16+

Пандемия: артистлар тик ятмый – юа, җыя, җыр яза

Пандемия нәтиҗәсендә дөнья, үзенең йөгерү «тизлеген» бераз киметеп, халыкның яшәү рәвешен үзгәртергә мәҗбүр итте.

Пандемия: артистлар тик ятмый – юа, җыя, җыр яза

Пандемия нәтиҗәсендә дөнья, үзенең йөгерү «тизлеген» бераз киметеп, халыкның яшәү рәвешен үзгәртергә мәҗбүр итте.

Иҗат кешеләре дә коронавирус­тан зур зыян күрә, чөнки чыгышларын тулысынча туктатырга мәҗбүр булдылар. Аңа карап кына, артист халкы дүрт стена арасында бикләнеп ятмый. Ышанмыйсызмы?! Инстаграмнарына күз салыгыз: кемдер күптәнге хыя­лын тормышка ашыра, икенчеләре буш вакытын якыннарына багышлый.
Фирдүс Тямаев, мисал өчен, буш вакытын гаиләсенә багышлаган. Ул малайлары белән уйный, шулай ук төзелеш эшләре белән дә шөгыльләнергә өлгерә. Ял иткән арада, эшчеләрне җырлары белән сөендерә.

Нурзадә исә күптәнге хыялын тормышка ашырырга планлаштыра.
– Кеше, «вакыт җитми», дип зарлана иде. Менә хәзер балаларыгыз өчен дә вакытыгыз булыр, дуслар белән күрешер өчен дә. Китаплар укыгыз, бер дигән яхшы китаплар бар. Үзегезнең аң-белемегезне арттырыгыз, дус­кайларым! Матур фильмнар карагыз, кул эшләре белән шөгыльләнегез. Бер дә булмаса, өйләрне тәртипкә китерик, тәрәзәләрне юып, пәрдәләрне алмаштырыйк, гөлләр күчереп утыртыр­га менә дигән вакыт җитте. Шифонь­ерлардагы кирәкмәгән әйберләрдән арыныйк. Генераль «уборка» ясыйк, башыбызга да, – дип киңәш итә җырчы.

Җырчы үзе исә әлеге «ялларны» бик продуктив үткәрергә ниятләп тора. Инде шөгыль дә тапкан.
– Кул эшләре дигәннән, бер хыя­лым бар иде. Вакыт кына җитмәде. Соңгы 15 елда тегү эшләре белән шөгыльләнергә уйлап тора идем. Вакыты җитте бугай. 15 апрельдән соң «Нурзадә күлмәкләре» дигән бренд ачылса, гаҗәпләнмәссез, – ди Нурзадә.

Юмор остасы Данир Сабиров исә этләр өйрәтүгә күчкән. «Этегезне татар теленә өйрәтәм. Онлайн дәресләр дә бар», – дип шаярта Данир.
Әле күптән түгел әни булган җыр­чы Диләрә Илалетдинова авылда яшелчәләр үстерә, парникны язга әзерләү белән мәшгуль.


Тумышы белән Ульяновск якларыннан булган Ранис Габбазов та, туган ягына кайтып, җир казу, парникны яшелчәләр утыртуга әзерләү белән мәшгуль.
– Бездә карантин юк. Берничә көн ял иттек. Эч поша бит, эч поша. Чыгып эшлисе килә. Хәзер казыйбыз да, аннан яшелчәләр утыртабыз, – ди җыр­чы.
Шагыйрә Ләйлә Дәүләтованың да планнары зурдан.

– Ниһаять, өйнең һәр почмагын җыештырып чыгачакмын. Өр-яңа шигырьләр язачакмын. Апрельдә булачак концертка иркенләп әзерләнәчәкмен, – ди шагыйрә. Бала белән уйнау, шөгыльләнү өчен дә менә дигән мөмкинлек бу, дигән фикердә ул.


Ришат Төхвәтуллин да тик ятмый. Студиядә яңа җырлар яздыра. Ә менә аның төркемендә эшләүче Алия Карачурина белән берничә кат очрашу билгеләсәк тә, күрешеп булмый әле: кыз яңа җырлар иҗат итү белән мәшгуль.

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading