16+

Бер бакчага бөтен дөнья сыячак

Казанда быел төзекләндерелә торган утыз парк һәм скверның берсе - Ямашев проспекты белән Гаврилов урамы кисешкән урындагы яшел зона. - Татарстан Президенты тарафыннан игълан ителгән Парклар һәм скверлар елы кысаларында, без әле «Крылья Советов» паркын да комплекслы яңартабыз, - диде Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимияте башлыгы Тимур Алибаев 85...

Бер бакчага бөтен дөнья сыячак

Казанда быел төзекләндерелә торган утыз парк һәм скверның берсе - Ямашев проспекты белән Гаврилов урамы кисешкән урындагы яшел зона. - Татарстан Президенты тарафыннан игълан ителгән Парклар һәм скверлар елы кысаларында, без әле «Крылья Советов» паркын да комплекслы яңартабыз, - диде Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимияте башлыгы Тимур Алибаев 85...

Казанда быел төзекләндерелә торган утыз парк һәм скверның берсе - Ямашев проспекты белән Гаврилов урамы кисешкән урындагы яшел зона.
- Татарстан Президенты тарафыннан игълан ителгән Парклар һәм скверлар елы кысаларында, без әле «Крылья Советов» паркын да комплекслы яңартабыз, - диде Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимияте башлыгы Тимур Алибаев 85 нче мәктәптә халык белән очрашуда.
Ямашев проспектындагы яшел зонада «Континент» скверы барлыкка киләчәк.
- Биредә Япония, Евразия, Австралия, Америка, Африка «материклары» булачак, алар шул җирлекләргә хас үзенчәлекләр белән бизәләчәк. Мәсәлән, «Япония»гә сакура агачлары утыр­тылачак, - дип таныштырды проект авторы Дарья Толовенкова.
Сөйләшү сорау-җавап тәртибендә барды. Форсаттан файдаланып, мин дә: «Африка мәйданына өч-дүрт метрлы синтетик пальма урнаштырсаң, экзотик күренеш булыр иде», - дип сүз каттым. Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталья Фишманга ошады бу тәкъдимем.
- Балалар уен мәйданчыгы Казан Кремле рәвешендә булачак. Волейбол һәм баскетбол мәйданчыклары да эшләнеләчәк. Экстремаль спортка да урын табылачак. Велосипедта һәм роликларда йөрүчеләргә резина юллар сузылачак. Физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең мәнфәгатьләре дә уйланыла төзелеш башкарганда, - дип дәвам итте чыгышын Дарья Толовенкова. - Этләр йөртү өчен махсус почмак калдырылачак.
Ата-аналар: »Балалар кафесы булырмы?» - дип кызыксындылар. Булачак, моннан тыш, концертлар өчен күчмә «җәйге сәхнә» дә китереләчәк.
Яңа Савин районының Чыршы бәйрәме шушы урында уза торган иде.
- Быелдан башлап, район­күләм Чыршы бәйрәме Җиңү паркының Чуйков урамы тарафындагы буш мәйданда оештырылачак, - дип ачыклык кертте Тимур Алибаев. - Ямашев проспектындагы скверны киләчәктә Гаврилов урамына илтүче күпер дамбасы астыннан җәяүлеләр кичүе ясап, Казансу яр буена тоташтыру планы да бар.
«Континент» скверы йөз миллион сумга төшәчәк. Республика һәм Шәһәр көненә, ягъни 30 августка скверның әле беренче этабы гына ачылачак.
- Татарстанда һәм Казанда парклар актив рәвештә яңартылачак. Эш барышында халык тәкъдимнәренә дә таяначаклар. Ләкин төзекләндерелгән яшеллекләрне бергәләшеп сакласак та иде, - дип теләкләрен ирештерде Наталья Фишман.
- Эшкуарлар парк төзелешенә ярдәм күрсәтергә уйласа, без бик шат һәм рәхмәтле булыр идек. Әйтик, үзеңнең исемеңдәге эскәмия куярга була, - диде очрашу ахырында район хакимияте башлыгы Тимур Алибаев.
«Континент» скверы төзелешендә Африка студентлары да эшли.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading