16+

Татарстан балын башкорт балы дип сатучылар да юк түгел

Татарстан иң тәмле бал җитештерелә торган төбәкләр өчлегенә кергән. Бу хакта «Газета.Ru»га tutu сәяхәтләр сервисы экспертлары хәбәр иткән.

Татарстан балын башкорт балы дип сатучылар да юк түгел

Татарстан иң тәмле бал җитештерелә торган төбәкләр өчлегенә кергән. Бу хакта «Газета.Ru»га tutu сәяхәтләр сервисы экспертлары хәбәр иткән.

Бөтен ил буйлап 1200дән артык кеше арасында уздырылган сораштыру нәтиҗәсендә иң тәмле бал Башкортстанда, аннан кала Алтай краенда һәм Татарстанда җитештерелә дип табылган.

Башкортстан балы 35,72 процент тавыш җыйган. Икенче урында - 14,4 процент тавыш белән Алтай крае, ә өченче урында - Татарстан (4,83 процент). Иң тәмле бал бишлеген Краснодар крае һәм Ростов өлкәсе йомгаклый - алар өчен 4,33 һәм 2,33 тавыш биргәннәр.
Умартачыларыбыз үзләре бу күрсәткечтән канәгатьме? Татарстан балын таныту өчен нәрсә эшләргә кирәк? Без алардан шулар хакында сораштык.

“Безнең бал башкорт балыннан калышмый”
Тәтеш районының Кече Әтрәч авылы умартачысы Фирдинат Вафин фикеренчә, Татарстан балының тәме Башкортстанныкыннан калышмый. 
- Аларда да, бездә дә бал җыела торган үсемлекләр бер төрле. Шул ук юкә мәсәлән. Экспертлар монда фәкать сораштырганнар гына, кайсы төбәктән җыелганын әйтмичә, баллардан авыз иттереп карасалар, иң тәмлесе безнең бал булыр иде. Монда Башкорт балы дигән бренд булу зур роль уйнагандыр. Бренд булгач, ул иң тәмлесе, яхшысы һәм сыйфатлысы дигән фикер яши. Яшерен-батырын түгел, Татарстанның юкә балын Башкортстаннан килеп алып, аны башкорт балы дип сатучылар да юк түгел, - ди умартачы.
Алтай балын таныту буенча да көчле реклама баруын әйтә ул.
- Дөрес, анда бездә үсми торган үсемлекләр бар. Шул төрлелеге белән дә кызыксындыралардыр, - ди ул.
Сүз уңаеннан: Фирдинат Вафин 2022 елда Башкортстанда узган “Татлы бал” бөтенроссия бәйгесенең “Юкә балы” номинациясендә беренче урынны алган иде. Республика умартачылары арасында бу беренче җиңү булды.

Әлкидән Рәсим Саттаров та күрше төбәкләрдә җитештерелә торган юкә балының Башкортстанга китүен әйтә.
- Халыкның аңына кергән инде ул Башкортстан балы дигән бренд. Бөтен төбәктә дә бар тәмле бал, ул җитештерүчедән тора. Бу статистикага таянырга кирәкми, сораштырып кына ачыклап булмый аны, - ди ул.

Алтай бал бирә торган үсемлекләргә бай
Алтай балларын сатучы Лилия Мингалиева да әлеге төбәкнең бал үсемлекләренә бай булуын әйтә. Аның туганы Алтайда умартачылык белән шөгыльләнә. 
- Татарстанда ике генә төрле бал: юкәнеке һәм чәчәк балы. Юкә балы бик аз була. Һава торышы уңай килсә генә. Сатып алучыларга, нигездә, чәчәк балы гына тәкъдим ителә. Ә Алтайда кортлар дягель, золотарник, донник, фацелия, экспарцет, козлобородник һәм башка бик күп төрле үсемлекләрдән җыялар. Башкорт балын да ашап караганыбыз бар. Ул да бик тәмле. Татарстан балы алардан чынлап та калыша. Бездә кырларны агулау проблемасы да бар. Мондый шартларда бал җитештерү аеруча авыр. Кортлар каян һәм күпме бал җыя ала, шуның белән канәгатьләнергә кала, - ди ул.

Фирдинат Вафин исә бездә генә түгел, Башкортстанда да, Алтайда да кырларны агулау очраклары күп, бу проблема бөтен төбәктә дә бар, ди. Борынгы грек табибы Гиппократның киңәшен дә искә алды.
- Кеше үзе яшәгән урында үскән әйберләрне кулланырга тиеш, шул очракта аның организмына бөтен кирәкле минераллар һәм витаминнар керә. Бал белән дә шулай ук, - ди.

Лилия Мингалиева фикеренчә, Россиядә гомумән бал ашау модасы юк. Бәясе дә арзан, умартачының чыгымнарын да, бал җитештерүгә керткән көчен дә акламый, ди ул.  

Реклама аксый
Биектау умартачысы Алмаз Шакиров Татарстан умартачыларына авыр шартларда эшләргә туры килүе белән килешә, әмма аңа карамастан, без сыйфатлы бал җитештерәбез, ди ул.
Аныңча, “Татарстан балы” дигән бренд булдыру эшен тизләтергә генә кирәк. Аны рекламалау да аксый, ди Алмаз.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Умартачылык һәм аквакультура секторы мөдире Динард Гатауллин бу юнәлештә эш баруын әйтте.
- Бренд буларак татар балына патент якын елларда алыныр дип торабыз. Аны алу процессы шактый вакыт таләп итә. Ул юнәлештә эшлибез, - ди ул.  
Бездә бал үсемлекләре әз дию белән исә килешеп бетми. Аның сүзләренчә, алар бездә җитәрлек, кырларга да бал бирә торган культуралар игелә.

Быел Татарстан умартачылары җитештергән бал күләме 3,8-3,9 мең тоннага якын улыр дип фаразлана. Ахыргы саннар ноябрьдә генә билгеле булачак. Узган ел 3,7 мең тонна тәшкил иткән.

Татарстанда, Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсенең 1 июньгә булган мәгълүматларына караганда, 148 мең умарта оясы исәпләнә. Бөтен Россия буенча 3 миллион тирәсе.   

Сораштыруда катнашучылар иң тәмле бал төрләрен дә атаганнар:
юкә балы - 20,88 процент
чәчәк алы - 18,63 процент
карабодай бал - 11,99 процент
тау балы - 7,68 процент
кыргый бал - 6,18 процент
болын балы – 6 процент
акация балы - 4,96 процент
тайга балы - 4.59 процент
урман балы  - 3,75 процент
донник балы - 3,56 процент

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading