул һәм замана белән бергә атларга тырыша.
– Күптән түгел безнең театрда «Әлфия» спектакле чыкты. Балалар өчен тамашалар күп, ә менә олы тамашачыларыбызга карарлык спектакль юк иде һәм менә Илгиз Зәйниев аны сәхнәгә чыгарды. Зур курчаклар белән элек без юбилейларда чыгыш ясый идек. Әле дә хәтерлим, Марсель Сәлимҗанов юбилеена Уитни Хьюстон курчагын ясап, режиссерны котлаган идек. Башкалар чыгыш ясаганда, тамашачылар бик сүлпән генә кул чабып утырды. Безнең курчак күренүгә, зал җанланып китте. Барысы да курчакка кул чапты. Финляндиянең Иисалми шәһәре мэры дә зур курчакларыбыз белән фотога төшеп, безне газеталарга бастырганнар иде, – ди «Әкият» җитәкчесе.
Курчак театрында кыенлыклар, проблемалар да җитәрлек, билгеле. Беренче чиратта академия театрларына грантлар бирелә. Ә безнең театрда нәкъ олылар театрындагы кебек актерлар, техник состав, башка төр хезмәткәрләр эшли.
– Хәзер финанслау яхшырак, билгеле. Берсендә мине: «Ник рус телендә Чыршы бәйрәмнәре уйныйсыз?» – дип тәнкыйтьләгәннәр иде. Безнең театрда рус һәм татар труппалары эшли, бүгенге көндә 33 артист (икесе декрет ялында). Әмма аларны яшәтер өчен акча, яхшы хезмәт хакы түләү кирәк, ә бит күбесендә – ипотека. Директор буларак, ихтыяҗ булган әйбер күрсәтәбез. Әгәр татарча карарга теләгән тамашачы бар икән, анысын да уйныйбыз. Балалар театрларына гына түгел, балалар журналларына да, газеталарына да икенче пландагы итеп карау бар шул. Ә репертуарлы театр тоту ул бик кыйммәт һәм андый әйбер безнең илдә генә бар, – ди директор ханым.
«Әкият» театрында 56лап спектакль уйнала. Шуларның ике дистәгә якыны – татар телендә. Тик татарларда электән курчак уйнау гадәте булмагангамы, татарча курчак спектакльләренә дә җәлеп итү хәзер дә кыен. Өстәвенә, татар телен өйрәнү белән килеп туган вазгыятьтә. Шулай да «әкият»леләр бирешми, ел саен 40 миллион сумлап акча эшли. Монда, билгеле, Роза Яппарованың өлеше зур!
Лилия Локманова
Комментарийлар