16+

Куакларны ничек сайларга?

09 апреля 2025, 15:07
744
0
0
Уку өчен 3 минут

Куак сайлаганда ялгышмас өчен кайбер киңәшләрне истә тотыгыз.

Куакларны ничек сайларга?

Куак сайлаганда ялгышмас өчен кайбер киңәшләрне истә тотыгыз.

Сатып алганда үсентеләрнең сыйфаты хакында мәгълүмат язылган документларны — аларның сортларын раслаучы сертификатларны сорагыз.
Документта оешманың исеме, культура төре, сорт исеме, категориясе, тамыр системасының үзенчәлекләре (тамырның озынлыгы 25-30 см булырга тиеш; тамырлар артык коры булмасын), җир өслегенә утырта торган өлешнең озынлыгы, корткычлары бармы-юклыгы хакында мәгълүмат күрсәтелгән булырга тиеш.
Сертификатлар агрономнарның өч яисә аннан да күбрәк эш хезмәте икәнен онытмагыз.

Үсентеләрнең маркировкасы ГОСТ Р 53135-2008 номерына туры килергә, ягъни этикетка үсентенең өске һәм аскы өлешенә беркетелгән булырга тиеш. Әгәр дә сезгә документларны бирүдән баш тарталар икән, үсентеләрнең сыйфаты югары булмавы ихтимал. Шуңа да андый куакларны сатып алмау хәерле.

Куаклар алганда аларның нинди климатка яраклашкан булуын да исәпкә алырга онытмагыз. Тәҗрибәле бакчачылар уртача иртә өлгерә торган
сортларга өстенлек бирә. Андый үсентеләр Россиянең урта полосасында яхшы үсә. Соң уңыш бирә торган сортлар хакында да онытмагыз.

Үсенте сайлаганда аның орлыктан үстерелгән булуы яисә клонлаштырганмы икәнлегенә игътибар итегез. Ике вариантның да үз өстенлекләре бар.
Әгәр дә туфрак бик уңдырышлы түгел икән; ныклы тамыр системасы булган һәм климат шартларына чыдам үсемлек сайларга теләсәгез, ул вакытта орлыктан үстерелгән куакны сайлагыз.

Клонлаштырылган сортлар карлик, ярымкарлик һәм уртача озынлыкта, бик озын үсә торган була. Алар иртә җимеш бирә башлый; күп урын алып үсми; аларны карау (кисү, ашлау, корткычлардан саклау) җиңел; грунт сулары югары булган очракта да үстерергә мөмкин. Әмма мондый сортларның тамыр системасы “йомшак” була һәм куаклар 15-20 едан да артык уңыш бирми.

Орлыктан үстерелгән куакның озынылгы 120 см булырга тиеш. Әгәр дә куак шуннан түбәнрәк икән, димәк аңа туклыклы матдәләр җитмәгән һәм куакның үсеш циклы бозылган дигән сүз.

Фото: архивтан

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading