Театр кием элгеченнән башлана диләр. Шулайдыр. Әмма күп нәрсә тамашачыдан да тора. Артист спектакльне тамашачы ничек кабул итәр икән дип борчыла.
Сүзне юкка гына тамашачыдан башламадым.
Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрына баргач иң шаккатырган әйбер тамашачы булды. Спектакльгә чакыргач ук кисәтеп куйдылар: бу гадәти спектакль түгел, кабул итә алырлармы икән? Классик әсәрләрдән нык аерыла... Әсәрдә түгел икән хикмәт. Ә тамашачыда! Казанда да күпчелек авылдан килеп, шәһәрдә яшәүче халык йөри инде ул театрга. Тик үз-үзләрен тотулары! Тамаша барышында өчпочмак ашап, коньяк эчеп утырырга да күп сорамый. Әтнә тамашачысы бөтенләй башка икән ул, җәмәгать! Тәрбияле, итагатьле, артистны хөрмәт итә белә торган!
Альбина Гомәрованың “Дуськина дача” әсәре буенча куелган “Ана күңеле... далада” спектаклен барысы да бер сулышта карады. Фестивальләрдә катнашу өчен дип чыгарылган спектакль бу дисәләр дә, аның зал тутырып тамашачы җыя алачагына шик юк. Спектакль тәмамлангач та театр хезмәткәрләренә кабат билет сорап килүчеләр моңа дәлил.
Премьерага дип Альбина үзе дә кайткан. Соңгы берничә елда ул Мәскәүдә яшәп иҗат итә. Пьесаны Казанда яшәгәндә язган. “Ул әсәр төшемә керде. Язучылар форумыннан кайтканнан соң төш күрдем: имештер, зур өстәл, аның тирәли хатын-кызлар утырган. Һәркайсы ниндидер тарих сөйли. Мин бу төшне уйлап йөрдем-йөрдем дә, шундый әсәр туды”, – ди автор. Спектакльне караганнан соң исә: “Бу бик стильле килеп чыккан”, – дип бәяләде.
Тарих исә мондыйрак. Төрле сәбәпләр аркасында балаларыннан баш тарткан алты хатын Дуся дачасында. Алар монда ничек килеп эләккән – анысы билгесез. Дуся исә балалар йортында эшли һәм бу хатыннарга балаларын кайтару өчен аның имзасы да җитә. Тик ул “күке” аналарга “дәрес бирә”. Соңыннан, Дусяның үзенең дә яшь вакытта көчләнгән булуы һәм баласын ташлап калдырганы ачыклана. Уллыкка ул Илья исемле малайны алып тәрбияли. Илья армиягә киткәнче очрашкан кыз аңардан балага узганлыгы, аннары баланы ташлаганы ачыклана. Ул хатын да Дуся дачасында. Кыскасы, “Санта-Барбара” бер якта торсын!
Спектакль трагиккомедия дип тәкъдим ителсә дә, трагик һәм уйландыра торган мизгелләр күбрәк. Гаиләләрдә проблемалар һәрвакыт булган һәм бар. Ялгызлык, гаилә таркалу, әти-әниләрнең балаларын ташлап калдыру һәм... Тәүбәгә килү. Иртәме, соңмы кеше һәрвакыт үз ялгышын таный. Гомере азагында булса да. Яисә ниндидер вакыйгадан соң. Әмма ул ялгышны төзәтү өчен нәрсәләр узарга кирәк? Күңелне айкый, елата торган урыннары шактый.
Актерлар составы да көчле. Монда һәр герой да баш. Дусяны уйнаган – Алия Фәйзрахманова, Илья ролен башкарган – Айдар Вәлиев Казанда, Г.Кариев театрында чыныгу алган актерлар. Режиссер Рамил Фазлыев башка актерларны да урынлы сайлаган дип әйтер идем, Дусяга бераз грим салу кирәктер. Чөнки ахырдан Дусяның кызы икәне ачыкланган актриса әнисе белән бер яшьтәрәк кебек күренә. Спектакль шундый продукт инде ул, шәраб сыман, уйнаган саен шомара гына. Шуңа, киләсе елга да килеп карарга булыр әле! Быел исә театр бу спектакль белән күп фестивальләрдә катнашырга ниятли. Уңышлы тамаша булсын!
ЛИЛИЯ ЛОКМАНОВА
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар