16+

Машинагызга шина алдыгызмы әле, кайсы яхшырак?

Шиномонтажларга чират юк әле. Әлегә.

Машинагызга шина алдыгызмы әле, кайсы яхшырак?

Шиномонтажларга чират юк әле. Әлегә.

Юлларда машинагыз белән куркыныч танго башкарасыгыз килмәсә, көпчәкләрне кышкысына алыштыру турында хәзер үк уйланырга кирәк.

Базардагы ситуация
Көнбатыш брендлар Россиядән китте, ләкин заводлар калды. Ә алар белән технологияләр дә, җиһазлар да. Соңгысын алып чыгарга тырыштылар, ләкин... барып чыкмады. Ә менә шиналар җитештерүгә каралган предприятиеләр саны баштан ук җитәрлек булган.

- Конкрет бу сегментта 2022 елга без бик көчле позициягә мендек, - дип билгеләп үтә Россия автосервислар берлеге идарәсе әгъзасы Илья Плисов. – Инженерлар, технологлар, тәҗрибә – барысы да җитәрлек иде. Чимал белән кыенлыклар барлыкка килде, ләкин аларны да оператив хәл иттеләр.
Без югалткан бердәнбер әйбер – брендлар үзләре. Чит ил компанияләре башка фирма маркалары астында үз продукциясен сата алмыйлар. Искәрмә - санкцияләргә кул селтәп, Киров һәм Воронежда заводларны үзләре белән (һәм үз исеме астында) калдырганнар Pirelli итальяннары. Өстәвенә, Липецкта заводны берничә айга гына туктаткан һәм җитештерүне 2022 елда ук яңадан торгызган японнарның Yokohamaсы. Калганнар очрагында чыгу юлы тиз табылды - ребрендинг! Әйтик, финнарның Nokian Ikon га әверелде, алманарның Continental - Gislaved ка, французларның Michelin - Farlight һәм Selna... Асылда, исемнәр генә үзгәрде. Технологияләр, сыйфат, җитештерү стандартлары – элеккечә.

Гомумән алганда, дефицит та, барлык бәя категорияләрендә ассортимент белән проблемалар да күзәтелми.

Бәяләр
- Әлбәттә, бәя арту күзәтелә, ләкин ул һәрхәлдә инфляциянең урта дәрәҗәсеннән түбәнрәк, - дип өсти Илья Плисов. - Сәбәпләре күп, әмма төп сәбәбе - югары көндәшлек.
Көпчәкләр бәясенең узган ел белән чагыштырганда 5 проценттан бераз гына артканын күзәтергә мөмкин.

Шиномонтажникларга килгәндә, алар үз керемен клиентлар саны хисабына ала. Кемдер, әлбәттә, эш өчен бәяне күтәрергә мөмкин.  Резинаны алыштыру хезмәтләре (дүрт көпчәкне җыю/сүтү һәм балансировка ясау) елның теләсә кайсы вакытында уртача 2500 - 3000 сум тора.

Кайсысын сайларга?
Әгәр брендлар турында сөйләсәк, вариантларда җитешсезлек юк. Аерым тема – кытай шиналары. Бу ил компания шиналарының бәясе түбән, сыйфаты бик яхшы. Тик... сүз җәйге резина турында барса гына. Кытайда барысын да компьютерда исәпләргә тырышалар, ләкин кар, салкын сынауларына тиешле игътибар бирмиләр. Аларның кышкы покрышкаларны тикшерергә мөмкин булган нормаль полигоннары да, тәҗрибәләре юк. Хәер, алар начар резина ясыйлар дип әйтмибез, дип белдерә белгечләр. Алар белән йөреп була, һәм әгәр экономияләү бурычы бар икән - бу нормаль вариант.

Протектор кышкы һәм җәйге була. Кышкыларда төрле шакмаклар, буразналар, киң канаулар бар. Барысы да пычрак юл белән ябышуны арттыру һәм кар, пычрак, вак боз кисәкләре шунда тулыр өчен эшләнгән. Кыскасы, вак элементлар никадәр күбрәк һәм канаулар киңрәк булса - кышкы көпчәк өчен шулкадәр яхшырак.

Сүз уңаеннан, һәр сезонга туры килә торганны алырга киңәш итмиләр. Ул кыш буена бер-ике тапкыр кар яуган яки бөтенләй яумаган көньяк төбәкләрдә яшәүчеләр өчен генә ярап куячак.

Исегездә тотыгыз
Юл йөрү кагыйдәсе буенча, җәйге резинада протекторның калган тирәнлеге 1 мм дан да ким булмаска тиеш, кышкысында - 4 мм (сүз җиңел машиналар турында). Әгәр резиналарыгыз күбрәк тузган икән,  500 сум штраф түләргә мөмкинсез.
Ә менә «Ш» билгесе күптән мәҗбүри рәвештә булырга тиеш түгел.

Лилия Яфизова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading