16+

72 яшьлек троллейбус йөртүчесе: “Каберемә троллейбус куярсыз!”

Бу дөньяда уникаль һәм кызыклы кешеләр бик күп. Менә сез Казанда иң өлкән троллейбус йөртүчесен беләсезме? Габделхалик Хонмуродовка 72 яшь, шуның 52 елын руль артында уздырган, әле дә башкала халкына хезмәт итә. Җитәкчелек тә хөрмәт итә үзен. Тик әлегәчә фатиры гына юк...

72 яшьлек троллейбус йөртүчесе: “Каберемә троллейбус куярсыз!”

Бу дөньяда уникаль һәм кызыклы кешеләр бик күп. Менә сез Казанда иң өлкән троллейбус йөртүчесен беләсезме? Габделхалик Хонмуродовка 72 яшь, шуның 52 елын руль артында уздырган, әле дә башкала халкына хезмәт итә. Җитәкчелек тә хөрмәт итә үзен. Тик әлегәчә фатиры гына юк...

Габделхалик Хонмуродов тумышы белән Таҗикстаннан, Татарстан башкаласына 2005 елда күченгән. Монда килү белән тролллейбус йөртүчесе булып эшли. Туган илендә дә әлеге һөнәр буенча хезмәт куйган. Ул 1969 елда Дүшәнбе шәһәрендә белгечлек алган да, инде бер елдан соң троллейбус руле артына утырган. Дөрес, иң элек машина йөртүчесенә укырга уйлаган, әмма үз тормышын җәмәгать транспортны белән бәйлисе килү теләге үзенекен алган. Хонмуродов әйтүенчә, ул кешеләр янында йөрергә, алар белән аралашырга ярата, ә аның иң бәхетле мизгеле – ул йөрткән троллейбусның халык белән тулы булуы. Габделхалик абый 1977 елдан 2004 елга кадәр Таҗикстанда инструктор булып эшләгән, бер елдан Казанга килгәч тә паркта җитәкче вазыйфасына керешкән. Тик троллейбус үзенә тартып торган, шуңа күрә дә түзә алмыйча руль артына утырырга карар кыла.

- 52 ел троллейбуста эшлисез, әле җитмәсә 72 яшь булуга да карамастан, һаман да сез руль артында утырасыз. Бу эш туйдырмадымыни? – дип сорыйм аннан, шаккатуымны яшерә алмыйча.
- Мин яраткан эшемнән башка яши алмыйм, ул магнит кебек үзенә тартып тора. Әтием гел әйтә иде: “Көчең булганда эшлә!”, мөмкинлегем бар, өйдә тик ятасым килми. Күзем дә яхшы күрә, йөртүчеләр ел саен медицина күзәтүе аша уза, һәрвакыт миңа уңай нәтиҗә язалар. Олы кеше булгач, ник ташлама ясамыйсыз дип әйтәм табибларга, ә алар күзегез болай да яхшы күрә, ташлама кирәкми сезгә, дип әйтәләр. Әле бернинди проблемасыз Коръән укыйм, буш вакытымны шушы изге китап белән уздырам. 2008 елда хаҗ да кылым кайттым, – диде Гаделхалик Хонмуродов.

- Ә ни өчен нәкъ менә троллейбуста эшләүне сайладыгыз? Автобуста да халык күп бит.
- Троллейбус чиста бит ул, монда майга да батып кайтмыйсың, йөртүе дә уңайлы. Минем 9 балам бар, барысы да шушы транспортта эшләде һәм эшли. 25 оныгым арасында да минеке кебек һөнәрне сайлаучылар җитәрлек. Шунысын да әйтәсем килә, миңа Казан шәһәре бик ошый, аны яратам, шуңа күрә дә урамнарыннан троллейбус белән узасым киләдер. Туган ягым Таҗикстанга кайткач та, авырый башлыйм, тизрәк монда ашкынам, аэропорттан Татарстан башкаласына төшүгә бөтен авыруым бетә, – дип сөйләде ярты гасыр дәвамында троллейбус йөртүче абый.

Үзе эшләгән предприятие МУП “Метроэлектротранс”та Габделхалик Хонмуродовны матур гына итеп бабай дип йөртәләр икән. Баксаң, аннан да өлкәнрәк йөртүче юк, шуңа күрә дә ул һәрвакыт почетта. Җитәкчелек тә хөрмәт итә үзен. Ул түрәләренә рәхмәтле, чөнки башкалар кичке 9-10нарга кадәр эшләгәндә, аның графигын 5кә кадәр генә ясаганнар. Бер юлы картлыгына сылтап, аңа хезмәттәшләре кебек үк атнасына ике көн ял итәргә тәкъдим иткәннәр, тик Хонмуродов, нишләп карт булыйм, яшьләргә караганда әйбәтрәк эшлим мин дип, җитәкчелек сүзен кырт кискән. Өйдә ике көн нишләп булганын аңламый ул, үзенә урын таба алмый йөри, тизрәк троллейбус руле артына ашкына. Аны юл чистартучылар да белә икән, Казан урамнарыннан узып киткәндә сәлам биреп калалар. Якшәмбе базарга чыккач та, берәр пассажир танымыйча калмый, хәлләрен сорашып китә.

Габделхалик Хонмуродов оныгы белән үзе эшләгән предприятиесе биргән Короленко урамында урнашкан тулай торакта яши. Ул да троллейбус йөртергә хыяллана, әмма әлегә кондуктор урынында эшкә ияләшә. Бабай кайвакыт туганнарына каберемә троллейбус куярсыз инде дип, шаярта икән. Әлеге транспортка булган мәхәббәтен шуннан аңларга була инде. Шулай да, башымдагы бер сорау миңа тынгылык бирми: инде ярты гасырдан артык һөнәренә тугъры калган, 72 яшендә әле дә троллейбус йөртеп, халыкка хезмәт итүче бабай Казаннан, ким дигәндә, бер бүлмәле булса да фатирга лаек түгел микән?

Рәсим Хаҗиев

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Гади халыкка юктан башка суз эйтмилэр , кайдада

    • аватар Без имени

      0

      0

      Һис шикһеҙ.тейеш,тик беҙҙә эшләгән кешене бик һирәк осраҡта ғына ҡайғырталар.Афарин, тиергә генә ҡала

      Мөһим

      loading