16+

Лондон аша Сабага

«Хәйләсез», ягъни наив сәнгатьнең тере классигы, диләр аның турында сәнгать белгечләре. Вакыт, Туган ил, Халык турында бар әйтергә теләгәнен образлы тамгалар рәвешендә җиткерүче рәссамны бүгенге көндә чит илләрдә дә таныйлар.

Лондон аша Сабага

«Хәйләсез», ягъни наив сәнгатьнең тере классигы, диләр аның турында сәнгать белгечләре. Вакыт, Туган ил, Халык турында бар әйтергә теләгәнен образлы тамгалар рәвешендә җиткерүче рәссамны бүгенге көндә чит илләрдә дә таныйлар.

Тәүге тапкыр Татарстан вәкиле буларак, ул 1997 елда Братислава (Словакия) шәһәрендә узган Бөтендөнья «хәйләсез» нәкыш күргәзмәсендә катнаша. Альфред Шәймәрдановның эшләре күп кенә чит илләрдә, Мәскәүдә танылу алса да, аның үзенең туган ягы - Сабага кайтып, күргәзмә ясый алганы юк иде әле. Ниһаять, чират Сабага да җитте. Эшләре Лондонда нәшер ителгән китапларда дөнья күргән, картиналары Мәскәү, Коломна, Екатеринбург музейларында сакланучы Сабабаш егетен бу шимбәдә туган ягында көтәләр.

- Кече ватанымда узачак әлеге чара хәзерге вакытта Мәскәүдә һәм Чехиядә уза торган күргәзмәләремнән бер дә ким түгел. Кеч­кенә чакта Сабага еш кайта торган идек. Бабам Шәймәрдан Гәрәев Сабабашта алтын куллы осталарның берсе иде. Кулыннан килмәгән эш булмагандыр. Ул ясаган сандыклар, челтәрләп уйган тәрәзә кашагалары, капка-коймалар тирә-юньдә бер була торган иде. Мин гел аның тирәсендә чуалудан тәм таба идем. Ул совет чорында да биш вакыт намазын калдырмыйча, динле-иманлы булып, үз көче белән көн күрде. Бабам янында мин дә татар рухын, авылның эчкерсезлеген тоеп үстем, - ди рәссам, сабалы балачак хатирәләрен яңартып.

Аның рәссам булып китүе дә кешенеке кебек кенә булмый. Химиклар мәдәният сараенда эшләп килүче халык изостудиясен җитәкләгән Рәшид Гаимовны да бер мәлгә телсез калдыра ул. Чөнки килүгә үк: «Мине өйрәтеп азапланмагыз. Мин шундук картиналар ясый башлыйм», - дигәне булмый әле берәүнең дә. Бернинди сәнгать мәктәбе тәмамламаган егетнең шундый сәер кыланмышы бераз сагайтса да, җитәкченең ай-ваена карамыйча: «Башка бик күп рәссамнардан аермалы буларак, миндә образлы-символик тел бар», - ди Альфред, ышандырырлык итеп, һәм эшкә тотына. Сүзне озакка сузмыйлар. Чөнки Ленинградта кино һәм телевидение институтын тәмамлап, Казан кинохроника студиясендә өч ел кинооператор ассистенты булып эшләгән 32 яшьлек егет була инде Альфред ул чагында. Менә шуннан бирле Альфред Муллаәхмәт улының шаккатырудан әле булса туктаганы юк. Аның иҗаты бер үк вакытта гади, якты-җылы; сабый бала кебек ихлас, хәйләсез һәм бер үк вакытта акыл ияләредәй фәлсәфи, ил агайлары кебек зирәк. Чит кыйтгаларда, шул ук Мәскәүдә рәссамны ничек кенә күкләргә чөеп мактамасыннар, Альфредның Казанда әлегәчә үзе теләгән затлы залларда күргәзмәсен күрсәтә алганы юк. Бездә әлеге жанрга бик сак килүләре белән генә аңлатып була моны.

- Кемнеңдер моңа төшенгәнен көтеп утырырга вакыт юк, гомер бара. Кечкенә чакта әнием, ятып калганчы атып кал, ди торган иде. Бу сүзләр минем өчен әле бүген дә бик мөһим. Татарларны гыйлемлелек, тырышлык ягыннан гына түгел, ә сәнгатьтә дә булдыклы икәнен дөньяга танытырга тиешбез. Бүген, әлбәттә, кешене шаккатыру бик җиңел түгел. Шулай да максатка ирешергә, үз дигәнеңне табарга була. Бу хакта Сабада укучылар белән очрашу вакытында да җиткерәсем килә, - ди рәссам.
PS. Альфред Шәймәрдановның Сабада узачак ­шәхси күргәзмәсе, студентларның һәм мәктәп укучыларының «Фән һәм мәдәният: яңа караш» дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференциясе кысаларында, мәдәни программа буларак күрсәтелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading