Шәһри Казан

Пенсия фонды бинасы

Тукай мәйданы элек Куйбышев исемендә иде. Җәмәгать транспортының һәр төре шушы урында тукталыш ясады. Берничә ел элек Пушкин һәм Бутлеров урамнары буенча трамвай хәрәкәте бетерелде. Әлеге мәйданда «Вузовец» кинотеатры, Казан трамвай-троллейбус идарәсе эшли иде. Аларның чиктән тыш тузган биналары сүтелде. Тукай мәйданы тирәсендәге тузган биналар, торак йортлар күңелсез кыяфәттә иде....

Реклама

Тукай мәйданы элек Куйбышев исемендә иде. Җәмәгать транспортының һәр төре шушы урында тукталыш ясады. Берничә ел элек Пушкин һәм Бутлеров урамнары буенча трамвай хәрәкәте бетерелде. Әлеге мәйданда «Вузовец» кинотеатры, Казан трамвай-троллейбус идарәсе эшли иде. Аларның чиктән тыш тузган биналары сүтелде. Тукай мәйданы тирәсендәге тузган биналар, торак йортлар күңелсез кыяфәттә иде.
Әлеге урында 2005 елда «Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге» дәүләт учреждениесе бинасы сафка басты. Ул «ТАИФ СТ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять тарафыннан төзелде. Заманча технологияләргә нигезләнеп төзелгән бина шәһәрнең тарихи үзәгенә матурлык һәм затлылык өстәде.
Пенсия фонды бүлеге электрон технологияләр белән җиһазландырылган, эчке электрон документ әйләнеше кулланыла. Болар халыкка тиз һәм сыйфатлы хезмәт күрсәтү мөмкинлеге бирә. Пенсия фонды бүлегенең интернет сайты «Серебряные нити - Поволжье-2008» конкурсында җиңү яулады.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: