16+

Тагын бер сквер: монысы – танкистларга

Казанның Совет районында урнашкан Сахаров урамында «Бөек Ватан сугышы ветераннары аллеясы» скверы ачылды.

Тагын бер сквер: монысы – танкистларга

Казанның Совет районында урнашкан Сахаров урамында «Бөек Ватан сугышы ветераннары аллеясы» скверы ачылды.

Казан мэры Илсур Метшин скверның яңартылган территориясе белән танышты, районда яшәүчеләр һәм тантанада катнашучы ветераннар белән аралашты. Яңартылган сквер территориясе 13 мең квадрат метр мәйданны тәшкил итә һәм 43 күпфатирлы йортны берләштерә. Биредә 10 меңгә якын кеше яши. Төзекләндерү эшләре барышында сквер территориясендә балалар өчен уен мәйданчыгы, урам тренажерлары булган мәйданчык, резиналы каплам түшәлгән йөгерү юлы булдырылган, куаклар һәм чәчәк түтәлләре утыртылган, яшел чирәм җәелгән. Моннан тыш, скверда яңа яктырту системасы булдырылган, эскәмияләр урнаштырылган, асфальт җәелгән. Аллеяның төп үзенчәлеге - танкистларга һәйкәл куелган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading