16+

«Кольцо»

Казанның хәзерге Тукай мәйданы халыкның сөйләм телендә «Боҗра» («Кольцо») буларак та кулланыла. Бирегә җәмәгать транспортының барлык маршрутлары килә һәм төрле тарафларга юл ала. Казан ханлыгы чорларында әлеге тирәләрнең үз атамасы булгандыр, әлбәттә. 1768 елда архитектор Василий Кафтырев шәһәрнең үзәк мәйданында йортларны «боҗра» рәвешендә урнаштыра. Генераль планны император Екатерина II шәхсән...

Казанның хәзерге Тукай мәйданы халыкның сөйләм телендә «Боҗра» («Кольцо») буларак та кулланыла. Бирегә җәмәгать транспортының барлык маршрутлары килә һәм төрле тарафларга юл ала. Казан ханлыгы чорларында әлеге тирәләрнең үз атамасы булгандыр, әлбәттә. 1768 елда архитектор Василий Кафтырев шәһәрнең үзәк мәйданында йортларны «боҗра» рәвешендә урнаштыра. Генераль планны император Екатерина II шәхсән үзе раслаган, диләр.
Тукай мәйданындагы «Кольцо» сәүдә-күңел ачу үзәгенең атамасы тарихи мәгълүматларга нигезләнгән. 23 мең квадрат метр мәйданлы бинага 100дән артык кибет, уен заллары, ресторан, матурлык салоны, кафелар урнашкан. «Каро Фильм» кинотеатры гына да 6 залдан гыйбарәт. «Кольцо» җиде яктагы ишекләрдән (җир өстендә һәм метро станциясеннән) кереп булуы белән дә үзенчәлекле. Сатып алучылар ачык мәйданчыктагы, шулай ук җир астындагы күпкатлы паркинглардан файдалана ала. Сәүдә үзәгендәге концерт мәйданчыгында өлкәннәр һәм балалар өчен төрле чаралар үткәрелә, елга бер мәртәбә «Мисс Кольцо» конкурсы оештырыла. 2006 елда төзелгән «Кольцо» казанлылар һәм кунаклар күңелендә абруй яуларга өлгерде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading