Чираттагы кунагыбыз - Озад Хәбибуллин - Үзбәкстанның халык рәссамы, 2008 елда ата-бабасы җире - Татарстанга кайтып төпләнеп, иҗат итүче рәссам. Аның Татарстанның халык рәссамы Чынгыз Әхмәровның шәкерте булуы ук күп нәрсә турында сөйли алыр иде. Шуңа күрә дә бу арада «Шәһри Казан» редакциясенә йомышыгыз төшмәсә дә, сугылып чыгарга тырышыгыз, чөнки...
Чираттагы кунагыбыз - Озад Хәбибуллин - Үзбәкстанның халык рәссамы, 2008 елда ата-бабасы җире - Татарстанга кайтып төпләнеп, иҗат итүче рәссам. Аның Татарстанның халык рәссамы Чынгыз Әхмәровның шәкерте булуы ук күп нәрсә турында сөйли алыр иде. Шуңа күрә дә бу арада «Шәһри Казан» редакциясенә йомышыгыз төшмәсә дә, сугылып чыгарга тырышыгыз, чөнки үзегез өчен тагын бер рәссамны өр-яңадан ачачаксыз.
Күргәзмәдә рәссамның «Казан - минем Ватаным», «Габдулла Тукай», «Реконструкция», «Мираж» кебек, нигездә, соңгы елларда гына киндергә иңдерелгән ике дистәгә якын күләмле эше урын ала. Экспозициянең тап уртасында бронзадан коелган «Татарстанның алтын китабы» да бар. Татарстан Республикасы тарафыннан башкарылган эшләрне барлаган бу китапның бер бите 2010 елдан алып тормышка ашырыла башлаган уникаль проект - борынгы Болгар каласын һәм Зөя утрау-шәһәрчеген торгызуга багышлана. Монументалист рәссам Озад Хәбибуллинның шәхси күргәзмәсен ачу тантанасында Россия Рәссамнар берлегенең Татарстан бүлекчәсе рәисе Виктор Аршинов, сәнгать белгече Розалина Шаһиева, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев, танылган музыкант, скрипкачы Марат Әюпов белән беррәттән авторның дуслары, якыннары, мәктәп укучылары, студентлар да катнашты.
- Рәссамның Кремльнең «Хәзинә» милли сәнгать галереясында узган юбилей күргәзмәсенә кадәр мин Озад Хәбибуллин мондый эшләр яза дип башыма да китермәдем, шуңа күрә аны үзенең айлык хезмәт хакына яшәүче укытучы буларак кына кабул итә идем. Күргәзмәдә аның эшләрен күреп, ис-акылым китте. Укытучыбыз Озад Шәрык фәлсәфәсен, тормыш мәгънәсен тирәнтен белгән бөек кеше икән, дидем шул чакта. Мин әле яшь, шуңа күрә дә Озад Хәбибуллин кебек олы шәхес белән янәшә булуымны бәяләп тә бетерми торганмындыр. Ә менә 50-60 яшьләрдә аны якыннан белүем һәм шәкерте булуым хакында горурланып сөйләячәкмен, - ди остазы хакында КНИТУ студенты Рөстәм Таналин.
Студентлар гына түгел, каләмдәшләре, сәнгать белгечләре дә югары бәяли рәссамның иҗатын.
- Ул безне гаҗәпләндерүдән һич туктамый. Озад, чыннан да, рәссам гына түгел, ә рәссам-гражданин, рәссам-философ, - ди аның хакында Виктор Аршинов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар