16+

Кыш бабай белән Кар кызы киләсе атнада Татарстаннан китә

Хөкүмәт йортында узган матбугат конференциясендә Татарстанда кышкы каникул чорында үткәрелгән мәдәни чараларга йомгак ясалды.

Кыш бабай белән Кар кызы киләсе атнада Татарстаннан китә

Хөкүмәт йортында узган матбугат конференциясендә Татарстанда кышкы каникул чорында үткәрелгән мәдәни чараларга йомгак ясалды.

Татарстан туристларны кабул итә

Республика Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева әйткәнчә, Чыршы мәйданчыклары тулы куәтенә эшләгән, Яңа ел каникулы тыныч-имин узган.

Чыршы бәйрәмнәре дәвам итә әле. Татарстанга быел Яңа ел каникулы көннәрендә 140 мең турист килде, без коронавируска каршы саклык чараларын үтәп, туристлар кабул итәргә өйрәндек. Казан Кремле, Алабуга, Чистай, Болгар, Зөя һәм Арча районының Яңа Кырлай авылындагы Кыш бабай белән Кар кызы резиденциясе туристлар арасында аеруча популяр,- диде Ләйлә Фазлыева.

Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Айгөл Балахонцева мәгълүмат биргәнчә, Татарстанга Яңа ел ялларында кунакханәләр 79-90 процентка тулган. Кыш бабайның Яңа Кырлайдагы сараенда 3 мең турист кунак булып, күңел ачкан.

Мәдәният министры урынбасары Юлия Әдһәмова сүзләренә караганда, республикада Яңа ел бәйрәмнәрендә 1,5 мең мәдәни чара оештырылган. Музейларга гына да 221 045 кеше килгән.

Кыш бабай бүләкләре

— Чыршыларга сабыйлардан ничә хат эленгән иде. Әлеге хатларга язылган күпме гозер үтәлде?- дип “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.

— Татарстан буенча Яңа ел чыршыларына балалардан 1 мең, ә Казанда 200 хат эленгән иде. Президент белән очрашырга, Мәскәүгә яки Санкт-Петербургка барырга теләүләрен язганнар, ноутбук яки айфон сораганнар. Теләкләре үтәлде. Сабыйлар гозерен башкаруда районнар башлыклары да актив катнашты. Бу хәйрия акциясе әле дәвам итә, республиканың Министрлар Кабинеты балаларның гозерләрен башкарырга тырыша,- дип җавап бирде Ләйлә Фазлыева.

Төркия-үзебезнеке, Мисыр-янәшә

— Яңа ел каникулы вакытында Татарстаннан ничә кеше чит илгә туристлык сәфәренә барган?- дип, чираттагы соравымны юлладым.

— Татарстаннан 5 мең кеше чит илгә туристлык сәфәрендә булды. Төркия, Мисыр һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре юнәлешләре аеруча популяр,- диде Айгөл Балахонцева.

Россиядә 18 гыйнвардан 30 апрельгә кадәр эчке туристлык буенча махсус программа гамәлгә ашырыла, эчке туристлыкка ташламалар каралган.

Чыршылар киләсе атнада сүтелә

Казан шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов сөйләгәнчә, башкалада 115 урында Чыршы мәйданчыгы эшләгән. “Казан” гаилә үзәге каршындагы үзәк Чыршыга узган елның 31 декабрьендә 34 мең кеше килгән, ә Чыршы бәйрәмнәрендә барлыгы 300 мең кеше булган.

— Казанда бу атнада әле Чыршы мәйданчыклары эшли, ә киләсе атнада инде Чыршы корылмалары сүтелә башлый,- диде Азат Абзалов.

Черек күлдә-хәйрия акциясе

Азат Абзалов хәбәр иткәнчә, Казандагы Черек күл боз шугалагында 15 гыйнварда 13.00 сәгатьтә “Игелекле шугалак” хәйрия чарасы оештырыла. Картиналарга һәм укучы балаларның иҗат эшләнмәләренә аукцион үткәрелә. Кергән акча Анжела Вавилова исемендәге хәйрия фондына күчереләчәк.

Салют күршене яндырган

Янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы урынбасары Максим Трущин сөйләгәнчә, Татарстанда узган елның 31 декабреннән быелның 9 гыйнварына кадәрге арада 110 янгын чыккан, ут 7 кешенең гомерен өзгән, 6 кеше төрле авырлыкта пешү алган.

Пиротехника Питрәч районындагы бер баланың кулында шартлаган. Яшел Үзән районындагы Ореховка авылында бер ир салют аттырырга җыенганда таеп егылган һәм пиротехниканы аударган. Шул сәбәпле, салют һавага очасы урынга, күршеләренең корылмасына ата башлаган һәм янгын чыгарган,- дип мисаллар китерде Максим Трущин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading