Бер якта аны юка диләр. Икенче бер җирдә көлчә дип атыйлар. Җәймә, җәүликмәк, чәлпәк дигән исемнәре дә бар.
Он – 600-700 гр
Кефир – 500 гр
Йомырка – 1 данә
Чәй содасы – 1 бал кашыгы
Тоз – 0,5 бал кашыгы
Шикәр комы – 1 бал кашыгы
Атланмай – 2 аш кашыгы
Шикәр комы, тоз, чәй содасы, май һәм йомырканы яхшылап туглыйбыз. Кефир салып болгатабыз, он кушып камыр басабыз, ярты сәгать ял иттерәбез.
Камырны 10-12 кисәккә бүлеп, җәймәләр җәябез. Табага май салабыз, бераз кызгач, юканы салып, ике ягында әйләндереп пешерәбез.
Гөлнур Мостафина
Тәтеш, Олы Әтрәч
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар