16+

Каен бөресе, каен яфрагы файдасы

Без укыганда яз көне каен бөресе җыйдыралар иде. Каен бөресе дару ул.

Каен бөресе, каен яфрагы файдасы

Без укыганда яз көне каен бөресе җыйдыралар иде. Каен бөресе дару ул.

Чынлыкта, каенның бөтен җире дару. Кайрысын кайнатып каен дегете ясыйлар. Әле каен дегете турында да бер язармын, аны шәхсән үзем кулланам һәм нәрсәдән шифасы булганын беләм. Каен кәүсәсендә үсә торган кара гөмбә – чага турында да ишеткәнегез бардыр. Организмдагы яман шеш күзәнәкләренең үсүен туктата торган бу гөмбәне рактан профилактика һәм дәва буларак кайнатып эчәләр. Мунчада чабыныр өчен дә каен кирәк. Ә мин бүген каенның яфраклары турында язам. Алар да дару. Әле нинди генә!

Үз тормышыбыздан бер генә очракны язып үтәм. Безнең әни 54 яшендә авыр сынауга дучар булды: күкрәгендә 4 нче стадиядәге рак таптылар. Операциядән соң тернәкләнеп, хәле яхшырган кебек булса да, бик тиздән ул урынга калды. Корсак куышлыгына, үпкәләренә, аякларына су җыела башлады, сидеге азайды. Бөтен эчкән суы гәүдәсендә булды. Үпкәләрендәге суны берничә тапкыр суырттырдылар. Бик авыр процедура ул, күрергә язмасын. Икенче тапкыр суны суыртканда әнинең йөрәге чактан гына туктамады.

Эчкә җыелган судан арынуның башка төрле чарасын күрергә кирәк иде. Һәм без аны таптык! Дару үләннәренә сизгерлек әнинең үзендә дә бар иде безнең.
Яздан ук каен яфраклары җыйган идек. Әнигә шул яфракларны төнәтеп эчерә башладык. Бер атна дигәндә аякларына, корсагына җыелган су күзгә күренеп кимеде. Ахырдан үпкәсенә җыелган су да бетте. Сеңлем Фәридә медик, ул стетоскоп белән әнинең үпкәләрен гел тыңлап кына тора иде. Каен яфрагын эчертә башлагач, әнинең үпкәләренә сызгырып һава кергәне ишетелә, су тавышы бетте, диде.

Каен яфрагы чынлап та бик шәп сидек кудыргыч. Борынгы халык табиблары аның бу үзлеген яхшы белгән.
Бөерләр яки йөрәк начар эшләп, организмга су җыелса, каен яфрагы булыша.

Моннан тыш ул нык кына тирләтә дә. Тир белән дә организмнан артык сыеклык һәм артык тозлар да чыга.
Каен яфрагы үт куыгы начар эшләгәннән дә шифалы. Дөрес, ул үт куыгына ак әрем, гөлбадран яки кычыткан кебек үк тәэсир итми, ул бик җиңелчә генә булыша. Үт куыгы начар эшләгәндә күңел болгана, эч авырта, авыррак ризык ашасаң костыра. Каен яфрагы менә бу авырлыкларны бетерә.

Борынгы имчеләр каен яфрагын суда төнәтеп:
✅ үпкәләре зәгыйфь кешеләргә;
✅ көзән җыерганда;
✅ күрем циклы бозылган хатын-кызларга;
✅ тез буыннары сызлаганда;
✅ буыннарга тоз утырганда;
✅ симерүдән интегүчеләргә;
✅ кан тамырларында атеросклероз булганда;
✅ эчәклектәге суалчаннарны куу өчен;
✅ ашказаны җәфалаганда;
✅ гел күңел болганып торганда;
✅ кан басымы түбән булганда;
✅ хәлсезлектән;
✅ авыз эче бозылганда эчергәннәр.

Каен төнәтмәсе белән юсаң, чәчләр ныгый, ялтырый һәм коелмый башлый, куерып китә.
Буыннар сызлаганда каен себеркесен пешекләп, буыннарга бәйләп торырга кирәк. Ул артрит, артроз, ревматизм аркасында буыннаргың сызлавын киметә.
Каен яфрагын яз көне, каен чәчәк аткан вакытты җыялар. Бу вакытта алар әле вак һәм ябышкак була.
Каен яфрагында аскорбин, никотин кислоталары, каротин, фитонцидлар бар.

Макроэлементлардан ул кальций, калий, магний, тимергә бик бай.

Микроэлементлардан анда марганец, бакыр, цинк, барий бар. ❗ Гомумән, каен яфрагы үзендә марганец, цинк һәм барийны туплый.
Каен яфрагын кайнатырга ярамый, югыйсә андагы эфир майлары очып бетә. Аны кайнар суда томалап торып төнәтәләр генә.
4 чәй кашыгы кипкән һәм вакланган каен яфрагына 2 стакан кайнаган су салып, суынганчы томалап тоталар. Суынгач, 0,5 грамм чәй содасы салып болгаталар. Чәй содасы төнәтмәдәге сумала төпкә утырсын өчен кирәк.

Төпкә утырым төшкәч, төнәтмәне эчәргә була. Аны ашарга 20 минут кала берәр стакан күләмендә көнгә ике тапкыр эчәләр. Арасы 4 сәгать булырга тиеш.
Кайбер кешеләрнең каен чәчәгенә аллергия була. Бу вакытта каен яфрагы төнәтмәсен дә, каен бөреләрен дә бары табиб белән киңәшеп кенә эчегез, югыйсә көчле аллергия башлануы ихтимал. Сак булыгыз!

Лилия Гәрәева.

Фото: ru.freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading