16+

Авыл хезмәтчәннәре Африка җимешләрен дә үстерә

«Казан» агросәнәгать паркында 19 октябрьдә Мамадыш, Арча, Кукмара районнарының агрохуҗалыклары, фермерлары һәм кулланучылар кооперативлары сәүдә итте.

Авыл хезмәтчәннәре Африка җимешләрен дә үстерә

«Казан» агросәнәгать паркында 19 октябрьдә Мамадыш, Арча, Кукмара районнарының агрохуҗалыклары, фермерлары һәм кулланучылар кооперативлары сәүдә итте.

Авыл җирле үзидарәләре шәхси хуҗалыклар үстергән яшелчәләрне һәм яңа уңышттан ясаган продукцияне алып килгән.
Казанлылар җыр-музыка астында ярминкә мәйданына уза. 
- Концерт программасы әзерләдек. Райондашларыбыз азык-төлек сатса, без рухи азык тәкъдим итәбез, - ди Мамадыш мәдәният йортының "Автоклуб"ы директоры Алинә Нигъмәтҗанова.
Сәүдә рәтләрендәге өстәлләрдә ит һәм яшелчә мулдан. Кукмара районы вәкилләре рәтендәге өстәлдә сәер әйберләргә тап булдык. Күз күрмәгән, колак ишетмәгән бу җимешләр Березняк авылында Шәриповлар бакчасында үсә икән.
- Африкада үсә торган кивано кыяры белән "гуси-лебеди" дигән ташкабак болар, - дип таныштырды Гөлинә Шәрипова.
- Казандагы ярминкәләрдә 9 ел рәттән катнашабыз. Шәхси хуҗалыклар җитештергән продукцияне алып киләбез, казанлыларның табыны яңа уңыштан тулып торсын, дип тырышабыз, - ди Берензняк авылы җирле үзидарәсе башлыгы Рөстәм Шәрипов әңгәмәгә кушылып.
Мамадыш, Арча һәм Кукмара районнары ярминкә вакытында хәйрия чәй табыннары да оештырганнар. 
- Кызларыбыз коймакларны иртән үк  пешерергә кереште. Өлкәннәр рәхмәтләр әйтеп, чәй эчеп узалар. Игелекле гамәл кылгач, үзебезгә дә күңелле, - ди Арча районының Урта Аты авылы җирле үзидарәсе секретаре Лилия Газизова.

"Казан" агросәнәгать паркындагы ярминкәдәге бәяләр (килограммнарда):
Сыер ите- 420-550 сум,
Сарык ите-750 сум,
Бәрәңге-25 сум, 
Кәбестә-24 сум, 
Кишер-25 сум,
Суган-24-30 сум, 
Шикәр комы-60 сум,
Он-27 сум,
Сөт (литры) 50 сум.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading