16+

«Люк капкачлары йокыны качырды»

Исәнмесез, хөрмәтле «Шәһри Казан» газетасы редакция­се. Мин - Насыйбуллина Сания Гариф кызы, 78 яшь, икенче төркем инвалид. Быелның икенче яртыеллыгында «Шәһри Казан»ны алдыра башладым, аңарчы туганым укырга бирә иде. Туган телебездә әйбәт газета чыгарасыз. Сезнең аша шәһәр хакимиятенә берничә гозеремне җиткерим әле. Советлар Союзы чорында Казанның Мәскәү районында «Клуб завода...

«Люк капкачлары йокыны качырды»

Исәнмесез, хөрмәтле «Шәһри Казан» газетасы редакция­се. Мин - Насыйбуллина Сания Гариф кызы, 78 яшь, икенче төркем инвалид. Быелның икенче яртыеллыгында «Шәһри Казан»ны алдыра башладым, аңарчы туганым укырга бирә иде. Туган телебездә әйбәт газета чыгарасыз. Сезнең аша шәһәр хакимиятенә берничә гозеремне җиткерим әле. Советлар Союзы чорында Казанның Мәскәү районында «Клуб завода...

Исәнмесез, хөрмәтле «Шәһри Казан» газетасы редакция­се. Мин - Насыйбуллина Сания Гариф кызы, 78 яшь, икенче төркем инвалид. Быелның икенче яртыеллыгында «Шәһри Казан»ны алдыра башладым, аңарчы туганым укырга бирә иде. Туган телебездә әйбәт газета чыгарасыз. Сезнең аша шәһәр хакимиятенә берничә гозеремне җиткерим әле.

Советлар Союзы чорында Казанның Мәскәү районында «Клуб завода Тасма» дип аталган тукталыш бар иде. Хәзер анда троллейбус­лар гына туктый, ә автобуслар никтер туктамый. Тукталыш каршында җәяүле кичүе дә, утыргычлар да, яңгырдан саклый торган япма да бар. Анда автобуслар да туктаса, бигрәк әйбәт булыр иде.

Күптән түгел 1нче троллейбуска утырырга туры килде. Ул «Горьковское шоссе» тукталышы аркылы йөри, 5-6 кеше генә, әмма троллейбуслар берсе артыннан берсе йөреп кенә тора. Юл аша чыкканда, 1 нче троллейбус кузгалып китеп барды. Берничә минуттан инде икенчесе килеп җитте. Дүрт кеше утырып кайттык. «Горьковское шоссе»да безне шул ук маршруттагы икенче бер троллейбус куып җитте. Бу кадәр күп троллейбус йөрткәнче, электр энергиясен саклыйсы иде бит. Әлеге мәсьәләгә дә игътибар итсеннәр.

Июнь аенда тынычлыгыбыз бетте. Йорт каршындагы юлга яңа асфальт салдылар, әмма ике люк капкачын дөрес куймаганнар. Машиналар шулар өстеннән узганда, дыңгыр-дыңгыр тавыш килә. Көндез игътибар да итмибез, ә төнлә бик комачаулый, йоклап булмый. Төнлә йокламагач, хәлем начарлана, минеке генә түгел, күршеләр дә ул тавышка чыдый алмый инде.

Җавап

Сания апаның барлык гозерләрен шәһәр хакимиятенә җибәреп, җавап алдык. Тәртип буенча барыйк. Шәһәр транспортының хәрәкәт маршрутлары схемасында Восстание урамы буенча «Клуб Тасма» һәм «ПО Тас­ма» тукталышлары каралган, әмма «Клуб Тасма» тукталышында 10 нчы троллейбус кына туктый. Бүгенге көндә, техник сәбәпләр аркасында, әлеге маршрут вакытлыча туктатылган. «ПО Тасма» дигәнендә 10А, 22, 44, 46, 49, 53, 63 маршрут автобуслары туктый. Кагыйдә буенча, тукталышлар бер-берсеннән 400-600 метр аралыкта урнаша. «Клуб Тасма» белән «ПО Тас­ма» арасы 250 метр булганлыктан, автобуслар «Клуб Тасма»да туктамый.

Казанның пассажир транспорты эшчәнлеге кеше санына карый. 1нче маршрутлы троллейбусның да даими пассажирлары бар. График буенча, эш көннәрендә, юлларда хәл катлаулангач, әлеге маршрутта 5 минутлык ара белән 19 троллейбус хәрәкәт итә, көндез 6 минутлык интервал белән 14 троллейбус хезмәт күрсәтә. Кичке алтыдан соң троллейбусларның бер ише депога кайтып китә, кичке сигездән соң 11-12 минутлык ара белән алты троллейбус җилдерүен дәвам итә.

Трамвайлар һәм троллейбусларның 2015-2016 елгы көзге-җәйге графигын төзегәндә, «Метроэлектротранс»ка маршрутларда, шул исәптән 1 нче троллейбуста пассажирлар санын өйрәнеп, тиешле нәтиҗәләр ясарга кушылган.

Өченче сорауга Казанның тышкы төзекләндерү комитетыннан кыска гына җавап алдык. Юлның ул өлеше «Главтатдортранс» оешмасы заказы буенча тәртипкә китерелгән. Халыкның зарлары турында югарыда беләләр булып чыкты, шунлыктан оешмага канализация люкларын тие­шенчә урнаштырып бетерергә кушылган.

Хөрмәтле укучылар! Эчегезне пошырган, җавап таба алмаган сорауларыгызны безнең редакциягә юллагыз. Сорауларны почта аша яки ­shahri-kazan@tatmedia.com электрон адресына, шулай ук 8-917-851 69 62 «кайнар элемтә» номерына кабул ­итәбез. Мәсьәләнең очына чыгарга хәлдән килгәнчә ярдәм итәрбез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading