16+

«Кырлай»

Казансу елгасының уң як ярында бардыр бер бакча - «Кырлай» диләр. Ул 2004 елда ачылды. Бирегә Италиядә җитештерелгән балалар һәм гаилә ялы аттракционнары урнаштырылган. Кискен тәэсирләр яратучылар өчен «экстрим-зона» эшли.

Төп корылмаларның берсе - «Манзара тәгәрмәче». Аның биеклеге 55 метр, ул - Россиядә өченче урында. «Манзара тәгәрмәче» сәгатенә 3600 кешегә хезмәт күрсәтә ала һәм очар кошлар биеклегеннән Казанның тарихи биналарын, Идел өслеген хозур кылу мөмкинлеге бирә. Ял паркындагы кайбер аттракционнар күрше республикаларда гомумән юк, ә «Очар тәлинкә» - Россиядә бердәнбер. Төнлә «Манзара тәгәрмәче»ндә төрле төсләрдәге 10 мең яктырткыч кабына.
Парк, татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай әсәрләренә нигезләнеп, баштарак «Шүрәле» дип атап йөртелгән иде. «Кырлай» паркында татар милли сувенирлары аз. Кече архитектура сыннары теземендә рус абзые белән түтие бар, ә татар бабае белән әбиен куярга онытканнар. Парк хуҗалары «Кырлай»га татар милли төсмерләрен күбрәк кертерләр дип ышанып калыйк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading