16+

Өмә генә димә

Элек-электән безнең халык өй күтәрү, каз йолку кебек эшләрне ялгыз гына түгел, ә өмә җыеп башкарган. Болай тиз дә, күңеллерәк тә. Ләкин соңгы вакытта өмәнең үзе дә, сүзе дә кулланылыштан бөтенләй төшеп калып бара. Алай да апрель урталарында дәррәү килеп бергәләшеп эшләп алабыз әле: урам себерәбез, чүп-чар җыябыз, үзебезнең шәһәрне...

Өмә генә димә

Элек-электән безнең халык өй күтәрү, каз йолку кебек эшләрне ялгыз гына түгел, ә өмә җыеп башкарган. Болай тиз дә, күңеллерәк тә. Ләкин соңгы вакытта өмәнең үзе дә, сүзе дә кулланылыштан бөтенләй төшеп калып бара. Алай да апрель урталарында дәррәү килеп бергәләшеп эшләп алабыз әле: урам себерәбез, чүп-чар җыябыз, үзебезнең шәһәрне...

Хәтерләсәгез, без яши торган йортта барган һәм бик озакка сузылган төзекләндерү эшләре турында газетабызның бер санында язып чыккан идем инде. Тыштан шактый матур һәм затлы күренгән уналты катлы йортыбызның тагын бер кимчелеге - ишегалдының юклыгы. Аны төзүчеләр, бу йортта яшәүчеләрнең бала-чагалары да, карт-карчыклары да булырга тиеш түгел, дип уйлаганнар, күрәсең. Шуңа да, сабыйлар уйнар өчен комлык та, арыганда ял итеп алырга эскәмия куюны да кирәк санамаганнар. Без башка йортлардагы мондый шартларга кызыгып, көнләшеп кенә яшәргә мәҗбүр. Шулай тәмугка күнгән шайтан шикелле риза булып яшәп ятканда, йортыбызга бер яшь гаилә күченеп килде. Гаилә башлыгы Сергей йортыбызның ишегалдын төзекләндерү уе белән йөри башлаган. Билгеле, башта анда яшәүчеләрне җые­лышка чакырып, фикерләрен белде, ярдәмен дә тәкъдим итте. «Хезмәтегезне һәм вакытыгызны кызганмасагыз, ишегалдыбызны бераз булса да матурлатыр­га ярдәм итә алам», - диде. Һәрберебез риза булып, өмә көнен билгеләдек.

Сүзендә тора торган егет икән, эштән кайтканда ук ишек төбендәге өстәлгә куелган динамиктан яңгыраган дәртле җырлар каршы алды безне. Өйдә тиз генә тамак ялгап, киемнәрне алмаштырып чыкканда, шактый кеше җыелган иде. Оештыручыбыз эш кораллары, бияләйләр генә түгел, капчык-капчык уңдырышлы җир, чәчәк үсентеләре һәм барыбызны да иң сөендергәне - агач эскәмияләр дә китерткән, төрле төстәге буяу-лаклар да юнәткән иде. Һәркем (үзе өчен бит!) хәленнән килгән кадәр тырышып эшләде. Ир-атлар тиз генә эскәмияләрне цементка «утыртып» куйдылар, чәчәк түтәлләре казыдылар. Хатын-кыз, бала-чага гөлләр утыртты, сулар сипте, таптап йөрмәсеннәр дип, аларны пластик коймачык­лар белән тотып та куйды. Аннары барыбыз бергәләп паребрикларны төрле төскә буярга керештек. Хәзер безнең ишегалды салават күперенең туган йорты төсле: аллы-гөлле.

Дөресен әйтим, өмәгә чыкканда, күңелдә, без ясаганны таптап-сындырып бетермәсләрме, хезмәтебез әрәм булмасмы, дигән икеләнү дә бар иде. Чөнки йортыбыз - юл өстендә, тукталыш янәшәдә генә, үзебезнекеләр димим инде, үткән-сүткәнгә - этлек эшләргә бик җайлы урын.

Өмәдән соң иртән чыгып карасак, менә рәхмәт төшкере, бер­кем дә тимәгән. Барысы да үз урынында - бер уңган күрше су сибеп йөри. Бу матурлыкны саклашырга ишегалдын себерүче апа да кушылды. Чүп утарга да, су сибәргә дә иренми. Күңелне бер нәрсә сөендерә - кешеләр матурлыкны күрә белә икән ич! Аңа кул күтәрергә дә, аны бозарга дә базмыйлар икән. Аннары, ул өмәдә без - олысы-кечесе - бергәләп тырыштык бит. Хәтта күрше йортларда торучылар да безгә кызыгып, ярдәм итәргә килделәр. Матурлык - үз кулыбызда, кемдер килер, эшләп бирер дип көтеп ятмаска кирәк икән. Бергәләп эшләдек, рәхәтен дә бергәләп үзебез татыйбыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading