16+

Театр һәм кино артисты, «Зө-Ләй-Лә» төркеме җырчысы Зөлфия Вәлиева: «Бүген миннән әйбәт пешекче чыгар иде»

Бүген ул иҗади эшендә кайнап яши. Спектакльләрдә уйный, кинода төшә һәм укыта да. Театр һәм кино артисты, Россия кинематографистлар союзы берлегенең әгъзасы, «Зө-Ләй-Лә» төркеме җырчысы Зөлфия Вәлиевага күптән түгел генә Татарстанның халык артисты дигән мәртәбәле исем бирелде. 

Театр һәм кино артисты, «Зө-Ләй-Лә» төркеме җырчысы Зөлфия Вәлиева:  «Бүген миннән әйбәт пешекче чыгар иде»

Бүген ул иҗади эшендә кайнап яши. Спектакльләрдә уйный, кинода төшә һәм укыта да. Театр һәм кино артисты, Россия кинематографистлар союзы берлегенең әгъзасы, «Зө-Ләй-Лә» төркеме җырчысы Зөлфия Вәлиевага күптән түгел генә Татарстанның халык артисты дигән мәртәбәле исем бирелде. 

– Зөлфия апа, кечкенәдән артист булу хыялы бар идеме?
– Үземне төрле өлкәләрдә сынап карарга тели идем. Әйтик, укытучы, чәчтараш, артист, рәссам, миллиционер һәм иң зур хыялым – опера җырчысы булу. Тормышта исә артист булдым, ә бүген миннән әйбәт пешекче дә чыгар иде дип уйлыйм. Яраткан эшне башкарганда энергия килеп тора, дип әйтәләр бит. Минем дә ашарга пешергәндә нәкъ шулай. Бәлки бөтен эшне ташлап, пешекчелеккә күчәргә кирәктер (көлә).

– Сәнгать юлына кереп китәргә кем этәргеч булды?
– Безнең өйдә гел кунаклар җыела иде. Әти баянда уйнап, әни аңа кушылып җырлап, татар халык көйләрен башкарып утыралар. Шунда кинәт миңа күчәләр дә: «Зөлфия, шулай-шулай кыланып күрсәт әле», – дип әйтәләр иде. Биш яшь булгандыр, тик бүгенгедәй хәтеремдә: мин уйныйм, ә миңа көлә-көлә кул чабалар. Кешенең күңелен күрү, алкышлардан рәхәтлек тою мизгеле истә калган.

– Соңгы вакытта күбрәк кинода төшүгә игътибар бирәсез кебек. Элек күбрәк җырлый идегез.
– Дөресен әйткәндә, мин – начар җырчы. Минем әллә ни зур талантым да, тавышым да юк. Үземне күбрәк рояль артында утырып, автор-башкаручы буларак күзаллыйм. Икенче тапкыр бәбигә узганда, без «Төн яна учакта» дигән спектакльне чыгарган идек. Анда җитди сәхнәдә бер күренеш вакытында тавышка көч китереп, тавыш ярысы параличланды. Театрдан чыгарырлар дип, аның турында хәтта әйтергә дә куркып йөрдем. Ә хәзер кызыма – 10 яшь. Тавышым әз генә кире кайтса да, тик барыбер җырларга читенрәк. Шуңа да үземне гел драма артисты итеп санадым.

– Иҗат көчен каян аласыз?
– Соңгы елларда бертуктаусыз иҗат эшләрендә кайныйм. Бер көнне Екатеринбург шәһәрендә «Исәнмесез» киносын күрсәттеләр. Үзем сәхнәдә спектакльдә уйныйм. Бельгиядә исә тамашачылар «Әпипә» фильмын караган икән. Бер үк вакытта дөньяның төрле җирендә өч төрле  рольне башкарганмын, Аллаһка шөкер!
Гомумән, нинди генә эшкә тотынсам да, аңа гел иҗади яктан карыйм: бер җирдә булмаса, ул барыбер икенче яктан чишмә кебек бәреп чыга. Шулай итеп, җитәкчелегемдә бүген ике балалар студиясе уңышлы гына эшләп килә: 6нчы гимназиядәге «Манзара» театры һәм икенчесе – Татарстанның атказанган артисты Миләүшә Шәйхетдинова белән берлектә җитәкли торган «Без театр» балалар студиясе.

– Димәк, укытучы хыялын да тормышка ашырдыгыз...
– Менә дүрт ай дәвамында «Хәрәкәттә – бәрәкәт» һәм «Сөйлә» дигән проект кысаларында без – театр артистлары, алып баручылары, хореографлар мәктәп укучыларына татар телендә бию хәрәкәтләре һәм сөйләм осталыгы буенча 20 дәрес укыттык. Аның нәтиҗәсе буларак, зур йомгаклау чарасы узды. Проектны дәвам итерләр дип өметләнәм, чөнки сәхнәдә рольләр башкару аша балаларның телләре шомара, камилләшә. Хәзер бит чит илдәге уку йортларында драма дәресләре дә бар. Милли телебезне күтәрер өчен, һәр мәктәптә шундый театр түгәрәкләре ачылсын иде. Хыялларымның берсе бу.

– Зөлфия апа, балаларыгыз да иҗатка якынмы?
– Кәрим «Ворлдскиллс»та космик системалар инженериясе компетенциясендә катнашып, Татарстанга зур җиңү китерде – алар Россия буенча бронза медален яулады. Башта ул ярты ел буе КНИТУ-КАИда белем алды, ә хәзер Казан дәүләт аграр университетында укый, әтисе кебек утлар куя, сәхнәне яктырта. Латыйфага – 10 яшь. Аны пешерү, чигү һәм рәсем ясау кызыксындыра. Шулай ук ул фортепианода уйный, кайвакыт шигъри бәйгеләрдә катнаша, берара биюгә дә йөреп алган иде. Кызымның тавышы да бик көчле. Корсаклы чакта, тавышымны югалтканда, бала шулай тавышымны алган микән дип тә уйлап куйган идем. 

– Бик күп фильмнарда төшәсез, укытасыз да. Гаиләгә вакыт каламы?
– Рольсез утыруыма башта борчыла идем, тик соңыннан шундый нәтиҗәгә килдем: ул бит миңа Аллаһы Тәгаләдән балаларымны үстерергә дип бирелгән вакыт. Беләсеңме, актриса Виктория Толстогановадан бер фикер ишеттем: «Рольләрне режиссер дә бирми, аны хәтта актер да сайлап алмый. Роль бары тик үзе артистны таба һәм ул аңардан курка да». Мин ничек уйнармын икән диеп йөргән сыман, образ да шулай шүрләбрәк, сак кына яныбызда йөри икән. Менә «Ядәч! Исемдә!»дә уйнаган ролем нәкъ үзе мине тапкан сыман. 

– Алайса Римма-Рамон роле образ гына түгел инде?
– Мин 90нчы елларда формалашкан шәхес, шуңа да Казандагы бөтен вакыйгаларны, группировкаларны күзәтеп, аларны исемдә тоттым. Шулай утыз ел үтүгә карамастан, бирелгән роль өстендә эшли башлагач, бөтенесе калкып чыга башлады. Бу бер галәмәт булды – сүзләре, җаргоннары, киемнәре, күз карашлары, чәчләре – барысы да теге вакыттагы сыман чыкты.  
Сүз дә юк, 90нчы елларда яшәгән 18 яшьлек кыз һәм бүгенге 48 яшьлек Зөлфия ханым – алар капма-каршы булса да, икесенең дә үзәгендә ниндидер куркак кыз-бала яши. Яшь чагымда дөньяны явыз дип күрә идем, сакланырга кирәклеген аңлап яши идем, ә хәзер киресенчә – дөнья шундый матур, ул сине ярата һәм зур-зур мөмкинчелекләр тудыра дип уйлыйм. Тик барыбер кайвакыт берәр почмакка сыенып, үксеп елап аласы килә. Бу хатын-кыз табигатедер инде. 

– Гаиләдә ничә бала үстегез? 
– Без өчәү идек. Мин – иң олысы. Әти-әни гел эштә булганга күрә, әби белән үстем. Шуңа да күңелемдә булган матурлык, осталык әбиемнән күчте дип әйтә алам. Әле дә хәтеремдә: аның миңа теккән бизәкле матур-матур күлмәкләрен кигәч, хәтта мәктәптәге вахтер апалар да мине әйләндереп, шулхәтле күп мактау сүзләрен әйткән иде. Өстәвенә, пешерергә, бәйләргә, дога укырга да, аерым алганда, гарәп хәрефләренә – барысына да ул мине өйрәтте. Шулай итеп, шәһәр баласы булсам да, телне саклап калдым. 
Әбиемне югалтуны авыр кичердем, ләкин миңа Аллаһы Тәгалә ирем Тәлгатьне җибәрде. Кайвакыт аның кочагына кереп, елыйм да, ул: «Булдымы?» – диеп сорап, бер “пәп” иткәч, тормыш тагын да матур бизәкләргә әверелә, яшисе килә!

– Иҗат сезне елатамы?
– Сәхнә теле буенча укытучым, Татарстанның атказанган артисты Флюра апа Хәмитова заманында «Сүнгән йолдызлар» драмасында Сәрвәр ролен бик шәп кенә уйнап башкарган иде. Тик аңардан да көчлерәк Сәрвәр ролен башкаручы булмаган. 
Менә дәресләрнең берсендә ул безгә сулыш алып, басып торырга кушты да, кинәт миңа: «Син Сәрвәрне уйнарсыңдыр», – дип әйтте. Биш елдан соң аның сүзләре дөрес булып чыкты. Флюра ханымны «Сүнгән йолдызлар» премьерасына чакыргач, ул миңа бик бирелеп уйнамаска кушты: «Менә Шаляпинны укы. Ул: «Үзең сәхнәдә еламыйча да, тамашачыны елатырга мөмкин», – дип әйткән”, – ди. Тик барыбер рольләремне башкарганда, тамашачыга хисләремне җиткерер өчен, чын-чынлап елыйм.

– Сезнең өчен бәхет нәрсә ул?
– Бәхетле булыр өчен бәхетсез булудан туктарга гына кирәк.  Кәефем әйбәт, һава торышы да шәп. Яраткан театрыбызда сөйләшеп утырабыз. Димәк, нәкъ менә шушы мизгелдә яшәргә кирәк. Әйе, тормышта гел нәрсәдер җитми диеп ялгышып йөрибез. Ягъни, читтән килеп сине кемдер бәхетле итә икән дигән фикер дөрес түгел. Әгәр дә үткәннәрне онытып,  карашларыңны киләчәккә юнәлтеп, гадәтләреңне үзгәртә башлыйсың икән, кайсы тормышны кузаллыйсың, шунысы булыр. Мин дә Тәлгать белән тулай торакта яшәгәндә, бөтен хыялларны дәфтәргә яза идем. Ул бүген үк чынга ашыр дигән сүз түгел. Тик барыбер егерме елдан соң да, ул дәфтәрне табып кулыма алгач, чыннан да, хыялларымның күбесе чынга ашуын аңладым. Мин әле хәзер дә хыялланам.

Диана Карпова.

Язмага реакция белдерегез

11

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading