16+

«Крылья Советов» паркы өч ел буена яңартылачак

Казанның Авиатөзелеш районындагы «Крылья Советов» паркына 1939 елда нигез салынган һәм ул шуннан бирле капиталь төзекләндерү күрмәгән булган. Паркның исеме бу райондагы авиация заводлары белән бәйле. Мәһабәт ак капкада альпинист, колхозчы хатын-кыз, укытучы һәм, табигый ки, очучы сыннары каршы ала. Пар аллеяда галим Михаил Ломоносов, галим-химик Дмитрий Менделеев, аэродинамика фәненә...

«Крылья Советов» паркы өч ел буена яңартылачак

Казанның Авиатөзелеш районындагы «Крылья Советов» паркына 1939 елда нигез салынган һәм ул шуннан бирле капиталь төзекләндерү күрмәгән булган. Паркның исеме бу райондагы авиация заводлары белән бәйле. Мәһабәт ак капкада альпинист, колхозчы хатын-кыз, укытучы һәм, табигый ки, очучы сыннары каршы ала. Пар аллеяда галим Михаил Ломоносов, галим-химик Дмитрий Менделеев, аэродинамика фәненә...

Казанның Авиатөзелеш районындагы «Крылья Советов» паркына 1939 елда нигез салынган һәм ул шуннан бирле капиталь төзекләндерү күрмәгән булган.
Паркның исеме бу райондагы авиация заводлары белән бәйле. Мәһабәт ак капкада альпинист, колхозчы хатын-кыз, укытучы һәм, табигый ки, очучы сыннары каршы ала. Пар аллеяда галим Михаил Ломоносов, галим-химик Дмитрий Менделеев, аэродинамика фәненә нигез салучы Николай Жуковский, контр-адмирал Александр Можайский, физик Сергей Чаплыгин, галим Константин Циалковский, легендар очучылар Валерий Чкалов белән Петр Нестеров бюстлары урнаштырылган. Аллеяны пролетариат юлбашчысы Владимир Ленинга куелган һәйкәл йомгаклый.
Республикада игълан ителгән «Парклар һәм скверлар елы» совет чорының матур истәлеге булып торган «Крылья Советов»ка да икенче сулыш өрде. «Опора» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять биредә төзекләндерү эшләре башлады.
- Парк 26 гектар мәйданны били. Республика көненә, ягъни 30 августка беренче чиратны файдалануга тапшырырга тырышачакбыз, ә комплекслы төзекләндерү планы өч елга исәпләнгән, - дип таныштырды прораб Илһам Дәүликамов.
Хәзер төп һәм ян капканы, бюстларны төзекләндерү, пар аллеяга бетон җәеп, аны сукмак кирпече белән түшәү, электр утлары сузу эшләре бара.
Ленин һәйкәле үз урынында каламы? - дип кызыксынам. «Әлбәттә, кала! Һәйкәл төзекләндерелә. Ленинның тууына 2017 елда 200 ел тула бит. Парктагы бер генә агач та киселмәде, - дип өздереп җавап кайтарды Илһам әфәнде.
Төсле-музыкаль фонтан паркның үзенчәлекле яңалыгы булачак. Велосипед юлларына резина катлам җәеләчәк, спорт мәйданчыгы ясалачак.
Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен уңайлыклар тудырылачак.
«Крылья Советов» паркындагы яшеллекнең күп өлешен карт тирәкләр тәшкил итә. Артык биек һәм шыксыз булып үскән әлеге агачларны яртылаш кискәндә дә начар булмас иде. Агачтан гына чәйханә, җәйге сәхнә, сувенирлар сату кибетчекләре төзү мәслихәт булыр иде. Аренда акчасын паркны хәстәрләүгә тотасың. Паркның «Рубин» футбол клубы бинасына якындарак спортчылар сыннары торган булган. Шул ватылып юкка чыккан кече архитектура үрнәкләре кабаттан торгызылса, өлкәннәрне яшьлек елларына кайтарыр иде.
«Крылья Советов» паркында бу көннәрдә төрле предприятиеләрдән йөзгә якын кеше көне-төне эшли.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading