16+

«Сандугач»ны чит илләрдә дә яратканнар

Халыклар дуслыгы йорты каршында эшләүче ансамбльләргә бәхет елмайды. Июль-август айларында алар традицион сәнгать һәм Халыкара фольклор фестивальләре советы чакыруы буенча Европа һәм Латин Америкасы илләренә барды. Рөстәм Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге «Мирас», «Кудерушки» (җитәкчесе - Светлана Измайлова), «Салават күпере» (җитәкчесе - Надежда Будыленко) коллективлары алты фестивальдә катнашты.

Халыклар дуслыгы йорты директоры, Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов фестивальгә чакыру алгач, ышанмавын яшермәде.

- Ансамбльләр Франция шәһәрләрендә, Голландиядә, Гваделупа утравында, Нидерландта булдылар. Алар Россияне тәкъдим итте. «Мирас» ансамбле үзләренең тере тавышка җырлаулары белән сокландырган. Без сайлаганда чын татар җыры, чын рус җыры булсын, - дидек. Иң кызыгы шул: халык җырларын яратып кабул иткәннәр. Безнең фестивальдә катнашу - республикада алып барыла торган сәясәтнең уңышы.

«Салават күпере» ансамбле җитәкчесе Надежда Будыленко фестивальгә программадагы рус, татар җырларын ничек кабул итәрләр икән?» - дигән шикләнү белән барган.

- Светлана Измайлова башкаруындагы «Гляжу в озеро синее» белән Альберт Шакировның «Сандугач» җырын аеруча яратып кабул иттеләр. Турне ЮНЕСКО штабыннан башланды. Без төрле халыкларның мәдәниятен күрсәттек. Киемнәребезне дә бик ошаттылар. Хәтта Голландиядә фестивальне ябуны сорадылар. Анда фестиваль җитәкчесе без бүләк иткән түбәтәйне башыннан да салмады. Парижда инвалидларга хәйрия концертлары, Голландиядә теләүчеләргә татар биюе өйрәттек, - дип сөйләде ул.

Светлана Измайлова әйтүенчә, фестивальләрдә барлыгы 1200 артист катнашса, шуның 28 е Казаннан.

- Гваделупада халык бигрәк мәрхәмәтле. Аларның үз җырларын да өйрәндек. Һәр җирдә шәһәр мэрлары белән очрашулар үтте. Чит илләрдә үз мәдәниятеңне күрсәтү зур җаваплылык, - диде ансамбль җитәкчесе.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading