16+

Зөлфәт Зиннуров: "Хатын нәрсәләрдер саный. Малай тели..."

Өйгә кайту теләге, өйдә күбрәк вакыт уздыру теләге артты. Бу, әлбәттә, балалар булуга да бәйледер. Элек тә киләчәкккә планнар корып яши идем. Хәзер ул тагын да артты. Яшь вакытта син таулар күчерердәй. Хәзер инде уйланасың: тагын 15-20 елдан син туйлар алып барып, сәхнәдә сикереп йөри алмыйсың. Халыкка синең кирәгең калмый...

Зөлфәт Зиннуров: "Хатын нәрсәләрдер саный. Малай тели..."

Өйгә кайту теләге, өйдә күбрәк вакыт уздыру теләге артты. Бу, әлбәттә, балалар булуга да бәйледер. Элек тә киләчәкккә планнар корып яши идем. Хәзер ул тагын да артты. Яшь вакытта син таулар күчерердәй. Хәзер инде уйланасың: тагын 15-20 елдан син туйлар алып барып, сәхнәдә сикереп йөри алмыйсың. Халыкка синең кирәгең калмый...

Төгәл һәм вакытында йөри торган кешеләрне яратам. Көтү һәм көттерү минем өчен түгел. Бигрәк тә ир-егетләрнең очрашуга соңга калуы ачуны китерә. Зөлфәт, интервьюга чакыргач та, шул көнне, шул сәгатькә килеп җитәм, диде. Шулай эшләде дә. 
– Зөлфәт, радиодан киткәннән соң, 12 елдан тагын кире кайттыгыз. Сәбәбе нәрсәдә булды?
– Иртәнге тапшыруда эшләргә тәкъдим иттеләр. Бик теләп ризалаштым. Яратып эшли торган эш була бит. Бу да минем шундый эш.

– 12 ел эчендә сагына идегезме радионы?
– Бик сагындым дип әйтмим. Кайвакыт эфирга соңга калган, яисә микрофонны сүндермичә, ачык калдырган итеп төшләргә керә иде. Радио ачылганнан алып, анда 6-7 ел эшләдем. Студент вакытта анда яшәдем дияргә була. Шунда кунып, ашарга пешереп, төнлә дежур тора идек. Кунган өчен 100 сум акча да бирәләр иде әле. 

– Журналистикада төрле юнәлешләр бар. Ә сез радионы сайлаган...
– Газетада да эшләп карадым. 1нче курста укыганда “Татарстан яшьләре” газетасына килдем. Тик, нишләтәсең, миңа язу сәләте бирелмәгән. Аннан бер дәресебезгә Илфат абый Фәйзрахманов килде. Ул телевидение хакында сөйләде. Мин шунда: “Телевидениегә барып карарга буламы?” – дип сорадым һәм бардым да. Илфат абый мине каршы алып, “Хәбәрләр” редакциясенә алып керде. Беренче сюжетым әбунәчеләр көненә багышланган иде. Илфат абый өйрәтеп, төзәтеп, беренче сюжетым чыккан иде. Шул елны яшьләр редакциясе ачылды, курка-курка гына Рамилә апа Сәхәбетдинова янына кердем. “Рамилә апа, алыгыз инде мине эшкә, мин сезгә авылдан сөт, каймак алып килермен”, – дигәнмен. Ул миңа боларны хәзер кызык итеп сөйли. Боларын үзем хәтерләмим дә. Шулай “Яшьләр тукталышы” тапшыруында эшли башладым. 

– Журналистикада хатын-кызлар күбрәк булуы сер түгел. Моның сәбәбе нәрсәдә дип уйлыйсыз?
– Сәбәбе түләүдәдер. Түләү юк, аз бит инде. Иҗатчылар ир-атлар арасында аз дип әйтмәс идем. Тиешле дәрәҗәдә түләү булмау аркасында журналистикадан читләшкән кешеләрне беләм. Чөнки тормышны алып барырга кирәк. Ир-ат бу очракта тартып бара торган арбасын алмаштырырга мәҗбүр. 

– Һөнәребезгә бәйле тагын бер сорау. Телгә бәйлеме, сәнгать өлкәсендәме, берәр проблема килеп чыкса, журналистларны гаеплиләр... 
– Хәзер вакыйга урынына барып, репортаж ясау юк диярлек. Укучыларга да башка нәрсә кызык.
Тел мәсьәләсенә килгәндә, кешеләрнең телефонда, смартфоннарда татар хәрефләрен инкарь итеп, әй, алай җайсыз бит, болай да аңлашыла бит диюләре күңелгә тия. Хәтта татар журналистлары арасында да очрый шундыйлар. Ул “ә”, “ү”, “ө” хәрефләре бит онытыла. Аның яңгырашы үзгәрә. Балалар да шуңа өйрәнә. Кызга телефон алуга, мин аңа татар хәрефләре урнаштырдым. Хатын да, әни дә, барлык туганнар да татар хәрефләре белән яза. “Ә” урынына “э”, “ө” урынына – “о” язалар икән, андый әйбергә күзем “каный”. Кайбер баш мөхәррирләр дә рус хәрефләре белән язгач, сүгә идем үзләрен. Син бит башкаларга үрнәк булыр кеше дип. Ул хәрефләрне кайдан табарга, аларны ничек урнаштырасы икән дип сылтау табучыларны аңламыйм. 

– Балалар бакчага, мәктәпкә йөри башлагач, татар телен оныта. Сезнең гаиләдә нинди телдә сөйләшәләр?
– Татарча гына. Әгәр дә миңа русча нәрсәдер эндәшә икән, аны аңламаганга салышам. Аларга, өйдә татарча сөйләшәсез, дим. Хатын, шәһәр кызы булуга карамастан, татарча сөйләшә. Күптән түгел хатынның туганнарының балалары бездә кунакта булды. Аларның әти-әниләре, әби-бабалары татар. Ә балалар татарча белми. Бу инде җанны тырный.
Бабаларыбыз ничәмә-ничә гасырлар телне саклап килгән. 1552 елда яулап алганннан соң да, бирешмәгәннәр. Күпме басымнар, күпме кыерсытулар булган. Бүгенге тыныч тормышта берәү дә сине русча сөйләшергә мәҗбүр итми. Татарча сөйләшмә дип берәү дә әйтми. Шундый заманда да телне инкарь итеп, сөйләшмибез. 

– Социаль челтәрләрдән карап барам: сез бик кайгыртучан әтигә охшаган. Кызларыгыз гел сезнең тирәдә генә бугай?
– Ул гел мин видеога төшергәнгә генә шулай тоеладыр. Мин кызык мизгелләрне төшерергә тырышам. Әле балалар авылда, аларсыз әллә ничек кенә. Өйдә буш. Кайдан да булса килеп чыгарлар төсле. Сәер тынлык. 
Балалар белән йөрергә яратам. Миңа алар белән аралашу кызык. Үземчә татарча тәрбияләргә тырышам. Тик әле башкарасы эшләр бар.

– Уку процессын контрольдә тотасызмы?
– Бу эш тулысынча әнисе җилкәсендә. Мин дәресләрне тикшерүне белмим. 

– Баланың мәктәптә нинди билгегә укуы сезнең өчен мөһимме?
– Юк, алай сүккәнем юк. Әмма әнисеннән “эләккәли”. 

– Татар мохитендә, милли гореф-гадәтләрне үтәп, татар кызы үстерәсез. Үсеп җиткәч: “Әти, мин руска кияүгә чыгам”, – дисә, каршы киләсезме?
– Ул турыда бик күп уйлаганым бар. Балаларның тормышына алай каршы килмәс идем. Безнең бурыч үстерү, белем бирү. Калганы аларның тормышы. Ул ничек сайлый, шулай була. Әлбәттә, татар булса, сөенер генә идем. Дин буенча да мин менә булай булырга тиеш, дигән әйберне сеңдермим. 
Без яши торган Күлле авылында күршебез Галя апа – рус. Пасха вакытында алар безгә йомырка, кулич бирсә, безнең бәйрәмнәрдә без аларга күчтәнәчләр кертәбез. Шулай итеп яшәргә кирәк. Шулай яшәү дөрес, чөнки Аллаһ бер дип аңлатам. 

– Күрше – ул күрше, ә бергә яшәү икенче әйбер бит...
– Тукта, әле кыз үсмәгән, алдан ук руска биреп куйма. Ул бит руска гына түгел, инглизгә дә чыгып, еракка китәргә мөмкин. Бәхетләре генә булсын. Үз канатым астында тотам, дип яшәргә түгел. Шуңа хатынга да күбрәк балалар алып кайтырга кирәк, дим. Читкә җибәрергә жәл булмасын өчен. Берне генә алып кайтасың икән, ул жәл була. Ничек инде син, берне үстерәсең, ул кияүгә чыгып китә – бетте. Ә аз дигәндә өчәү булса, шанслар арта. Тормыш уза да китә, без мәңгелеккә килмәгән. Кырык яшьтә өченче баланы алып кайттың, ди. Ул үсеп, 20гә җиткәндә, сиңа инде 60 була. Анда инде ерак калмый. Миңа күп кеше малай кирәк, ди. Нәрсәгә соң малай, дим. Фамилия калдырырга, диләр. Үлгәннән соң, җир астында ятканда, синең ул фамилияң бармы, юкмы – сиңа барыбер. Хатын да әйтә инде, малай кирәк, ди. Тагын бер кыз булса, мин сөенәчәкмен генә. Иң мөһиме – сәламәт булсын. 

– Тагын берәр бала планлаштырасыз, дип аңларга була бугай?
– Ходай ничек кушса, шулай була. Хатын нәрсәләрдер саный инде үзенчә. Ул малай тели. Бар нәрсә дә Ходай кулында. 

– Яратуга ышанмыйм, дигән идегез. Хатыныгыз белән ун ел торасыз, әле дә бер нәрсә дә үзгәрмәдеме?
– Андый әйбергә ышанмыйм, иң мөһиме – хөрмәт. Яратам, диләр, мәхәббәт диләр. Аңардан нәфрәткә бер адым. Ир-ат бераз гына салкын йөрәкле булырга тиеш. Хатын-кызга эмоция кирәк. Мәхәббәт, ярату – хатын-кыз өчен. Ул шуның белән яши. Ә ир-ат очып йөрергә тиеш түгел. Хисләр ул – гамәлләрдә. Син гаиләң өчен янып-көеп торасың, гаилә дип яшисең икән, эшләгән акчаңны кайдадыр туздырып йөреп түгел, гаиләңә тотасың икән – менә бу гамәл. Ир-егет гаиләсе өчен җаваплылык тоеп яшәргә, ә хатын-кыз шуны сизә белергә тиеш. 
Ярату дигән сүзләр миңа кирәк түгел, дип хатын да әйтә. Өстәвенә, без икебез дә чаян. Әлегә әйбәт торабыз. Талашмыйча яшибез, димим. Сөйләшмичә йөргән көннәр дә бар, юк түгел. Ул бөтен гаиләдә дә бар инде ул. Талашканнан соң дуслашуы да рәхәт бит аның, бөтенләй икенче төрле була. Аннан уйлыйсың: талашып йөрү нигә кирәк иде инде, дисең. 

– Ун ел гаилә тормышы аз түгел. Гаилә сездә нәрсәне үзгәртте?
– Өйгә кайту теләге, өйдә күбрәк вакыт уздыру теләге артты. Бу, әлбәттә, балалар булуга да бәйледер. Элек тә киләчәкккә планнар корып яши идем. Хәзер ул тагын да артты. Яшь вакытта син таулар күчерердәй. Хәзер инде уйланасың: тагын 15-20 елдан син туйлар алып барып, сәхнәдә сикереп йөри алмыйсың. Халыкка синең кирәгең калмый. Бүген бар ул тамашачы мәхәббәте, ә иртәгә юк. Шул бар вакытта, тагын башка нәрсә хакында да уйланырга кирәк. Әле бит картлык та килеп җитәчәк. 

– Мондый уйлар ничә яшьтә килә башлый?
– Утыздан соңдыр. Утызга кадәр бөтен нәрсә синең кулыңнан килә сыман. Әле вакыт бар, дип йөрисең. Аннары дип түгел, башыңа килдеме – хәзер эшләргә кирәк. 

– Мәхәббәттән нәфрәткә бер адым, дисез. Нәфрәтегезне нәрсә уятырга мөмкин?
– Син ниндидер яхшылык эшләгәннән соң да, артын күрсәткән икән, анысы кыен. Кеше начарлык эшләп, нәфрәтләнәсең икән, анысы онытылырга мөмкин. Мин гарьләнүдән куркам. Ачуны китерә торган әйберләр күп инде ул. 

– Ә дошманнарыгыз бармы?
Үч саклап йөргән кешеләрем юк, Аллага шөкер! Ышанычымны акламаган кешеләр бар. Дошманлашып йөрергә кирәк тә түгел. Үч саклап ул сине бетерә торган әйбер. Син бит йокларга ятканда да шул хакта уйлап ятасың.

– Кешеләрне ничек гафу итәргә өйрәнергә?
– Тормыш бер генә килә. Ул үтә дә китә. Сиңа күпмедер ел бирелгән, шуны нишләп үч саклауга, нәфрәткә сарыф итәргә? Аллаһы Тәгалә тигезли ул. Бу җиңел әйбер түгел, әмма аңа өйрәнергә, күбрәк укырга кирәк...
 

Язмага реакция белдерегез

13

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Абау Золфэт ботен минем уйларны ачып салды, ботенесе белэн килешэм, миндэ алла бер диеп яшим

    Мөһим

    loading
    2
    X