16+

“Ятим булгангамы, бик уйчан бала иде” (Илһам Шакиров белән бәйле истәлекләр)

15 февральдә танылган җырчыбыз Илһам ага Шакировның туган көнен билгеләп үттек. Исән булса, аңа быел 86 яшь тулган булыр иде.

“Ятим булгангамы, бик уйчан бала иде” (Илһам Шакиров белән бәйле истәлекләр)

15 февральдә танылган җырчыбыз Илһам ага Шакировның туган көнен билгеләп үттек. Исән булса, аңа быел 86 яшь тулган булыр иде.

Җырчының исемен мәңгеләштерү максатыннан Татарстан Мәдәният министрлыгы Илһам Шакиров исемендәге премияне булдырды. Аны җырчының туган көнендә тапшырдылар.Илһам ага белән бәйле бер шәхес истәлекләре белән уртаклашасыбыз килә. Ул – Яңа Бүләк авылында укытучы булып эшләгән Мөкәрәмә Таҗиева.

Мөкәрәмә апа бу авыл мәктәбенә Алабуга укытучылар институтын тәмамлаганнан соң эшкә килә. Укучыларга ул татар теле һәм әдәбияты укыта.

Концертлар, мәдәни чаралар да оештыра. Укытучы үткәрә торган концертларда, әлбәттә инде Илһам Шакиров та катнаша. Илһам Шакировның сәхнә юлын сайлавында Мөкәрәмә Таҗиеваның да өлеше бар дип әйтергә була.
Кызганыч, Мөкәрәмә апа үзе инде безнең арада юк. Әмма аның оныгы Регина  Шакирова безгә Илһам Шакировның укытучысы истәлекләрен табарга, барларга ярдәм итте.

“Илһам өченче партада, әрәмәгә караган тәрәзә кырыенда утыра иде. Ятим булгангамы, бик уйчан, үзенә бикләнгән бала кебек күренә иде”, – дип искә  ала торган булган Мөкәрәмә апа халык җырчысы хакында. Сүз уңаеннан, Мөкәрәмә апа – Зөһрә Сәхабиевага да белем биргән мөгаллим.

Лилия ЛОКМАНОВА.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading