16+

“Бер айда дүртенче мәет...”

Арча районының Кушлавыч белән Җөлби авылларын күпер генә аерып тора. Килүче-китүче өчен алар икесе бер авыл кебек. Хәер, гомер бакый бердәмлектә яшәгәннәр. Бүген дә уртак хәсрәттә: 15 августтан 16 сына кергән төндә Җөлби авылы егете 22 яшьлек Марсель Валиуллин бәрелеп үлә.

“Бер айда дүртенче мәет...”

Арча районының Кушлавыч белән Җөлби авылларын күпер генә аерып тора. Килүче-китүче өчен алар икесе бер авыл кебек. Хәер, гомер бакый бердәмлектә яшәгәннәр. Бүген дә уртак хәсрәттә: 15 августтан 16 сына кергән төндә Җөлби авылы егете 22 яшьлек Марсель Валиуллин бәрелеп үлә.

Арча районының Кушлавыч белән Җөлби авылларын күпер генә аерып тора. Килүче-китүче өчен алар икесе бер авыл кебек. Хәер, гомер бакый бердәмлектә яшәгәннәр. Бүген дә уртак хәсрәттә: 15 августтан 16 сына кергән төндә Җөлби авылы егете 22 яшьлек Марсель Вәлиуллин бәрелеп үлә. Дәлилләнмәгән беренчел мәгълүматларга караганда – үзе теләп, Бирәзә авылы янындагы өелгән бетон плитәләргә барып бәрелә. 

“Тагын 3 мәет озатасы”
Марсельнең туган нигезенә кайтып җиткәндә, көн күзенә караңгылык эленеп килә иде. Егетне җирләгәннәр. Озатырга килгән дуслар, туганнар да таралышкан. Әтисе Рамил абый белән әнисе Рушания апа янында ике кыз туганы калган – терәк кирәк чак. Марсельнең әбисе Сөембикә апа да авыр хәлдә, саташып куя – 84 яшь үзенә, гаеп тә түгел. “Марсель улым Камил белән бергә кайтырлармы икән?” – ди. Камил ага – күптән бакыйлыкка күченгән ире. Бердәнбер оныгын да үз янына алган бабайсы.

Марсель – әти-әнисенең дә бердәнбер улы. Күз өстендә кара каш күреп, сөеп үстергәннәр үзен. Юк, артык иркәләмәгәннәр, эш белән тәрбияләгәннәр. 

– Күзләре генә тиде. “Мондый бала булмас”, – дип гел сокланалар иде. Беркайчан да каршы сүз эндәшмәде, эшкә иренмәде, хәрби хезмәткә киткәнче сыерга кадәр чыгып сава иде. Кунаклар кайтса гел ачык йөз белән каршы алды, елмаеп торулары... Быел күзләремә операция ясаттым, Казан буйлап мине үзе йөртте. Шәһәрне дә белми, телефоннан юлын карый да – тәвәкәллек! Их... Күкрәктә ут өермәсе, сеңлем. Үләренә бер атна кала козгын тавышы ишеттем. Безнең өй тирәсендә бөтерелә кебек, өчесе өч яктан кычкырыпмы кычкыралар. Элек әбиләр, козгыннарны авылга үлем алып килә, диләр иде. Безгә хәбәр салганнарын кем белгән бит, – ди Рамил абый.

Рамил абый белән Рушания апа бик сабыр, тыйнак, әмма ачык кешеләр. Газиз балаларын гүргә иңдергән көн булуга карамастан, бик хәсрәтле мәлләрендә дә минем белән ачыктан-ачык сөйләштеләр.

– Авылда бер ай эчендә дүртенче мәет җирләдек. Алдан җирләнгәннәрнең берсе гүргә иңдергәндә камыр кебек йомшак иде, диделәр. Авыл картлары ах иткән. Бу да хәбәр сеңлем – андый хәл булганда 7 мәет китә. Тагын өч мәет озатасы. Әҗәл дигәне минем улым кебек яшьләргә генә күз салмасын, җирдә яшисен яшәгән өлкәннәр, тилмереп ятучы авыру-сырхаулар да әз түгел. Бу араларда гел борыным очы кычытты. “Хәерлегә була күрсен”, – дидем дә бит... Фәрештәгә тиң иде дисәм, арттыра диярсез. Тырыш иде, эчмәде, тартмады. “Әни, бу айда акчам 60 мең сум гына чыккан. Өстәмә эшли алмадым”, – дип көяләнде. Гел өстәмә эшкә чыкты, шабашлардан кайтып кермәде. “Арыйсың, дөньяны ул кадәр куалама!” – диләр иде күршеләр дә. Бер минут тик тормады, эшләп тә, яшәп тә калырга тырышты, күрәсең. “Эшләп кеше үлми!” – дип кенә җавап бирде. Ай саен 100 меңгә якын акча эшләде. Акчасы да кирәкми, үзе генә исән булсын иде дә... Без бит акчага тилмереп яшәмәдек, – дип өзгәләнә Рушания апа. 

Марсель үлем хәбәрен алдан сизенмәдеме, дип, алай да, болай да сорап карадым. Күңелдә калырлык сүзен дә, гамәлен дә искә төшерә алмадылар. Үләсе көнне әнисен туган ягы – Питрәч районының Татар Тау Иле авылына алып бара ул. Төп нгезләре сатылса да, анда да сугылалар, зиратка да баралар. Әби-бабасы кабере янында озак тукталып тора, әнисен ашыктырмый, иркенләп йөриләр, туган-тумачаларга сугылып хәл белешәләр. Марсельнең соңгы күрешүе – әйтерсең лә бәхилләшүе... 

“Нишләп йөрисез, үлгән бит сез?”
– Арчада сменалы эштә – кирпеч ясый торган заводта, АСПКда эшли иде. Мин өйдә генә. Сәламәтлегем юк, бүсер дә интектерә, күзләремнең күрүе дә үз юлымны шәйләрлек кенә, 35 ел буе ДТ тракторында эшләгән механизатор мин. Улым да кул арасында үсте. Кечкенәдән техниканы ярата иде. Яшүсмердән трактор йөртергә өйрәттем. Үзебезнең ТЗ-25 тракторыбыз бар, соңгы вакытта анда гел ул йөрде. Армиягә киткәнче Әтнә авыл хуҗалыгы техникумын бетерде. Марсель бит анда да бармыйм димәде. Әйтсәм әйтим, хәлле кешеләрнең балалары армиягә барудан качып йөриләр. Әйбәт кенә хезмәт итте. Төн үзәгендә кайтып керде, туганнар вокзалдан каршы алганнар. Ул чакны куанулар өйгә сыймаган иде, сеңлем. Шатлыгыбыз кыска гомерле булган икән, – ди Рамил абый.
Гаилә башлыгы әйтүенчә, 2012 елгы Лада “Гранта” машинасын 2020 елны алганнар. Марсель хәрби хезмәттә чакта бер ел тик торган. Рамил абый да йөрмәгән. Әнисенең бертуганы, машинасының тәгәрмәчләре бик искерүен күреп, Марсельгә алмаштырырга киңәш иткәч, Марсель үләсе көнне монысын да эшли. Ягъни кичен ул яңа тәгәрмәчләр куйдырган машина белән чыгып китә. 

– Үз гомеремә беренче мәртәбә капкага төбенә кадәр озата чыкмадым. “Улым, иртәгә иртүк сиңа эшкә, озак йөрмә, яме”, – дип, өйдән генә әйтеп калдым. Әтисе капка төбенә чыгып, озатып калган, – ди Рушания апа.
– Өйдәге терлекләрне карагач, кичке сәгать җиделәр, сигезенче яртылар тирәсе. Минем белән бергә 7 песи дә чыгып, капка төбенә тезелешеп утырдылар әле. Матур гына кузгалып китте, күңеле дә бик шат иде. Ни булгандыр, сеңлем, әлегә берни белмибез. Паспорты да, телефоны да тикшерү комитетында. Ахырдан белербез инде, – ди Рамил абый. – Монда нәрсәдер булган.

– Кайгылы хәбәрне кем җиткерде?
– Алай бик соңга калып йөрми иде. Төн үзәгендә күрше авылдан үзем белән бергә мәктәптә эшләүче укытучы Рәмзия шалтыратты. Мин мәктәптә идән юам. “Рушания апа, сиңа шалтыраттылармы? Нишләп телефоныңны алмыйсың?” – ди. Сөйләшүне өзеп телефонны карыйм, беркем җыймаган. Марсельнең урынын барып карыйм – кайтмаган. Йөрәгемне кисеп алдылармыни. Рәмзиягә кабат җыйдым. “Ни булды?” – дим. “Барыбер кем дә булса әйтер, нык бул, зинһар. Марсель авариягә очраган”, – ди. Төн уртасы, Рамил белән ике дигәнче җыенып, ишек төбенә барып бастык, утырып чыгып китәргә машина юк. Әле тегесенә, әле монысына шалтыратып карыйбыз. Туры сукмактан гына авыл башына җәяү йөгергәндә, рәхмәт яугыры, Рәмзия хәбәр салды. Машина табып, ул килеп алды. Без барып җиткәндә Марсельне юл кырыена сузып салганнар иде. Тәннәре җып-җылы. Өстендәге киемнәре генә теткәләнгән дә, авыз тирәсе генә бәрелгән. Калган җире шул килеш. Тәне изелгән балкаемның. Ярты машинасы кәгазь шикелле йомарланган, исән калырлыкмы инде анда? Тизлеге спидометрда 170 санын күрсәтә диделәр... 

– “Ашыгыч ярдәм” килгән идеме?
– Юк. Аны миңа чакырттылар. Мин килеп җитүгә ачыргаланып улым өстенә барып капландым. “Ашыгыч ярдәм”нең Марсельгә кирәге юк иде инде. Уколлар салып, мине аңга китергәннәр. Улымны моргка озатканчы мин дә янында тордым. Әтисе, машина табыштырып, аны Казанга үзе озата китте. Төн бит, Марсельны урнаштыргач та ишек төбеннән китмичә, иртәгәсен эшен бетереп биргәнче ишек төбендә көтте, – ди Рушания апа. – Мин кайтып кергәндә өй тулы халык җыелган иде инде...
– Таң күзеннән тагын юлга кузгаласы, кайтып йөрергә вакыт та калмады бит. Көндезге сәгать унберләрдә гәүдәсен кәфенләп бирделәр. Өйдә бер төн кундырасы да килгән иде. Әнисе дә, мин дә күреп туймадым. Көннәре дә бик эссе, Рушанияне дә түзмәс дип курыктык. Бүгенгә күрәсең, сеңлем, хәле берни белештермичә ятарлык та, кирәккә генә күзен ачып утыра, – ди Рамил абый. 

Язманың тулы вариантын "Шәһри Казан. Язмыш" газетасының җомга санында (№93) укый аласыз. 

Вәлиуллиннар яшәгән йорт
Рамил абый Вәлиуллин күршесе белән

Һәлакәт урыны
Барлык фотолар да Марсельның әти-әнисе ризалыгы белән бирелә 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading