16+

Гүзәлия: «Җыр язылып бетүгә мин һәрвакыт рәхәтләнеп утырып елыйм»

Үгезне – мөгезеннән. Кыска гына вакыт аралыгында булган танышлыктан җырчы, композитор, күп кенә хитлар авторы Гүзәлия турында нәкъ әнә шундый фикер туа да.

Гүзәлия: «Җыр язылып бетүгә мин һәрвакыт рәхәтләнеп утырып елыйм»

Үгезне – мөгезеннән. Кыска гына вакыт аралыгында булган танышлыктан җырчы, композитор, күп кенә хитлар авторы Гүзәлия турында нәкъ әнә шундый фикер туа да.

Кыланып, кыландырып тормый – кыска, туп-турыдан, төгәл. Чувашстанның Батыр районы, Татар Согыты авылы кызы, гаиләдәге төпчек – унынчы бала Гүзәлия турында, юкса, алдан бөтенләй башка фикер иде. Төпчек дигәч аңлашыла бит инде – иркә, үз сүзен генә сүз итүче, дөньяны үз кубызына гына көйләүче булырга тиешле...

“Ха-ха, авыртмый”

- Үз сүземне сүз иткәнмендер анысы, - дип көлеп башлый әңгәмәне Гүзәлия. – Әмма нинди иркәлек? Нинди төпчекәйлек булсын ди? Киресенчә, мин әти-әнинең иң ай-һайсыз, бишектән җаваплы булып үскән, һәр эштә башлап йөрүчесе булганмындыр әле. Иң олы абыем белән яшь аермабыз 18 ел – калган тугыз бала мине кулында гына күтәреп йөрде дип тә мактана алмыйм. Мин үскәндә өйдә дүрт кенә бала калган иде анысы. Калганнарның кайсы кайда укыган, хезмәт иткән вакыты.

- Әниегез бишенче дистәсен ваклаганда тапкан бала бит сез, барыбер ышандырттырмый әле иркә-назны каерып алып, тездә генә утырмавыгызга.
- Әни-бәгъремнең алай итеп утырырга вакыты да юк иде. Иркә-назга туймаган бала булып үсмәдем анысы. Икенче урамда әбием тора иде – көн саен аның янына барып, тәмле ашап, сөелеп, иркәләнеп кайту изге эш белән бер иде. Ә әни минем өчен кайгырмады, киресенчә, башка балалары өчен күбрәк янды-көйде бугай. Миңа карый иде дә, синең өчен җаным тыныч, син югалып калырлык түгел, дия килде.

- Куркусыз бала булгансыз икән.
-  Кечкенәдән турысын әйтеп сөйләшә идем. Шуның өчен эләгә дә иде. Берсендә шул тел аркасында олы абыйдан эләккәне хәтердә. Сыртны туный бу, ә мин, ул суккан саен: “Ха-ха, авыртмый”, - дип кабатлыйм. Ул аның саен катырак суга, минем күздән яшьләр атылып чыга, әмма “Ха-ха”ны әйтүдән туктап тормыйм. Әмма ничек кенә авыр булса да, авыртса да, мин беркемгә дә белдермәдем – үзем генә белдем. Кечкенәдән эшләргә дә керештем – хәтерлим, бер төркем бала-чага ике айга Кама Тамагы районы Кариле авылына җәйге эшләргә киттек.  Әмма берәүдән дә калышып тору юк – чәчүме ул, чүп утаумы, тирес чыгарумы – Гүзәлия тырышып эшләде. Андый эшләрдән кайтканда мин кулыма акча тотып кайтам, өс-башымны да карыйм, әнигә дә ярдәм итәм.

- Моның төбендә шул өлкән апа-абыйлардан калган киемне киясе килмәү яткандыр әле.
- Анысы да бар. Мин һәрвакыт матур киенергә яраттым – һәм тырышсаң, ул кием алырлык кына эшләп буласын да аңлый идем. Әни, сату-алу эшенә керешкәч, аның белән Мәскәүгә товарга да йөрдем. Кием-салымга чиратларда торышам, аннан әни ала, шуларны төяп алып кайтып сата, шуннан соң миңа да “тама иде”.

Казан аша – Мәскәүгә

- Авыл университетының биргән сабаклары һәм үтемле чаралары инде – авылда туып-үскәннәр эшне акка-карага бүлеп тормый.
- Миңа китереп бирүче, әзерләп торучы булмады, үзем тырышсам гына нәрсәгә дә булса ирешәчәгемне аңлый идем. Казанга мәдәният институтына укырга кереп, бер генә ел укыдым – икенче курстан Мәскәүгә күченеп киттем. Ул минем өчен ят шәһәр түгел, туганнарның бик күбесе шунда яши иде. Әмма аркалану, ышык эзләп бармадым. Бераз гына апада торып алдым да, үз акчама фатир снимать итә башладым. Нинди генә эштә эшләмәдем ул вакытта – гувернантка булып, балалар да карадым, нотариуска эшкә кереп, ярдәмче булып та карадым, аннан ресторанга гади эшче булып кереп, идарәче урынына күтәрелдем. Бик авыр, катлаулы вакытларым булды – әмма минем балачакта ук нигез салынган “мин - үзем”, мин барыбер булдырачакмын, дигән пружина сынмады.

- Мәскәү дә шундук төзелмәгән кебек, Гүзәлиянең дә Мәскәүдәге тормышы бик җай гына булмагандыр?
- Юк, әлбәттә! Минем тормыш беркайчан да ансат булмады ул. Әллә ун балалы гаиләдә үсү бик рәхәт дип уйлыйсызмы – тамак туйганчы ит тә ашап булмый ич инде анда. Вакытында әтиемә карата да үпкә бетмәде – яшь вакытларында әни белән безне кыерсытканнары күңелгә кереп калган... Мәскәүдә тырмаша-тырмаша, бөртекләп үз урынымны булдыру, кытыршылыклар-кыенлыклар аша, ниһаять, үзем теләгән иҗат белән шөгыльләнә башлау – аның төбендәге тозын бер үзем генә беләм.

“Лә иллаһы иллалаһу”ы белән үзенә каратты

- Бу авырлыклар арасында мәхәббәт дигән хис үзенең матурлыгын кертеп, тормыш бизәгәндер?
- Беренче мәхәббәтемне авылда очраттым – кунак егете иде ул. Хисләр уртак булды, бик матур итеп ел ярым очрашып йөрдек. Аннан аерылышырга туры килде... Миңа ул вакытта бик авыр булды. Шул чорда Мәскәүгә китүне тәвәкәлләдем дә. Икенче җитди мөнәсәбәтләрем кабат Казан белән бәйле. “Заман” егетләре белән эшләгән чор – баш-аягым белән мәхәббәткә чумдым. Өч еллап очрашып йөргәч кенә бераз күзләр ачыла башлады. Чеп-чи эгоист белән очрашып йөрим икән ләбаса! Бөтен дөнья аның өчен, ул теләгәнчә, ул кушканча гына барырга тиеш. Шул исәптән Гүзәлия дә аның мәнфәгатьләрен генә кайгыртса әйбәт буласы иде. Ул да җырлап йөрүемне яратмады – өйдә генә утыр янәсе. Тәкъдим дә ясады, туй турында да сөйләшә башлаган идек инде.  Мин анда, бәлки, ул ябык боҗрадан чыкмас та идем. Казанда, җинаятьчеләр кулыннан мәрхүм булган абыем төшемә керде. Бер бүлмәдә икәнбез янәсе, мине тәрәзә буена алып килде дә күрсәтә – биек йорт тәрәзәсеннән аска карагач әллә нинди хәшәрәт нәрсәләр, кеше сөякләре ята имеш... “Акылыңа килмәсәң, мин сине шушы бүлмәдә бикләп тотам”, - диде абый. Уянуга мин моның ишарә икәнен аңладым – Мәхәббәтем белән араны өздем дә, Мәскәүгә китеп бардым. Һәм, чыннан да, “бикләндем”. “Өй-эш” маршруты гына корылды, өемә кайтам да, намаз укыйм, аннан психология китапларына тотынам. Бер ел дигәндә, мин әлеге мөнәсәбәтләр “чиреннән” арындым, фикерләремне тәртипкә салдым, һәм башаягым белән, “миңа башка ир-атлар белән мөнәсәбәтләр кирәк түгел”, - дип эшкә чумдым.

- Әмма язмышның үз планнары...
- Баштарак, чыннан да шулай булды. Хәтта критик ноктасына да барып җитте. Барам шулай берчак метрода – эскалатордан күтәрелүче бер егет капланып егылды. Кешенең бит инде андый чакта тизрәк барып ярдәм итәсе килә, ә минем моңа барып өстисе килмәсенме! Шуннан айнып киттем, мин бит ир-атларны күралмас булганмын икән! Бер чиктән икенчесенә атылу хәерлегә илтми дидем, дөньяга ачылдым, аралаша башладым. Һәәәм... (көлешәбез). Ул вакытта мин ресторан идарәчесе идем инде. Чираттагы бер эш көнендә отчетлар белән утырам. Һәм ресторанга безнең даими клиент белән Ул килеп керә. Бүгенгедәй шундый анык хәтерлим – мин аңа күтәрелеп карыйм да, бөтен тәннән меңләгән кырмыска йөгерешә. Әлеге токтан мин сискәнеп китсәм дә, шундук үз-үземне кулга алам – җитдилекне кырыйга алып куймыйм, ресторан җитәкчесе бит ни әйтсәң дә!.. Монда да давыл кузгалганын тоям бит инде, ничек сүз кушарга, сөйләшеп китәргә белми бу. Бераздан, минем түштәге татар исемемне укып, безнең даими клиент булган дусты белән Ислам дине турында гәп куерта башлый. Минем колаклар шомрая бит инде. Бераздан, мунча миченә кызу өстәгән төсле, “Лә илаһы иллалаһу” дип тә куя. Мин дертләп, башымны күтәрәм.  Аның бу сүзләре минем җанга сары май булып ята. Ул шундук тимерны кызуында сугып, “мин көнчыгыш белән кызыксынам, һәм сезне чәй церемониясенә чакырыр идем”, - ди.

- Авызын бер пешергән Гүзәлия бу мөнәсәбәтләрдә һәр нәрсәне өреп кабарга өйрәндеме?
- Вячеслав белән алай да булып бетәлмәгәндер. Аның бер адымы да кешенекечә түгел (көлә). Мисалга, очрашып йөри башлаган вакытта 8 мартка килде бу. Кулында бер роза (ә минем иң җенем сөймәгәнем – саран ир-атлар). Алдым мин моны. Нәрсә бүләк итәр, дип төбәлеп карап торам. Кесәсеннән кеп-кечтеки брелок чыгара бу. Фианитлар белән бизәлгән үзе, матур – әмма минем җеннәр кайный башлады. Мәйтәм, җык саран бәндә, оялмыйча бәйрәм белән котларга килгән бит әле җитмәсә... шулай дип уйлап, чырайлар үзгәргән мизгелдә бу кесәсеннән плеер чыгара. “Менә шушы брелокны тагып йөртер өчен плеер” – дип тә өстәп куя.

Төшләр – тормышымдагы юл күрсәтүче

- Бергә яшәп китүләре, 35 яшьлек, акыл туплап өйләнешүчеләр өчен ай-хай ансат түгелдер ул?
- Авыр дип тә әйтә алмыйм. Ул яшьтә миңа зирәклекнең “З” хәрефе керә башлаган иде инде. Вячеслав та, минем иҗади ягымны аңлап кабул итте. Әлбәттә, өйләнешү белән ресторандагы эшемне туктаттырды – мин иҗатта гына калдым. Әмма бу тарафта матур итеп эшләп киттем, яңадан-яңа җырлар “коелып” кына торды.

- Ул җырлар өчен “түл”не каян аласың?
- Буламы авыр вакытлар? Үкереп елыйсы килә, кемгәдер нәрсәдер исбатлыйсы, җимерәсе-ватасы, дигәндәй... мин андый вакытларымда бернәрсә дә дәшмим. Чөнки минем җавап – җырлар булып тулышып чыгачак. Әйтелмәгән сүзләрем – җырларым. Һәм язылмаган закон – җыр язылып бетүгә мин һәрвакыт рәхәтләнеп утырып елыйм. Анысы ниндидер бер тарихка нокта куелу дисәң дә була.

- Әниегез турында сөйләвегезгә мөкиббәнмен...
- Әнием – әйе. Күпләргә өлге булырлык, энергиядән генә торган, тормышны бөтен булмышы белән сөюче кеше ул. Мин авылга кайтып җитә алмаска мөмкинмен – ул, эх тә итми, поездга утыра да, Мәскәүгә килеп җитә. Аның зирәклегенә дә һәйкәл куярлык – гомер бакый бер баласының да тормышына тырнак очы кадәр дә тыкшынмады. “Үзегез сайлаган язмыш”, - дип серле елмая гына ул.

- Тормышыгыздагы трамплиннар вакытында да сизенмәдеме, киңәшләр бирмәдеме?
- Андый вакытларда миңа төшләр ярдәмгә килә. Әбием үлгәннән бирле һәр вакыйга алдыннан төшкә кереп, алдан кисәтеп куя. Апам авырып китеп, зур акчалар кирәк булгач, әбинең нигезендә күтәртелгән яңа йортыбызны сатарга мәҗбүр булган идек. Менә хәзер берничә ел төшкә керә дә: “Менә бу минем самавырым. Сиңа тиешле ул. Чәеңне кайнат та, туганнарыңны җый инде”, - ди. Нигезне кайтаруга ишарә икәнен аңлыйм, уйлана башладым. Авылда әлегә әниемә җыйнаулашып кайтабыз – ун баланы аякка бастырган нигездә утны сүндерәсе килми.

Җырлый белмәгәнгә – ат бәясе

- Озак еллар язган җырларыгызны беркемгә дә бирмәдегез дип беләм. Кем беренче булып “талап алды”?
- Әйе шул, баштарак җырларны гомумән башка җырчыларга бирә алмый идем. Алсу Әбелханова: “Ник шуның кадәр саклап ятасың, бир инде безгә дә җырларга”,- дигәч, аңа бирә башладым. Аннан, тембрлары минем күңелемә хуш килгән җырчыларга китә башлады җырлар. Әбелханова, Булат Нигъмәтуллин, Радик Юльякшин. Менә хәзер Хәким.

- Хәким белән кызыклы һәм көтелмәгән проект булды ул. Уйламаганда-көтмәгәндә, продюсер булып киттегез хәтта.
- Ниндидер тупик юлга чыгуымны сизсәм, мин шундук нинди дә булса ишарә бирүен сорап, Ходай Тәгаләгә мөрәҗәгать итәм. Хәким белән танышканчы да шулай булды. Җырлап йөрү ул минем юлым түгел – мин аннан канәгатьлек алмыйм. Киресенчә, энергиям бетеп төшәм сәхнәдән. Ходайдан сорыйм – юл күрсәт, димен. Шул ук көнне интернетта Хәким җырына төртеләм, гомеремдә беренче тапкыр, бәя биреп: “Крутой тембр”, дип язып җибәрәм. Бераздан аның продюсеры миңа чыга, бераздан, гомумән, Хәкимнең иҗатын үстерү эшен миңа тапшыра. Мин югалып та калам. Әмма юл күрсәтүне, ишарәне үзем сорадым бит!.. Бисмилла белән, яңа тармакка кереп китәм. Һәм, ышанмассыз, миңа бу продюсерлык эше күбрәк ошый.

- Менә мин җырлый да белмим, тембр да юк бит инде, әмма җырчы буласым килде, ди. Үлә-бетеп сездән җыр сорыйм. Ничә сумга бирәчәксез?
- 70 мең. Аннан да югарырак хак әйтергә мөмкинмен. Ә үземә ошаган тембрлы җырчыларга мин җырны рәхмәткә дә бүләк итәм.

“Бәби алып кайтасым килә”

- Хатын-кыздан матурлык турында сорамасаң дөрес булмастыр ул...
- Косметологиягә бик тә уңай карыйм – елга ике тапкыр биоревилитация, бер тапкыр ботокс кадату дисеңме, биткә массажмы – барысын да ясыйм. Хәзер ябыгырга керештем, ашау ягын көйләдем. 6 килограммга ябыктым инде, әлегә 46 размер кием киясем килә. Аннан инде үземнең хыялым – 44ле дә озак көттермәс дип өметләнәм.

- Хәзер бик еш кына Казанга кайтасыз – бу туган якның үзенә чакырып торуыдыр инде.
- Әйе, олыгая-олыгая кеше барыбер үз асылына кайта икән – мин дә туган ягымны, туган җирләремне сагынам. Шуңа хәзер күпчелек вакытым да Казанда уза. Ә киләчәктә үзенең кечкенә булса да җир кишәрлеге булган йорт турында хыялланам. Тавыклар алып җибәрәчәкмен Алла бирса. Үрдәк-казлар. Шунда бер почмакка кыярын-помидорын төртеп җибәреп, чүп уташтырып йөрүче Гүзәлия... Каен себеркесе пешкән, кызулыгы белән өтеп алырлык мунчага туганнарны җыеп, мунча соңы самавырдан чәй эчәргә... Аннан иң зур хыялым – бәби әнисе булу. Мин аңа һәрвакыт әзер!..

Гөлнара Җәлилова

Язмага реакция белдерегез

11

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Амин

    Мөһим

    loading
    2
    X