Татарстанның халык артисты, Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры актрисасы Халидә Сөнгатуллина тормышында киеренке мизгелләр күп булган.
Аларны искә алган саен, күзләре яшьләнде аның. Үзенә карата таләпчән, гадел, нечкә күңелле – Халидә ханым шундый тәэсир калдырды.
– Халидә ханым, әти-әниләрегез турында сөйләшик әле. Сез сигез балалы гаиләдә үскәнсез. Барыгызны да аякка бастырырга да кирәк бит әле...
– Сигез балалы гаиләдә иң төпчеге идем. Без – дүрт малай, дүрт кыз үстек. Әнкәй бик сабыр, эшчән кеше булды. Аның кулы да шифалы иде. Ул мине 43 яшендә тапкан. Мин дөньяга килгәннән соң, күкрәгенә операция ясаткан. Әни йөкле булуын белгәч, икеләнеп калган. Болай да җиде бала булган бит. Әти: “Балага узгансың икән, табасың”, – дигән. Әткәйнең язмышы җиңелләрдән түгел. Аңа 11 яшендә үк бер аягын кистерергә туры килгән. Әткәй үскән чор репрессия, ачлык вакытлары бит. Аны әти-әниләре Свердлау тимер юл вокзалында калдырып киткәннәр. Әткәй урамда үскән, кайда эләгә шунда йоклап, нәрсә бар шуны ашап көн күргән. Шунда салкын тидергән. Әти гаиләсе турында сөйләргә яратмады. Сораша башлагач, гел елый иде. Әткәйнең күз яшьләрен күрү безгә дә кыен булды. Соңгы көннәренә кадәр ни өчен вокзалда калдырганнарын аңламады, өзгәләнде. Әтинең бер аягы булмаса да, кулыннан эш килә иде. Дөрес әйтәсең, сигез баланы ничектер аякка бастырырга да кирәк бит. Әткәй өйләр сала иде. Аның биленә бәйләп бүрәнәләрне өскә күтәргәне хәзер дә күз алдыннан китми. Урманда агачлар да утыртты, төзелешкә дә йөрде. Әти аягына үзе агачтан протез ясап киде, әни әткәй өчен махсус оекбаш бәйләп торды. Әткәйне еш кына агачлар алып кайтырга да җибәрәләр иде. Нишләп аны шулай җафалаганнардыр, аяклары бөтенләй уелып беткән була иде. Кайбер кешеләргә карыйм да аяклары да, куллары да бар, тик ялкаулыкка бирешәләр, хәмер коллары булалар. Кызганыч, бу безнең гаиләбезне дә читләп үтмәде шул. Әткәй-әнкәйне искә төшергән саен күз яшьләремне тыя алмыйм. Берсендә авылга кайткач, әти белән урманга киттек. Ул миңа үзе утырткан агачларны күрсәтеп калды. Бер елдан соң бакыйлыкка күчте...
– Авылда үскәннәрнең балачагы эшләп үтә. Сезнең дә шулай булдымы?
– Мин 7-8 сыйныфларда укыганда әти-әни умарталарны карау өчен урманга киттеләр. Март ахырыннан алып октябрьгә кадәр алар шунда булдылар. Абый-апалар чыгып киткән иде инде, мин төп нигезебездә берүзем калдым. Мал-туарларбыз җитәрлек иде. Дөресен әйткәндә, мәктәптә күңел биреп укымадым. Төп кайгым: сыер саву, тавыкларны карау, өйне тәртиптә тоту иде. Өйдә үзем генә калырга бик курыктым. Бала-чагалар үзем генә яшәүне белеп, кызык ясарга тырышканнар. Берсендә тәрәзәгә шак-шок бәргәләделәр, карасам нәкъ тәрәзә янында кып-кызыл ике күзле әйбер тора. Котым алынды. Шул хәлләрдән соң өйгә кергәч бөтен җирне карап чыга башладым. Төн кунарга әти-әниләр янына умартачылыкка барып, таң белән кире авылга кайтып, мәктәпкә китә торган булдым. Хәзер дә авыл йортында берүзем калырга куркам.
– Сез заводларда да эшләп алгансыз икән. Театрга ничек эләктегез соң?
– 8 нче сыйныфны тәмамлагач, апа янына Иваново фабрикасына тукучы булып эшләргә киттем. Чын күңелдән яратып эшләдем. Әле фабрикадан киткәч тә, шул станоклар белән саташып йөрдем. Иртәнге биштә станокларны кабызып җибәрә идем. План үтәп, үрнәк эшче буласы килде. Без тулай торакта 24 кыз идек. Бервакыт ялдан килүемә бүлмәбезгә кергән идем, бер үзем калганмын. Кызлар кайсы кайда таралышып беткәннәр. Бик ямансу булды, рәхәтләнеп еладым да, эштән киттем. Аннан Уфада заводка токарь булып урнаштым. Ә театр белән юлларым Нефтекамск шәһәрендә әле дә баягы шул заводка эшкә урнашкач кисеште. Биергә ярата идем, кичәләрдә биюемне күреп алып, бию түгәрәкләре алып барырга тәкъдим иттеләр. Шуннан соң халык театрына чакыру килде. Мин тәҗрибәле артистлар янында бала-чага идем инде. Башта массовкада чыгыш ясадым, аннан рольләр бирә башладылар. Әле бит фабрикага эшкә дә йөрим, кичен спектакльләр. Бервакыт театрга бармас өчен шкаф эченә кереп качып та утырдым. Ахыр чиктә режиссерыбыз Марс абый эзләп килгән: “Чык, Халидә. Нишләп утырасың инде анда?” – дип театрга алып киткәннәре хәтеремдә. Халык театрында саллы гына тәҗрибә тупланды. Шулвакыт: “Сиңа укырга кирәк”, – диделәр. Мәдәният институтына имтиханнарга әзерләнеп килдем. Беренчесен - “5”кә тапшырдым, ә икенчесен - йоклап калганмын. Укырга керә алмыйча калдым. Филармониягә барып карадым, анда да эшкә аласылар иде. Әмма заводтан җибәрмәделәр. Фәрит абый Хәбибуллин (Кариев театрына нигез салучы) шалтыратып мине яшь тамашачылар студиясенә эшкә чакырды. Ул вакытта Казан-Нефтекамск юлын шактый таптарга туры ки%
– Халидә апа, яшьләр театрының репертуары гел үзгә булды. Классик әсәрләрне дә еш яңартып чыгарасыз. Сез моңа нинди карашта?
– Яшьләр театры тамашачыга сайлап алу мөмкинлеге бирә. Яңа алымнарыбыз да, миллилегебез дә, фикеребез дә бар. Күп кенә яшь режиссерлар белән дә эшлибез, аларга да иҗат итәргә мәйданчык кирәк. Барыбер яшьләр башка төрле фикер йөртә, шуңа кайвакыт классик әсәрләрне заманлаштыргач, өлкән буын тамашачысы кабул итеп бетермәскә мөмкин. Бу аеруча милли әсәрләргә кагыла. Тамашачылар аларны ничек бар, шулай күрергә тели. Әлбәттә, театр сәнгате алга барырга тиеш. Әмма милли әсәрләр - үз чорыныкы булып калырга тиештер. Актер буларак күп вакыт алтын урталыкны табарга тырышып эшлисең. Мин сәхнәдә уйнарга тырышмыйм. Сәхнәдә тормышта булган хисләремне кире кайтарып яшим. Тормышта тойган хисләрне рольгә кертеп кенә җибәрәм. Сәхибҗамал Волжская ролендә дә уйнамыйм, ә яшим мин.
– Сез әниегез белән бәхилләшеп тә кала алмагансыз икән. Сәбәбе дә бик аянычлы...
– Еллар үткән саен әткәй-әнкәй ешрак искә төшә. Мин төп нигездән бик еракка киттем бит. Авылга мөмкинлек булган саен кайттым, тик алар белән озаграк аралашып каласы иде. Сагындыралар, бик сагындыралар. Әнкәйнең 95 яшьлек юбилеена барыбыз да җыелган идек. Шул вакытта әнкәйнең: “Мин бит сезне бик сагынам”, - дигән сүзләре күңелгә кереп калды. Әнкәй гомеренең соңгы көннәрендә апамда яшәде. Ул аны карады, мин аңа рәхмәтле. Театр белән Агыйделгә килгәч, әнинең хәлен белеп чыгарга теләдем. Апаны алдан кисәтеп тә куйган идем, әмма миңа ишек ачмадылар. Нинди начарлык эшләгәнмендер, аңламыйм. Бу дөньяда үкенечсез генә яшәп булмый инде. Апамны бик яратам, әмма бу хәлгә аңлатма бирә алмыйм. Берсенә дә яманлык теләмим, бәхетле булсыннар. Тик күңелемдә төер бар. Аны күптән кичердем, әмма без аралашмыйбыз. Каенанам минем кулларымда бакыйлыкка күчте, аны бик хөрмәт иттем. Тик үз әнием белән бәхилләшеп кала алмадым.
– Бар туганнарыгыз да исән-саулармы? Сез бер өстәл артына соңгы тапкыр кайчан җыелдыгыз?
– Ике абыем мәрхүмнәр. Узган ел Корбан чалгач, бер җыелышып алдык. Әмма алтыбыз да түгел. Җыелышып сөйләшеп, серләшеп утыруыбыз, кызганыч, килеп чыкмый. Әнинең нигез каргышы турында сөйләнгәне дә булды. Аны авылда бер егеткә димләгән булганнар, ә әни әти белән танышып, гаилә корган. Шул егетнең әти-әниләре бик рәнҗегән. Бәлки, шуңа күрә дә төп нигез шау-шулы булгандыр. Аннан бер абыстайның сүзләре дә миңа бик тәэсир итте: “Үзеңнең дәүләтеңне кара. Әгәр башкаларны кайгыртсаң, йөзгә бүленсәң, үзеңнең дәүләтеңә зыян килә ала”, - диде. Бердәм, дус-тату яшәгән гаиләләргә сокланып карыйм. Әмма шунысын да аңларга кирәк һәркемнең үз акылы, үз тормышы. Без үз тормышыбызга үзебез хуҗа.
– Ирегез белән ничек таныштыгыз?
– Дус кызның энекәше кунакка чакырды. Без актрисалар бит инде. Килүебез турында ишеткәч, бүлмәгә егетләр җыелды, берсеннән-берсе уздырып сөйлиләр. Ренат мине шунда күреп алган. Очрашыр өчен тулай торагыма да килгән. Миңа: “Сезне егетләр көтә”, - дип әйткәч, бераз аңламыйча калдым әле. Аның белән күрешмәс өчен качып йөргән чакларым да булды. Ренат мине игътибарлылыгы, итагатьлелеге белән яулап алгандыр. Уку буенча рефератларыма кадәр язып бирде бит. Авылга кайтып килгәч, әнисеннән күчтәнәч дип каймак алып килә иде. Ул миңа гел ярдәм итте. Ренатка бик рәхмәтлемен. Артист белән яшәү кыендыр ул. Кәефем булмаса, кайчак сөйләшмичә йөрим. Ренат аңа да аңлап карады. Мәктәптә, балалар бакчасында ата-ана җыелышларына йөрде. Кызыбызны да ирем укытты. Мин кичләрен театрда булгач, өй эшләрен бергә әзерләделәр. Ирем кызып киткән чакларда бераз җайлап-майлап кына тордым. Коммуналь хезмәтләрне дә түләмим, аның хакын да белмим. Театрны ташлап китергә теләгән чакларым булды, анда да ирем туктап калды. Ирем - тормыш иптәшем дә, дустым да, ярдәмчем дә.
– Чын хатын-кыз нинди булырга тиеш?
– Хатын-кызга хәйләкәрлек, сабырлык кирәк. Кызып киткән чакта дәшми калу яхшы. Бик әйтәсе килсә, бер көн булса да түзәргә кирәк. Икенче көнгә барыбер бераз йомшарасың. Төрле хатын-кызлар бар: җайлап кына бөтен өйне эшләтә торган ханымнар була. Укымышлы да, шул ук вакытта ягымлы да, гаиләсе дә тәртиптә булган үрнәк ханымнар да бар. Минемчә, бу табигатьтән бирелгән сәләт. Аңа өйрәнеп булмыйдыр. Дөресен әйткәндә, мин идеаль хатын түгел. Ирем дә: “Кире беткән син”, - ди. Анысы да бардыр инде, үземнең фикерне әйтәм бит. Шулай да иремнең сүзеннән чыкмыйм. Хатын-кызның бәхете - ир-атта. Акыллы ир-ат барыбер үзенең тормыш иптәшенә ничек булса да ярдәм итәргә тырыша. Хатын-кыз гына ир-атны түгел, ир дә хатынны кайгыртып, көндәлек мәшәкатьләрен бераз җиңеләйтергә тырышырга тиеш. Бу бер-береңә хөрмәт итү, ярату билгесе.
– Кызыгыз да театр юлыннан китәргә теләмәдеме?
– Чулпаным кайбер спектакльләрдә уйнады, шактый уңышлы гына чыгыш ясады. “Бу бала нинди юлдан китәр икән?” – дип уйлана идем. Бервакыт гастрольләргә җыенганда, кызым: “Син мине ташлыйсың да китәсең”, – диде. Башта аптырап калдым, үзе дә театр белән кызыксына, рольләрне уйнарга килә бит. Шулвакыт: “Мин сиңа якынрак булыр өчен генә килдем”, – диде. Чулпан хәзер дә театрны яратып бетерми. Ул аны безне аера торган җир итеп кабул иткән.
– Актрисаларның күбесе аеруча өлкән буын вәкилләре бер-ике бала белән генә чикләнгән. Бу һөнәрнең үзенчәлеге шулай тәэсир итәме?
– Үзем ишле гаиләдә үскәч, кимендә ике бала алып кайтырмын дип уйлый идем. Язмады, шул... Театрда бер әкият сәхнәләштергән идек. Анда сыер Жозефина булып уйнадым, канатка басып йөрергә тиеш идем. Шул спектакльнең репетициясендә егылдым. Бу хәлдән соң бала 3 айдан артык тормады. Икенче бала табарга бик хыялландым, хәтта 45 яшемдә дә авырга узган идем. Бик күп тапкыр тырышып карадык, әмма булмады. Шунысы аянычлы. Бу хәлдә үземнең дә гаебем бар. Мине страховка белән тотып төшерүче кеше эштән китте, шуңа күрә идәнгә бик каты төштем. Беркайчан “рольләрем кала, шуңа бала тапмыйм”, – дип әйтмәдем. Һәр нәрсәнең үз вакыты бар. Тормышта иң зур бәхет рольләрдә түгел. Иң бай кешеләр – балалары булганнар. Бу сүзләргә еллар узгач кына төшенәсеңдер. Балалар, оныклар кунакка килгәч үзе бер бәйрәм бит.
– Хатын-кызга бәхетле булыр өчен нишләргә?
– Акыллы булырга кирәк. Вакытында кияүгә чыгып, бала табарга кирәк. Бу дөньяны малга гына бәйләп карарга ярамый. Без үзебездән соң кемне калдырабыз? Бүгенге көн белән генә түгел, киләчәк турында уйлап яшәргә кирәк.
Комментарийлар