16+

Кондуктор да кеше бит

Редакциягә укучыбыз Наил абый Гатауллин борчылып шалтыратты. Автобуста булган күңелсез вакыйгадан соң аның тәмам кәефе киткән. - Крутушка бистәсенә бара торган 78 нче номерлы автобуска утырдым. Кузгалып киттек. Ни өчендер кондуктор бары Восстание тукталышында гына керде автобуска. Үзеннән спирт исе килә. Гөнаһысына керә алмыйм, шуңа да, эчкәндер дип, яла да...

Кондуктор да кеше бит

Редакциягә укучыбыз Наил абый Гатауллин борчылып шалтыратты. Автобуста булган күңелсез вакыйгадан соң аның тәмам кәефе киткән. - Крутушка бистәсенә бара торган 78 нче номерлы автобуска утырдым. Кузгалып киттек. Ни өчендер кондуктор бары Восстание тукталышында гына керде автобуска. Үзеннән спирт исе килә. Гөнаһысына керә алмыйм, шуңа да, эчкәндер дип, яла да...

Редакциягә укучыбыз Наил абый Гатауллин борчылып шалтыратты. Автобуста булган күңелсез вакыйгадан соң аның тәмам кәефе киткән.
- Крутушка бистәсенә бара торган 78 нче номерлы автобуска утырдым. Кузгалып киттек. Ни өчендер кондуктор бары Восстание тукталышында гына керде автобуска. Үзеннән спирт исе килә. Гөнаһысына керә алмыйм, шуңа да, эчкәндер дип, яла да ягасым килми, составында спирт булган дарулар да кулланган булуы мөмкин бит. Кыскасы, бу кондуктор хатын дорфа гына билет сата башлады. Миңа килеп җиткәч, арбама ымлап, багаж өчен түләгез, дип кычкырды. Аның үзен шулай ямьсез тотышыннан коелып төштем, - ди Наил абый. - Юлда йөрү картамны сузып, шуннан гына багаж өчен аласызмы соң, дип сорадым. Кондуктор исә тагын да зәһәрләнеп, миңа тере акча түләгез, андый функцияне карта аша үтәп булмый, багаж өчен 20 сум бирәсез йә төшеп каласыз, дип бәйләнә башлады. Ул да түгел, кондукторга кушылып, аты-юлы белән, автобус йөртүче дә сүгенергә тотынды. Элек ул арба өчен беркайчан да акча сораганнары юк иде, хикмәт анда да түгел, барысын да тыныч кына да аңлатырга була ләбаса, нигә акырырга, кешеләр алдында уңайсыз хәлдә калдырырга? Тиздән Казанда чемпио­нат узачак, туристлар, кунаклар да күп килер, әнә шундый кондукторлар өчен безгә оят булмасмы?
Чынлап та, үзләрен дорфа тоткан, ямьсез кыланган, эленке-салынкы киенгән кондукторлар белән еш очрашырга туры килә җәмәгать транспортында. Кондукторларны эшкә алганда нинди таләпләр куела, алар өчен аерым эш киемнәре каралганмы, автобуста кеше авыр хәлдә калганда кондуктор ничек ярдәм итәргә тиеш? Әлеге сорауларга җавап эзләп, Казан шәһәре мэриясенә мөрәҗәгать иттек.
Казан шәһәре мэриясенең матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматлар буенча, пассажирларга тиешле хезмәт күрсәтүне яхшырту максатында, кондукторларны укыту программасы төзелгән икән. Әлеге укулар нигезендә, кондукторларны беренче медицина ярдәме күрсәтергә, толерантлыкка, пассажирларга итагатьле хезмәт күрсәтергә, инглиз телендә аралашырга өйрәтәләр.
Универсиада алдыннан шәһәр җәмәгать транспортында эшләүчеләр өчен, шул исәптән кондукторларның да бердәм формасын булдырганнар. Билет сатучылар куе кызыл төстәге альяпкычлардан йөрер­гә тиеш, күкрәкләрендә исемнәре, фамилияләре язылган бейдж эленгән булу шарт. Мэрия хезмәткәрләре әйтүенчә, ай саен кондукторларга пассажирларга ягымлы булу, этика, культура кагыйдәләрен үтәү буенча лекцияләр үткәрәләр. Шулай ук һәр салонда шикаять белдерү өчен автобус караган предприятиенең телефон номеры күрсәтелгән була. Кондукторлар эшкә урнашканда махсус инструктаж уза. Билет сатучыга карата канәгатьсезлек белдерсәләр, кондуктор үзен дорфа тотса, административ штрафка тартыла. Хезмәт хакын «кисәргә» мөмкиннәр. Гомуми кулланылыштагы пассажирлар өчен җир өсте транспортыннан файдалану кагыйдәләре буенча (6.1.14 пункт), кондуктор, кешенең хәле авырайган очракта транспортны туктатып, ашыгыч ярдәм хезмәтен чакыртыр­га, бу хакта предприятиенең диспетчерына хәбәр итәргә тиеш.
Кондукторларга үзлә­рен яхшы яктан күрсәтү өчен стимуллар җитәрлек, әйтик, ел саен традицион төстә «Елның иң яхшы кондукторы» бәйгесе уза. Кызганыч, таләпләр, кагыйдәләр гамәлдә булса да, аны үтәмәүчеләре дә очрый. Тәҗрибә рәвешендә мин дә кондукторларны сынап карарга булдым. Җәмәгать транспортында билет алмый барып карадым, янәсе, акча янчыгым өйдә калган, юлда йөрү картам юк. Әллә миңа яхшы күңелле билет сатучы эләкте, әллә үзем кызгандыра белдем шунда, кондуктор миңа бушлай барырга рөхсәт итте. «Ни өчен кайчак кондукторлар дорфа булалар икән?» - дигән соравыма:
- Иртәнге сәгать биш­тән көне буе аяк өстендә йөреп кара, хезмәт хакын тиешле дәрәҗәдә түләмиләр. План, дип бәйлә­нәләр. Җитмәсә пассажирлары юк белән башны катыра, шундый шартларда эшләсәң, син ничек кычкырыр идең икән? - дип җавап бирде.
Халыктан шикаять килгән саен кондукторларны эштән азат итеп булмый, билгеле. Болай да билет сатучы булып эшләргә килергә теләүчеләр сирәк. 4 нче ПАТПның контроль ревизия хезмәтенең җитәкчесе Елена Семелева кондукторлар арасында да төрлесе очрый ди. Наил абыйга очраган кондуктор мине бушлай алып барыр идеме икән дип уйлап куйдым. Ә аны пассажир белән дорфа сөйләшкәне өчен нинди җәза көтә? Бу хакта язганнарга кире кайтып, газетабызның алдагы саннарында хәбәр итәрбез әле. Хәзер 78 нче автобуста укучыбыз белән булган вакыйганы 4 нче ПАТП тикшерә.
Кондукторлар эшчәнлегенә карата фикерегезне, маршрутның номерын, автобусның теркәлү номерын күрсәтеп, Казанның Транспорт комитетына хәбәр итә аласыз. Телефон: 275-30-50.
Кагыйдә буенча, багаж 20х40х60смдан да зуррак үлчәмдә икән, аның өчен бер кешегә юлда барган кебек, ягъни 20 сум түләргә кирәк.
Сүзен-сүзгә
4 нче ПАТПның контроль ревизия хезмәтенең җитәкчесе Елена Семелева:
- Гадәттә, автобус салоннарында видеокамералар урнаштырылган була. Шуңа да шикаять буенча һәр автобусны тикшерә алабыз. Кондукторлар эшкә алынганда, инструктаж уза. Моңа автобустагы куркынычсызлык таләпләре, башка кагыйдәләр белән танышу да керә. Татарстанда кондукторларга укыта торган бер генә учреждение дә юк, кызганыч. Шуңа да күп очракта кешелеклелек сыйфатлары зур роль уйный. Күп нәрсә кондукторның холкына бәйле. Формага килгәндә, куе кызыл төстәге алъяпкыч астыннан лосина, бриджилар кияргә рөхсәт ителә, ә менә кыска шортыдан килмәскә кушабыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading