Төпчек улының тәпи киткәненә нинди ата сөенмәс?! Ә инде ул әти матурлыкны күрә һәм күрсәтә белүче рассам, кулында пумаласы да булса, бу шатлык, бу горурлык башта картиналарга, аннары караучылар күңеленә дә күчә.
Танылган рәссам Шамил Нигъмәт нәни улы Бәхтиярны чәчәкләр арасында һәм кызыл алмаларга үрелгән мәлдә сурәтләгәндә ниндирәк хисләр кичерде, аның киләчәген ничек күз алдына китерде икән? Һәрхәлдә, бары тик матур уйлар гына уйлаган һәм якты киләчәк юрагандыр. Рәссам атаның юраганы юш килми булмый инде - иҗат кешесе ул бит канатлы була, галәмгә, Бөек көчкә дә якынрак тора.
Күптән түгел генә Буа шәһәренең Туган якны өйрәнү музеенда атаклы рәссам танылган якташыбыз, районның Черки Килдураз авылы егете, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Шамил Нигъмәтнең картиналар күргәзмәсен ачу тантанасы булды. Бу искә алу һәм талантка соклану чарасын Буа якташлар җәмгыяте оештырды. Җәмгытьнең рәисе Ирек Закиров, актив әгъзасы хәйрияче Ислам Әхмәтҗәнов үзләре кайтып кызыл тасманы кистеләр. Рәссамның тормыш иптәше, ике улы да гаиләсе белән кайткан иделәр. Туганнары да күп иде. Ә инде Татарстан Рәссамнар берлеге рәисенең бу чарада катнашуы үзе үк бик күп нәрсә турында сөйли.
Бик зур рәссам була ул. Аның “Җиңү белән кайтыгыз!” - дигән тәүге картинасыннан ук зур таланты күренеп тора. Ирләрен, улларын сугышка озатырга җыелган хатын-кызларның йөзләрендә сагыш та, нәфрәт тә, хәтта җиңүгә өмет тә берьюлы чагылдырылган. Кызганыч, Шамил Нигъмәт үзе 53 яшендә, иҗаты шаулап чәчәк аткан вакытта үк вафат булган. “Эштә дөрләп янып бетте”, - диделәр аны белүчеләр. Аның 70 еллыгына багышланган кичәдә, шуңа күрә дә бик күп нәрсә хатирәләргә нигезләнгән һәм үткән заман фигыльләрен кулланып барды. Кем генә чыгыш ясаса да, бу рәссамның бик талантлы, тырыш, эш сөючән булуына басым ясады.
Хәер, бу аның картиналарыннан да күренә. Гади авыл малае мәктәпне тәмамлагач та, башта Казан сәнгать учлищесын тәмамлый. Аннары Мәскәүгә Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт сәнгать институтында укып, сәнгатьнең тирән серләренә төшенә. Аның пумаласы ярдәме белән күпләрне сокландыра һәм уйландыра торган картиналар туа. Аларның барысында да җир кешесе. Уйлап чыгарылган әкияти образлар юк.
Һәрбер рәсемендә кояш нурларын тою да авыр түгел. Чөнки рәссам пумаласын гади буяуга гына түгел, кояш нурларына да манып, күңел җылысын да кушып, иҗат итә торган булган.
Бу хакта аның белүчеләр һәм картиналары да сөйләде ул көнне. Бик күпләрне ул картииналар магнит шикелле үз яннарыннан җибәрми торды. Бигрәк тә, туганнары аның ни әйтеп калдырырга теләвен белергә тырышыптыр инде, аларны җентекләп карадылар.
Бәхтиярны малайның сабый чагында әтисе ясаган сурәте янында фотога төшердем. Казан медицина институтын тәмамлап, җирле авыл докторы прграммасы белән Кайбычка китеп, шунда табиб-онколог булып эшли бүген әтисе рәсемдә сурәтләгән бу егет. Бик күпләргә яман шеш белән көрәшергә ярдәм итә, онколог. Хатыны белән (ул да табиб, күзләр дәвалый ) ике ул үстерәләр. Эх, бабалары исән булса, аларны да сөенә-сөенә киндергә төшерер иде.
Кичәдә үткән заман фигыльләре күп кулланса да, киләчәк заман да онытылмады. Озакламый рәссамның туган авылында аның музее ачылачак. Анда да аның картиналары куелачак. Аннары Буа районында балалар сәнгать мәктәбен оештыру турында сүз булды.
Буа талантларга бай, диләр. Бу сүзләрдә хакыйкать булса да, сере аның тирәндә ята. Бу район талантларны күрә, аларны үстерә, иҗат офыкларын киңәйтә белә.
Кеше китә - җыры кала диләр. Бу гадәттә шагыйрь-әдипләрне, җырчыларны сагынганда әйтелә. Юк, җыры гына түгел, талантның җаны да җирдә кала. Ул рәсемдәге буяулар, китаплар моң улып бүген җир йөзендә яшәүчеләрне дә матурлыкка сокланырга, битараф булмаска, иҗат итеп яшәргә чакыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар