Бу елның 8 июль көнендә Бөек җырчы Рафаэль Сәхәбиевка 70 яшь булган булыр иде.
Һич арттырмый Бөек дип әйтәм. Күп еллар үткәч, шәхеснең кылган гамәлләрен барлап, халкына хезмәт иткән иҗатына күз салып, милләт тарихында эз калдырачагын бәяләп кузгатам мин бу сүзләремне. Рафаэль белән аралашудан чыккан, кайчандыр язып калдырган халык шагыйре Сибгат ага Хәкимнең фикерләрен сезгә дә белдерәсем килә, хөрмәтле дуслар.
“Миңа җырчының шулай сак булуы, халык иҗаты җәүһәрләренә хәтта курка-курка алынуы ошый, изге итеп карау ошый. Үзе генә җырлый торган җырлар. Хәзерге ритмнар... Нигезендә – халык моңнары.
Үзе генә җырлый торган җырлар: Нәҗип Җиһановның “Сугыш турында сөйләшә картлар”ы (Ренат Харис), Рөстәм Яхинның “Көзге моң”ы (Марсель Галиев). Җырчы белән композитор дуслыгы. Шул дуслыкның нәтиҗәсе буларак туган фикер: Рөстәм Яхин – үзе бер мәктәп! Халыкчан рух!”
Рафаэльне сыйфатлауда Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Зилә Сөнгатуллина фикерләве урынлы булыр: “Рафаэль Сәхәбиевның юмор хисенә бай булуы иҗатына зур булышлык өсти, ул бу мәсьәләдә осталарның да остасы. Җырчылыкта күпкырлы. Аңа җылы итеп тә һәм күңелләргә үтеп керерлек романслар башкару да бернинди кыенлык тудырмый, ә татар эстрадасында рәхәтләнеп җыр дөньясында коена. Операдагы эшчәнлеге турында әйтеп торасы юк, ул яхшы партнер, уңайлы һәм сизгер, һәр очракта теләсә кайчан җиңел чыга белә, аның белән җырлау рәхәт һәм уңышлы”.
Халык шагыйре Разил Вәлиевның аңа карата дусларча шаяртып та, яратып та язган сүзләрен вә шигъри юлларын да өстәп китми булмый: “Көннәрдән бер көнне Татарстан Язучылар берлегенең пропаганда бюросы аны шагыйрьләр белән авылга чыгарга чакыра. Уттай урак өстендә колхозчылар белән очрашып, аларның күңеленә дәрт, талган беләкләренә куәт өстәргә кем каршы килә инде?!
Юлга чыгарга вакыт җиткәч кенә, баянчының авырып киткәнен беләләр. Нишләргә? Авылларга хәбәр ителгән, халык көтә. Шулвакыт Рафаэль: “Әйдәгез, киттек, үзем җырлап чыгармын”, - ди. Һәм чыннан да сынатмый”.
Разилнең аны шигырьләтә тасвирлавын бигрәк тә уңышлы дип табам.
Кыяфәте – чын француз,
Тавышлары – итальян.
Буй-сынны ул Европадан,
Моңны татардан алган.
Әлбәттә, Разил аның турында зур роман да язар әле. Рафаэль Сәхәбиев сәнгать өлкәсендә зур уңышлар яулаган артистыбыз. Ул аңа лаек та! Милләт үз геройларын белергә тиеш!
Бер вакыйга искә төште. Безнең эстрадабызда бик күркәм җырчы-композиторыбыз – Гали Ильясов бар иде. Кызганыч, үзе исән чагында бу бөек җырчыбызның җырлавын әллә ни яратып бетермәделәр. Гәрчә үзем аны ихластан хөрмәт итә идем: кешелеген, тавышын, җырлавын, җырларын. Менә хәзер кабат тыңласагыз ул җырларны... Алардагы киңлек, тирәнлек, миллилек, моң һәм рухи байлык! Әйтерсез, һай бу кем?! Ә ул Кем бар иде!!!
Аның торган йортына истәлек тактасы элделәр. Габдулла Тукай исемендәге филармония башкарды әлеге изге эшне. Җырларын яңгыратырга аппаратура да корганнар. Тирә-юньгә карыйм. Колонкалардан Мәркәзебезгә тавышы сибелә. Беләсезме, Казан тагын да матурланып, ямьләнеп китте. Ә тавыш! Шаккаттыргыч! Кем белән чагыштырыйм бүгенге җырчылардан? Бармы алар?
Менә шул. Хакыйкать чагыштыруда беленә. Рафаэль Сәхәбиев кебек үзенчәлекле, олпат җырчы – кенәзләрне, морзаларны, ханнарны уйнардайлар бармы? Ә?! Кирәк иде бит шуңа – Рафаэльгә опералар язарга! Дәүләт тоткан Бөек шәхесләребезне дөньяга танытырдай данлы тарихи әсәрләр тудырырга! Башкаручысы бар иде лә! Милләтне шулай итеп тә күтәрергә, танытырга була, егетләр! Кайда сез?!
Әллә без, шәхес якты дөньядан киткәч кенә: “Шәп иде, бөек иде, даһи, күркәм, атаклы, тиңсез, гасырга берәү генә туа андыйлар!” - дип мәкалә язучылар гынамы? Эшлик бергә, тудырыйк, ичмаса, бер милли Опера! Бәлки яңа Рафаэльләр барлыкка килер!..
Алмаз Хәмзин.
Комментарийлар