Октябрь аенда Шәүкәт Биктимеровның тууына 95 ел тула.
Үзенең таланты, башкарган рольләре белән тамашачыны сокландырып яшәгән артист бүген дә күз алдыннан китми.
СССРның һәм Татарстанның халык артисты, республиканың Тукай һәм Россиянең Станиславский исемендәге дәүләт бүләкләре иясе Шәүкәт Биктимеров халык күңелендә үлемсез Әлмәндәр булып яши. Үзе дә 2008 елда бүләк итеп биргән әлеге фотосы артына изге теләкләр язганнан соң: “Әлмәндәр бабай – Шәүкәт Биктимеров”, – дип язып куйган.
Шәүкәт абый нинди күренекле, олы зат булуына карамастан, тормышта гади, кече күңелле, кешелекле булды. Аның белән сөйләшеп утыру үзе бер гомер иде. Бер сөйләшүебездә, үзенең роле хакында: “Сакал ябыштырып кына Әлмәндәрне яшьләрдән уйнатып булмый”, – дигән иде. Тискәре рольләрне дә яратып башкарды ул. Гастрольләр вакытында, “Әни килде” спектаклен уйнаган чакта, бер әбинең үзенә таш ыргытуын да көлә-көлә сөйләгәне истә.
– Минем вакыт заяга узмады, үкенерлек гамәлләр кылмадым. Гомеремнең аерым мизгелен генә түгел, бөтен тормышымны башыннан ук кире кайтарып, рәхәтләнеп яшәр идем”, – ди торган иде артист.
Без аның кызы Гүзәл Гыймранова белән әтисе турында хатирәләрен күңелдә яңарттык. – Гүзәл ханым, артист балаларының театрда үсүе гадәти күренеш. Бала чагыгызда сезнең театр белән дуслыгыгыз ничегрәк булды? – Кечкенә чакта әти-әни энем Искәндәр белән театрга еш йөрүебезне теләмәделәр. Үз юлларыннан китмәсеннәр, дип тырыштылар. (Әни белән әти театр училищесында бер группада укыганнар. Әни ике генә ел артист булып эшләгән, аннары Мәскәү мәдәният институтын тәмамлап, китапханәдә эшләде). Без барыбер әти уйнаган спектакльләрне карап бардык.
– Беренче мәртәбә әтиегез уйнаган спектакльне ничә яшьләрдә карадыгыз икән? – Миңа ул чакта өч-дүрт яшьләр генә булган. Шуңа күрә хәтерләп җиткермим. Әни сөйләве буенча, сәхнәдә әтигә мылтыктан ату күренешендә: “Минем әтигә атмагыз!” – дип кычкырып җибәргәнмен.
– Сәхнәдә төрле образларга кергән әтиегез гаиләдә нинди кеше булды? Аның яраткан шөгыльләрен әйтә аласызмы? – Ул безгә беркайчан да кисәтү ясамады, ачуланмады, кул күтәрмәде. Безнең янда утырырга вакыты да аз булды аның. Әти өчен беренче урында эш иде. Безгә дә һәрвакыт эшләргә кирәклеген искәртеп торды. Әни белән икесе бертуктаусыз эшләсәләр дә, гаиләдә акча җитмәгән чаклар еш булды. Әти белән әни бер-берсен яратып яшәделәр. Ул өйдә булганда пешерергә, өй җыештырырга яратты. Тәмле итеп пылау, борщ пешерде. Гөмбә җыю, балык тоту аның яраткан шөгыле иде. Яз көне яшелчә үсентеләрен һәрвакыт үзе утыртты.
– Әтиегезнең тормышта нәрсәгә дә булса үкенгән мизгелләре булдымы икән? – Әни безнең арадан китеп баргач, ул бик ямансулады. Театрдан да китәргә мәҗбүр булды. Әти эштән китүне бик авыр кичерде. Сәхнәдә роленең сүзләре онытылудан курыкты ул. “Их, мин җүләр булганмын, гаиләгә, балаларга күбрәк игътибар бирәсе калган”, – дип үкенгән чакларын хәтерлим әле.
– Театрда артистлардан якын дуслары кемнәр булды? – Әти бөтен артистлар белән яхшы мөгамәләдә иде. Ирек Баһманов, Әнвәр Гобәйдуллин белән дус булды. Әти эшләми башлагач та, Әсхәт Хисмәтов аның янына еш кереп хәлен белешеп торды. Театрда да, республика җитәкчеләре дә кадерен белделәр.
– Шәүкәт абый уйнаган “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклен караганда нинди хисләр кичерә идегез? Әгәр театрда бүген шул спектакль сәхнәләштерелсә, Әлмәндәр ролендә кайсы артистның уйнавын күз алдына китерәсез? – Мин ул спектакльдә әтинең уйнаганын күргәч, ни өчендер елап утыра идем. Бәлки Әҗәл Әлмәндәрне алып китәргә килгәнгәдер. Аның уйнавы да тормышчан иде бит. Кечкенә чакта һәрвакыт: “Минем әти иң матур артист”, – дип йөри идем. Нәрсә генә әйтсәләр дә, әтидән соң бер кешене дә ул рольдә күз алдына китерә алмыйм. Ул театрда гына түгел, халык күңелендә Әлмәндәр булып калды.
– Шәүкәт абый ничек итеп тамашачыны яраттыра алган, дип уйлыйсыз? – Аның энергиясе бик көчле иде. Хәтта кулындагы сәгате, ул тоткан техника җиһазлары һәрвакыт ватыла торган иде.
– Татарча матур гына сөйләшәсез. Шәүкәт абый гаиләдә татарча сөйләшүне максат итеп куймадымы? – Искәндәр белән икебез дә 18нче мәктәптә укыдык. Шәһәрдәге иң яхшы белем йорты булып санала иде ул. Әти безгә: “Өйдә татарча гына сөйләшергә”, – дигән таләп куймады. Милли җанлы булып үсүебезгә әтиебезнең театрда эшләве сәбәпче булгандыр.
– Сез мәктәптә укыганда ук Шәүкәт Биктимеров танылган артист булган. Күренекле артист балаларына укытучыларның мөнәсәбәте ничегрәк булды? – Безнең мәктәптә татар укытучылары аз иде. Аннары күбесе җитәкче, танылган кешеләрнең балалары булгач, аерып караганнарын хәтерләмим.
– Әтиегез нинди һөнәр сайлавыгызны теләде? – Мин элекке Ленинград дәүләт университетында белем алдым. Әти минем педагог булуымны хуплады. “Минем әти юлыннан китәсең”, – ди торган иде. Аның әтисе заманында Кызыл Байрак орденына ия булган укытучы бит. Мин университетта көнчыгыш телләре факультетында гарәп, амхар (Ефиопиядәге дәүләт теле), инглиз телләре өйрәндем. Өч ел аспирантурада укыдым.
– Хезмәт юлыгыз кайда башланды? – Казанга кайтуга, башта эш таба алмадым. Аннары “Вакууммаш” фәнни-тикшеренү институтына тәрҗемәче булып урнаштым. Шунда эшләп йөргәндә, Ренат исемле егеткә (инженер-конструктор) кияүгә чыктым. Аннан соң төзелеш- архитектура институтында инглиз теле укытып, шуннан лаеклы ялга киттем.
– Балаларыгыз кайсы юлны сайлады? – Олы улыбыз Айдар элекке химия-технология институтын тәмамлады. Икенче улыбыз Искәндәр төзелеш-архитектура институтында белем алды.
– Энегез Искәндәр – отставкадагы подполковник. Аның балалары нинди һөнәр ияләре? – Аның олы кызы Ксения – пединститутның инглиз теле һәм психология бүлегендә, икенчесе Диана – мәдәният һәм сәнгать институтында укыды. Безнең дүрт, Искәндәрнең ике оныгы бар.
– Шәүкәт абый СССРның халык артисты, СССР Югары Совет депутаты булган кеше. Вакытында үз дәрәҗәләреннән файдаландымы? – Депутат буларак, әти күп кешеләргә ярдәм итте, тик үзе өчен сорарга кыймый иде ул.
– Әгәр үзе исән булса, бүген шәһәрдә туып-үскән кызының авылда яшәвенә сокланыр иде ул. Авыл сезне ничек үзенә тартты? – Балачакта каникул вакытында мине авылга алып кайтканнар иде. Шунда бик яратып кайттым. Әти безгә һәрвакыт: “Үзегез исән-сау булганда безнең нигезне ташламагыз”, – ди торган иде. Аның бабасы да Олы Миңгәрдә указлы мулла булган. Аларның нәселе укымышлы. Миңа әти туып үскән йорт көч бирә, рухландыра. Без аның янәшәсендә йорт салдык. Шунда яшибез, яшелчә, җиләк-җимеш үстерәбез. Авылның бер урамына Шәүкәт Биктимеров исеме бирелде. Мәктәптә әтинең музее бар. Без аның исеме мәңгеләштерелүе белән горурланабыз.
– Шәүкәт Биктимеров исеме башкалабыздагы берәр урамга да бирелергә тиештер бит. – Әтине аңа лаектыр, дип саныйм.
Әңгәмәдәш – Люция Хәбибуллина.
Комментарийлар