16+

Алар – Суверенитет яшьтәшләре

Рамилә Азмуханова: - Мин 1990 елның 30 августында туганмын. Яңа Татарстанның яшьтәше булуым белән бик горурланам. Дусларым алдында мактану өчен дә бер сәбәп ул. Минем туган көнемдә ел да салют аталар дип әйтү үзе генә дә ни тора. Үзем Чувашстанның Канаш шәһәреннән. Унөч яшьләремдә беренче тапкыр Казанга килдем һәм шәһәр...

Рамилә Азмуханова: - Мин 1990 елның 30 августында туганмын. Яңа Татарстанның яшьтәше булуым белән бик горурланам. Дусларым алдында мактану өчен дә бер сәбәп ул. Минем туган көнемдә ел да салют аталар дип әйтү үзе генә дә ни тора. Үзем Чувашстанның Канаш шәһәреннән. Унөч яшьләремдә беренче тапкыр Казанга килдем һәм шәһәр...

Рамилә Азмуханова:


- Мин 1990 елның 30 августында туганмын. Яңа Татарстанның яшьтәше булуым белән бик горурланам. Дусларым алдында мактану өчен дә бер сәбәп ул. Минем туган көнемдә ел да салют аталар дип әйтү үзе генә дә ни тора.
Үзем Чувашстанның Канаш шәһәреннән. Унөч яшьләремдә беренче тапкыр Казанга килдем һәм шәһәр миңа бик ошады. Унбиш яшемдә, Казан үзенең меңьеллыгын бәйрәм иткәндә, Татарстан белән бер үк көнне туган булуымны белдем. Әллә шул да миңа тәэсир иттеме, мәктәпне тәмамлагач, Казан институтына укырга керергә булдым. Казан химия-технология институтын тәмамлап, хәзер Фәннәр Академиясе каршындагы Арбузов исемендәге Органик һәм физик химия институтында кече фәнни хезмәткәр булып эшлим. Казан шәһәрен бик яратам. Мин сәяхәтләргә еш йөрим. Чит илләр, шәһәрләрне үзебезнең республика белән чагыштырам. Барган бер җиремдә Казан турында сөйлим. Казан да үсә, мин дә аңардан калмаска тырышам. Республика көне уңаеннан матур чаралар булачак, мин дә, бию белән шөгыльләнгәнгә күрә, туган көнемдә бию кичәсе уздырачакмын. Аннары дусларым белән салют карарга барачакмын.

Алсу Билалова:
- Мин Новгород өлкәсендә туганмын. Миңа өч яшь булганда, гаиләбез белән әти-әнинең туган ягына - Аксубайга күчеп кайтканбыз. Татарстан Республикасы белән бер көнне тууымны мин ун яшемдә чакта белдем. Республиканың ун еллыгы уңаеннан, телевизордан зур концерт күрсәттеләр. Шунда әнием миңа Татарстан мөстәкыйльлек алган көндә тууымны әйтте. Казанда яшәү минем хыялым иде. Мәктәпне тәмамлагач, Димитровгра́д шәһәрендә укыдым. Биш ел элек Казанга килеп яши башладым. Кияүгә чыктым, кызым туды. Хәзер аның белән декрет ялында утырам. Казанны бик яратам, монда яшәвем белән горурланам.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading