Шәһри Казан

«Шаляпин Палас Отель»

Узган гасырның архитектура һәйкәле 4 йолдызлы кунакханә сыйфатында торгызылды. Бина бөек җырчы Федор Шаляпинның иҗаты чәчәк аткан чор мохите белән сугарылган. Биредә милли нәкыш үрнәкләре кулланылып, классик стильдә бизәлгән 123 номер, фитнес-үзәк, конференц-зал, бассейн, сауна, физик күнегүләр залы, ресторан һәм кафе урнашкан. Кунакханә INTURMARKET-2012 һәм MITT-2012 халыкара күргәзмәләрендә үзен уңышлы...

Реклама

Узган гасырның архитектура һәйкәле 4 йолдызлы кунакханә сыйфатында торгызылды. Бина бөек җырчы Федор Шаляпинның иҗаты чәчәк аткан чор мохите белән сугарылган. Биредә милли нәкыш үрнәкләре кулланылып, классик стильдә бизәлгән 123 номер, фитнес-үзәк, конференц-зал, бассейн, сауна, физик күнегүләр залы, ресторан һәм кафе урнашкан. Кунакханә INTURMARKET-2012 һәм MITT-2012 халыкара күргәзмәләрендә үзен уңышлы тәкъдим итте. Номерлар бәясе, дәрәҗәләренә карап, тәүлегенә 3000-30000 сум. Ресторанда, Европа халыклары аш-сулары белән беррәттән, татар һәм рус милли ризыклары да әзерләнә. Иртәнге аш - «швед өстәле», бассейн, күнегүләр залы номер бәясенә кертелгән, ягъни бушлай. Җиде яшькә кадәрге балалар номердагы ятакларга сыйса (өстәмә караватлар соратып кертелмәсә), алар өчен түләү алынмый. Кунакханәгә үзең белән йорт җәнлегең булган очракта да урнашырга мөмкин.
«Шаляпин Палас Отель» туристлыкны үстерүгә лаеклы өлеш кертә. Ул, Россиянең башка шәһәрләреннән һәм чит илләрдән килгән кунаклар өчен Казан Кремленә, Болгарга, Свяжск утрау-шәһәрлегенә һәм Алабугага экскурсияләр оештырып, Татарстанны дөньяга таныта.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: