16+

Октябрьдә велосипедыгызга утырып яки йөгереп, Ленин дамбасына бара күрегез

 Казанда бүгеннәрдә Ленин дамбасында эш кайный. Казансу ярларында чын мәгънәсендә, спорт-ял зонасы барлыкка китерелә.

Октябрьдә велосипедыгызга утырып яки йөгереп, Ленин дамбасына бара күрегез

 Казанда бүгеннәрдә Ленин дамбасында эш кайный. Казансу ярларында чын мәгънәсендә, спорт-ял зонасы барлыкка китерелә.

— Ленин дамбасының ике ягы да төзекләндерелә. Биредә асфальт юл сузыла. Ул юл Миллениум күпере тарафыннан килеп, Ленин дамбасы күпере астыннан узып, Киров дамбасы ягына китә. Шушы юлда велосипедта барырга, йөгерергә, ә кыш чаңгыда йөрергә мөмкин булачак. Казансуның сул ярында велоюл Кремль яр буе урамы буенча узып, “Урам” экстрим-паркына һәм Миллениум күперенә тоташа. Велосипедчылар өчен автомобиль агымы белән кисешми торган “боҗра” юл барлыкка китерелә. Ленин дамбасындагы велосипед юлының буеннан-буена яктырткычлар урнаштырыла. Юл кыш айларында кардан чистартып торылачак,-дип таныштырды шәһәрнең “Горводзеленхоз” трестының участок мастеры Айрат Абдулхаков.

— Күрәм, яшелләндерү эшләре дә башкарыла.

— Әйе, биредә бик матур булачак. “Горводзеленхоз” тресты эшчеләре чирәмлек ясый, шулай ук нарат, тал, гөлҗимеш һәм татар өрәңгесе агачлары утырта.

— Руслар “русская береза”, ди. Татарларның да үз агачы бармыни?

— Нәкъ шулай, бу яфраклы агач- “татар өрәңгесе” дип атала, - диде Айрат Абдулхаков.

Ленин дамбасындагы төзү-төзекләндерү эшләрен октябрь аена тәмамлау ниятләнелә.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading