16+

Шәһәрнең биек йортларында һәм ишегалларында тәртип тотучы торак ширкәтенең рәхмәтле эшләре

Гаҗәпләнмәгез, башкалабыздагы коммуналь хезмәт күрсәтү темасын яктыртасым килә. Чөнки шәһәрнең биек йортларында һәм ишегалларында тәртип тотучы хуҗалыкларның берсе таң калдырды мине. Турысын әйтим, аның уңышлы эшчәнлеге көнләштерде дә. Мәкаләмне кыш көне күргән бер хәлне искә төшерүдән башлыйм. Төне буе буранлап кар яуган иде, мин барган йорт ишегалдына, узмаслык итеп, кар...

Шәһәрнең биек йортларында һәм ишегалларында тәртип тотучы торак ширкәтенең рәхмәтле эшләре

Гаҗәпләнмәгез, башкалабыздагы коммуналь хезмәт күрсәтү темасын яктыртасым килә. Чөнки шәһәрнең биек йортларында һәм ишегалларында тәртип тотучы хуҗалыкларның берсе таң калдырды мине. Турысын әйтим, аның уңышлы эшчәнлеге көнләштерде дә. Мәкаләмне кыш көне күргән бер хәлне искә төшерүдән башлыйм. Төне буе буранлап кар яуган иде, мин барган йорт ишегалдына, узмаслык итеп, кар...

Гаҗәпләнмәгез, башкалабыздагы коммуналь хезмәт күрсәтү темасын яктыртасым килә. Чөнки шәһәрнең биек йортларында һәм ишегалларында тәртип тотучы хуҗалыкларның берсе таң калдырды мине. Турысын әйтим, аның уңышлы эшчәнлеге көнләштерде дә.
Мәкаләмне кыш көне күргән бер хәлне искә төшерүдән башлыйм. Төне буе буранлап кар яуган иде, мин барган йорт ишегалдына, узмаслык итеп, кар өелгән булып чыкты. Шуңа да карамастан, чүп түгүчеләр иртән безнең күз алдында көнкүреш калдыкларын төяп китә алдылар. Машина йөртүче һәм аның янында утырган иптәше аптырап калмады: башта карны көрәп машиналарына юл ачтылар, аннары, әрҗәләрне бушатып, шул тирәне кырып-себереп чистартып та куйдылар. Менә шушы гап-гади эшнең җиренә җиткереп башкарылуына исем китеп карап тордым. Бертуган Касыймовлар урамындагы 6А йорты ишегалдында булды бу. Янәшәмдә басып торган иптәшләрем - Сиринә һәм Ранас Шәрифуллиннар - шушы өйдә яшиләр. Шулай ук Сиринә ханым дүрт ел бу йортның торак ширкәтен җитәкләвен, ә Ранасның шунда теплотехник булып хезмәт куюын да әйтим. Әлбәттә, мин аларның эшчәнлеге турында газетага мәкалә язарга инде байтактан кызыга идем. Әмма вакыты тыгыз булу сәбәпле, ширкәт рәисен әңгәмә өстәле янына утырта алмаган идем әле. Һәм менә рәислеген лаеклы алмашка тапшыргач, ниһаять, җай чыкты. Сүзебез алда әйткән кышкы көндә күргәнне искә төшерүдән башланды.
- Айдан төшмәгән - үзебезнең Казан егетләре алар. Компьютер буенча сайлап алдым мин ул оешманы. Элеккесе белән араны өзәргә туры килде бит: яңа ел каникулларында бик озак килмәделәр, тау хәтле чүп өелде һәм шунда янгын да чыкты әле. Теге буранлы иртәдә алар булса, кар көрәп маташмаслар иде, ишегалдына кереп булмый дип борылып китәрләр иде. Чүп түгүче ширкәтләр әллә ничә икән, болары акчаны да азрак ала һәм килешүдә күрсәтелгән графикны да төгәл үтиләр. Конкуренция мәҗбүр итә, билгеле, - дип аңлатты яңаларының тырышуларын Сиринә ханым.
***
- Сиринә ханым, белгәнемчә, сезнең дә һәм ирегез Ранасның да моңа кадәр торак-коммуналь хуҗалыгы тармагында эшләгәнегез булмаган. Ничек итеп бу тынгысыз эшкә алындыгыз соң сез?
- Болай яшәп булмый дидек. Йортыбызда, яңа гына җиткерелүенә карамастан, җитешсезлекләр бихисап иде. Ширкәт идарәсе акча җыя җыюын, әмма хәлләр бер дә уңайга үзгәрми. Кайберәүләр хәтта фатирларын бүтән йорттагы белән алыштырып, моннан таю ягын да карый башлады. Түзмәдек, җыелыш җыеп зур сөйләшү үткәрдек. Җыелышта пешмәгән рәисне алырга, ширкәт идарәсен таркатырга дигән карар чыгарылды. Яңа идарәгә мине дә керткәннәр иде, шунда рәис итеп сайлап куйдылар. Сез әйткәнчә, тынгысыз һәм бик тә мәшәкатьле эш булып чыкты ул: беренче елны төнге йокыларыбыз күпкә кыскарды безнең.
- Моңа хәтле күрмәгән-өйрәнмәгән хуҗалык­та җитешсезлекләр шактый җыелган иде дидегез, беренче итеп нәрсәгә тотындыгыз?
- Өйгә керә торган бас­кычларда плитә җәйдердек. Плитәсез идәннән цемент тузаны күтәрелә һәм балаларның шуны йотып ютәлләүләре тәмам йөрәгемә тия иде. Шулай итеп, подъездларыбыз матурланды һәм чистарды.
Шунысын да әйтим, бу эш өчен акча җыймадык. Беренче адымыбызда ук идарә әгъзалары белән ширкәтнең финанс хәленә анализ ясадык. Тугыз катлы булса да, өч кенә баскычлы җыйнак йортыбызның 349 мең сум бурычы җыелган иде... Җентекләп өйрәнгәч, хәлнең ул хәтле аяныч түгеллегенә төшендек. Элекке идарәнең ничек башы җитмәгәндер моңа! Әйткәнемчә, әлеге авыр мирасны тикшергәч, кайбер оешмаларның бездән икеләтә тариф буенча каерганлыгы аныкланды. Гафу итегез, компьютерда хата киткән, диләр безгә, әмма алган артыкны кайтарыр­га ашыкмыйлар үзләре. Акчабызны мәхкәмә аша кайтарттык. Һәм менә шул акчага алда әйткән эшне эшләтә алдык. Бурыч пәйда булуга тагын бер сәбәп бар икән. Акчаны бездән, иң күбе, җылылык һәм кайнар су бирүче оешма ала, һәм ул ай башында ук түләттерә. Ягъни счеттагы акчаны бер оешма ай башында ук себереп алып бетерә дә башка оешмаларга гел калмый. Счет-фактура ул чакта халык­ка таратыла гына бит әле. Һәм тегеләре бурычыгыз бар дигән кәгазь җибәрергә мәҗбүр була. Без җылылык һәм кайнар су бирүчеләр белән сөйләшүләр алып бардык һәм акчаны аларга ай ахырында түләү турында яңа килешү төзедек. Акча йөрешен менә шулай җайга салдык.
- Түләүләр димәктән, хезмәт күрсәтүче оешмаларга акча күчерү өчен аны фатир хуҗаларының әлеге счет-фактуралар буенча түләүләре дә шарт бит әле. Күп кенә йортларда бу эш авырлык белән бара, ә сез ничек оештырдыгыз?
- Без эш башлаганда, йортта яшәүчеләрнең кырык проценты йә гел түләми, йә тиешеннән аз түли иде. Армый-талмый аңлату эшләре алып бардык. Беренчедән, акчаның нәрсәгә тотылуын һәр бас­кычта белдерүләр тактасында язып куя идек. Шул ук мәгълүматны счет-фактура кәгазе артына да язып җибәрдек. Аннары кичен фатирларга кереп сөйлә­шүләр алып бардык. Бил­геле, ишек ачмаучылар да була иде. Үзегез сайлап куйдыгыз, кертегез дип үҗәтләндек. Әлбәттә, участок инспекторын да үзебез белән ияртеп йөрттек... Аннары дөрес түләттерә дә башладык. Әйтик, фатирга көньяк кешеләрен кертүчеләр бар - алар ишле җыела, суны көн-төн агызалар. Барлык фатирларга да хисап приборлары куйдырттык. Кулланасың икән - түлә! Балконнарына җылылык батареялары көйләнгән фатирларга да кагылды ул гадел принцип... Менә шулай тырышкач һәм, иң мөһиме, акчага башкарган эш нәтиҗәләре күренгәч, җыемнарыбыз йөз процентка җитте.
- Без һаман акча турында гына сөйләшәбез ә йортның электр, җылылык, салкын һәм кайнар су челтәрләре кебек катлаулы хуҗалыгы да бар бит әле. Анда тәртипне ничек урнаштырдыгыз соң?
- Ирем Ранас шөгыль­ләнде бу эш белән, шуңа күрә андагы мәшә­катьләр исемдә дә калмаган ин­де. Ул ширкәтнең теп­ло­технигы бит, бөтен эшне белеп үзе алып барды. Ул булмаса, читтән белгеч ялларга туры килер иде. Әле анысы нинди белгеч булып чыга, акчасын да күбрәк чыгарырга туры килер иде, мөгаен. Ә минеке ару белми тырыша. Гомумән,максатына ирешим дисә, таулар актара торган кеше ул. Бер мисал китерим. Берсендә йортыбыздан шактый гына еракта су агызу челтәре оешмасы төзекләндерү эшләре алып барды. Бетергәч, чыгымнарын бездән түләттермәкчеләр болар... Килешү буенча шулай: әгәр эш әлеге челтәрнең йорттан беренче коесына кадәрле арада алып барылса, түләү бездән. Ә аннан арырагында эшләрне оешма үз хисабына башкара. Без тәмам аптырап калдык: әлеге кое да йортыбыздан ярыйсы гына еракта югыйсә, һәм хәйран зур акча да таләп итәләр бит әле. Ранас аларның хаксызлыгын исбат итте бит шунда. Торакның проектын өйрәнеп, үзебезнең ишегалдында гына шундый ук кое булырга тиешлеген ачыклады. Төзүчеләр асфальт түшәп ябып киткән булганнар. Теге су агызу челтәре вәкиле шаккатты. «Мондый үҗәтлекне күргәнем юк иде әле»,- дип чигенергә мәҗбүр булды. Гомумән, торакның инженерлык челтәрен яхшы белергә кирәк, күргәнегезчә, йокласаң, үзләренең чыгымнарын да сезгә чәпеп куярга күп сорап тормыйлар.
- Сиринә ханым, сезнең торак ширкәте мөстәкыйль юридик зат булса да, йортта казанлылар яши. Шәһәрнең торак департаменты, мөгаен, сезнең мәнфәгатьләргә дә битараф карамагандыр дип әйтүем. Шулай да, хакимиятнең нинди ярдәме истә калды?
- Казан торак департаментында һәр төрле сораулар буенча киңәшләшергә мөмкинлек бар. Аннары, аерым әйтәсем килә: департамент безнең тармакка кагылышлы кануннарны өйрәтү-укыту курсын оештырды. Бусы өчен мин бигрәк тә рәхмәтле аларга. Кануннарны белү бик мөһим, хәтта әйтер идем зарури шарт дип. Мәсәлән, торакка хезмәт күрсәтүче оешмалар белән килешү төзегәндә, аеруча кирәк ул.
- Сез җитәкләгән ширкәтнең эш нәтиҗәләрен ишегалдында да күрергә була. Җәяүле йөри торган юлны тимер киртә белән чикләү үзе ни тора, мәсәлән. Тагын менә балаларга якында гына матур уен мәйданы ясалган... Ә үзегез шушы дүрт елда башкарылган иң мөһим эшләрнең кайсысын аерып күрсәтер идегез?...
- Әйе, ул тимер киртәне төзегәндә үк күпләрнең йөзе яктырды. Тәмам теңкәгә тигән машиналар басымын чикли алдык бит... Озын сүзнең кыскасы дигәндәй, барысын санап тормыйча, фатир өчен түләүләрне ару гына киметә алуыбызны аерып күрсәтәсем килә. Мисалга, менә бу үзебезнең соңгы счет-фактураны карагыз, анда нибары җиде йөз ун сум күрсәтелгән. Элек ул түләүләр берничә тапкыр (!) артыграк була торган иде. Моның өчен бигрәк тә өлкәннәр рәхмәт әйтә безгә...
* * *
Моңа рәхмәт әйтмәслекме соң?! Минем үземнең, мәсәлән, нәкъ шундый зурлыктагы фатир һәм әлеге ай счет-фактурасында өч меңнән артыграк түләү күрсәтелгән. Биредә яшәүчеләрнең чыгымнарын ничә тапкыр киметә алганнар. Сөбханаллаһ!..

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading