16+

Журналист Роза Әдиятуллина: «3 айдан ук декреттан чыктым»

ТНВ телеканалында «Татарлар» тапшыруын алып баручы, журналист Роза Әдиятуллина белән әңгәмәбезне дәвам итәбез.

Журналист Роза Әдиятуллина: «3 айдан ук декреттан чыктым»

ТНВ телеканалында «Татарлар» тапшыруын алып баручы, журналист Роза Әдиятуллина белән әңгәмәбезне дәвам итәбез.

- 3 айдан ук декреттан чыктым дип әйттегез. Гаиләгез каршы килмәдеме?
- Ике яктан да әти-әниләребез бик ярдәм итте. Ирем дә эшен җайлап торды. Эшемдә булган уңышларымда гаиләмнең өлеше зур, чөнки һәрьяклап ярдәм итеп, миңа көч биреп тордылар. Бәлки, 3 ел декретта утырырга да кирәк булгандыр. Әмма без шундый тынгысыз җаннар бит. Эшне яратканга күрә, аның авырлыгына да күз йомам. 

- Ирегез белән ничек таныштыгыз соң?
- Кияүгә 21 яшьтә үк чыктым. Ирем миннән 9 яшькә өлкәнрәк. Ул вакытта Интернет бик тансык әйбер иде. Танышу сайтларының да ачылган чоры, шунда теркәлеп карадым. Менә шулай таныштык, аралаша башладык. Күрешергә сөйләштек тә, беренче очрашудан бер-беребезне ошаттык. Уртак танышларыбыз булуы да ачыкланды.

- Сезнең телевидениедә эшләвегезгә тормыш иптәшегез каршы килмәдеме?
- Рәмис үзе дә иҗади кеше бит. Ирем элек “Курай”  радиосында Мостафа Маликов тәхәллүсе белән эшләгән иде. Хәзер төзелеш өлкәсендә эшли. Әти-әниләре дә үз кызларын кебек кабул иттеләр. Кайнанам гомер буе хастаханәдә эшләде. Кайната аэропортта коткаручы иде. Рәмис белән озак очрашып йөрмәдек, 6-7 айдан гаилә кордык. 20 елга якын бергә яшибез, шөкер.

- Тәкъдим ясау да иҗади булдымы?
- Хәзер дә: “Син миңа сайлау мөмкинлеге калдырмадың”, - дип шаяртам. Рәмис күзәтү тәгәрмәченең иң биек ноктасына җиткәч тәкъдим ясады. Бер дә уйламадым, шунда ук “әйе” дидем. 

- Сезнең холыкларыгыз охшаганмы соң?
-  Мин күбрәк сабыр, тынычрак кеше. Арба ватылса утын була, сыер үлсә, ит була дип, бар нәрсәдән уңай яклар табып яшим. Ирем дә: “Сиңа начарлык эшләсәләр дә, аларны яклый башлыйсың”, - дип көлә. Ә Рәмис, киресенчә, кызу канлы. Бер мизгелдә кызып китеп, бик тиз суына да ала.  Бер-беребезнең фикеренә колак салып, аңлашып яшибез. Ирем беркайчан да “юк” дип әйтеп кисәк кенә нокта куймый, ул алтын уртаклыкны таба белә. 

- Хатын-кыз буларак сез бәхетлеме?
- Бик бәхетле. Көне-төне эштә булсам да, ирем бер тапкыр да төрттереп әйтмәде. Ашарга әзерләргә, савыт-саба юарга җитешмәсәм дә шөбһә белдерми, миңа ярдәм кулын суза. Дөресен генә әйткәндә, Рәмис чисталык, пөхтәлекне бик ярата. Өйдә һәр әйбернең дә урыны бар. Мин хыялларга, уйларыма чумсам да, борчымый. 

- Төшенкелеккә бирелгән чакларыгыз буламы?
-  Андый вакытлар һәркемдә буладыр. Үземне жәлләп елыйсың килә икән, еларга кирәк. Бушаныр өчен күпме вакыт кирәклеген төгәл билгелисең дә, бикләнеп елыйсың.  Әмма икенче көнгә үзеңне кулга алып, проблемадан чыгу юлын эзләргә кирәк. Үз-үзеңне жәлләп кенә дә тормыш бармый бит. Мин, гомумән, оптимист.  Елмаеп, бу дөньяны яратып яшим. Кешеләрдән начарлык түгел, яхшылык табып, куанып торам. Алай яшәү рәхәтрәктер. Үпкәләп йөрү миңа хас түгел. Башкаларны рәнҗетергә, авыр сүз әйтергә куркам, шундый йомшак күңелле кеше инде. 

- Бу сыйфат сезгә комачауламыймы?
- Башымнан күп нәрсә үтте инде. Әлбәттә, мин җебегән кеше түгел. Шулай да проблемадан бәхәссез генә, тыныч чыгу юлын эзләргә тырышам. Тамашачылар да яныма килеп кочаклап алалар. Элек һава торышын алып барганда безгә оекбашлар да бәйләп җибәрәләр иде. Әбиләр-апалар безгә үз балаларына кебек карый иде. Экраннарда да, тормышта да образым тәңгәл килүем белән дә бәхетлемен. Кыланып, масаеп та утырмадым.

- Хәзер экраннардан югалдыгыз дисәк тә була. Жәлләмисезме?
- Эшемнең нәтиҗәсен экранда чыккан тапшырулар, балаларның янып торган күзләре аша тоям. Хәзер күбрәк кадр артында эшлим,  телевидение - зур команда бит ул. Проектларны уңышлы тормышка ашырудан ләззәт алам. Рәисебез. Рөстәм Миңнеханов, ярдәме белән балачак хыялыбыз  тормышка ашты. Татар балалары өчен аерым 24 сәгать эшли торган  телеканал эшли башлады

- Балаларыгызның сезнең юлдан китүне теләр идегезме?
- Алисә белән Алиханны татар мохитендә тәрбиялибез. Киләчәктә нинди һөнәр  сайлаулары үзләреннән тора инде. Без аларга юл күрсәтергә, сәләтләрен ачарга тырышабыз. Алисәнең  тормышын телевидение белән бәйлисе килми, күбрәк медицина өлкәсе белән кызыксына. Ә Алихан әле кечкенә булгач, көн дә бер һөнәр сайлый. Улымның шундый сыйфаты бар: кайсы эшкә тотынса да, үзен бу өлкәдә иң яхшысы дип саный. Тыйнак булса да, үзенә ышануы көчле. Кызыма карата бик таләпчән идем, улым тугач, тәрбиягә карашлар бераз үзгәрде. Билгеләр түгел, алган белемнәре мөһим. Аллаһка шөкер, икесе дә яхшы билгеләргә генә укыйлар. Алар да мин укыган татар гимназиясендә белем алалар. Икесе дә татарча сөйләшәләр. Өйдә туган телдә аралашу булмаса, мәктәп тә, балалар бакчасы да булышмый. 

 

Язмага реакция белдерегез

15

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Унышлар телибез сезгэ!!!

    Мөһим

    loading