16+

Заманага аваздаш спектакль

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры “Матур City” дип аталган спектакльнең премьерасын тамашачыларга тәкъдим итте.

Заманага аваздаш спектакль

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры “Матур City” дип аталган спектакльнең премьерасын тамашачыларга тәкъдим итте.

Ул Татарстан Республиксының атказанган артисты Рәмзия Закирҗанова юбилеена багышлап әзерләнгән. Пьесаны танылган язучы Айгөл Әхмәтгалиева шул уңайдан махсус язган. Әлеге музыкаль комедия мәхәббәт турында. Гашыйклар көне алдыннан сәхнәгә чыгарылуы да юкка түгелдер.

Спектакль вакыйгалары барбершопта бара. Бу урын һәм анда эшләүче кешеләр – хәзерге заманның, бүгенге кыйммәтләрнең чагылышы. Акча дип күзләре томаланган адәм балалары һәм ирлек сыйфатларын югалткан ир-атлар, ни кызганыч, комедиядә генә түгел, тормышта да еш очрый. Аларның “текә” булып күренер өчен рус һәм инглиз сүзләрен кушып сөйләшүләрен ишеткәч, елыйсым килеп китте, чөнки бу да тормыш чынбарлыгы. 

Спектакльнең төп герое Гөлнара барбершопка тышкы кыяфәтен үзгәртергә килә. Беренче мәхәббәте хакына. Ул ничә еллар күңелендә кадерләп саклаган сөйгән кешесе өчен акчасын да кызганмый, тышкы кыяфәтен тулысынча үзгәртүдән дә курыкмый. Тик ачы хакыйкать аның күзләрен ача, күктән җиргә егылып төшәргә мәҗбүр итә. Шул вакытта гына кул сузымы ераклыгында гына булган, аны гомере буе яраткан Салаватны күрә. 

Спектакль хисләрнең сафлыгы, кешеләрнең кадере турында. Идеясе яхшы, тик комедиянең ничек тәмамланасын алдан ук белеп була. Аннан тирән фәлсәфә эзләргә кирәкми. Шулай ук Гөлнараның үзгәрүе дә бик үк уңышлы димәс идем.  Күңел матуррак киемнәр көтте. Әлбәттә, режиссер аны үзенчә күзаллаган, мин дә нибары үз фикеремне генә җиткерәм. Спектакль тәмамлангач та, күңел ышанмады, дәвамын өмет итте. Ниндидер вакыйгалар үрелеше, көтелмәгән борылышлар җитми калды. Бу язучыдан бәлки тормыйдыр да, чөнки заказга язылган. Ә артистлар үз эшләрен җиренә җиткереп башкарды, афәрин! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading